Логотип
Архив Материалов

Уйланулар...

Олег Ханов, Салават Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры   Туфан абыйны һич тә көтмәгәндә югалту тойгысын әтидән калгандагы ятимлек хисе белән генә чагыштыра алам. Өлкән абый, ипт...

Олег Ханов, Салават Башкорт дәүләт драма театрының баш режиссеры

 

Туфан абыйны һич тә көтмәгәндә югалту тойгысын әтидән калгандагы ятимлек хисе белән генә чагыштыра алам. Өлкән абый, иптәш, остаз, синең үзеңне һәм иҗатыңны ихтирам итә торган ипле әңгәмәдәш, яшь аермасына карамастан, ихлас дус була белә торган кеше. Туфан абый минем күңел дөньямны тутырып, җылытып тора иде, ул барында миңа бу дөнья ямьле тоела иде. Ул китеп бару белән мин үземне очышында канатын җуйган кош кебек хис иттем. Ләкин мин таш булып җиргә томрылмадым, чөнки аның әсәрләре аша вөҗүдемне яулаган тормыш зирәклеге, кешеләрне ярату тойгысы минем сынган канатларыма куәтле тормыш агымын, һава тыгызлыгын сизәргә мөмкинлек бирә. Аның белән аралашып яшәп калган елларымны Аллаһы бүләге кебек күрәм. Тамашачыларга драматург Туфан Миңнуллинның җан авазын, зирәк уйларын, күңел киңлеген, тынгысызлыгын тапшырырга ярдәм иткән иҗатымны олы бәхетем дип саныйм. Күңелдә бу кешегә карата фәкать олы ихтирам, чиксез ярату хисе генә урнашып калды. Бу игелекле хисләр Туфан Миңнуллин исемен әле бик озак оныттырмас.

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк