Уйланулар...

Рәшит Заһидуллин, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры

Туфан абый тере классик иде. Хәзер безгә аның аңлаешлы, үзенчәлекле, камил тел белән сугарылган яңа әсәрләре җитмәячәк. Бөек драматургларга хас булганча, аның бай иҗат мирасы, Әлмәндәр, Миләүшә, Мәдинә кебек үлемсез каһарманнары халык белән яшәвен дәвам итәр.

Туфан абыйның китүе – безнең өчен зур югалту. Ярый әле үзе исән чагында аның иң соңгы әсәрләренең берсе булган «Төш» драмасын куеп калдык. Аңа әлеге спектакль бик тә ошаган иде. Олы язучыбызны шулай куандыра алуыбыз бераз гына булса да күңелләребезне тынычландыра.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
522
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы