Логотип
Архив Материалов

Уйланулар...

Рөстәм Галиев, Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Аның дөньяга килүен без күрмәдек. Килүе дә хәтәр булгандыр, чөнки андый кеше ямьсез килә алмый. Ә китүен күрдек. Китүе зат...

Рөстәм Галиев, Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры

Аның дөньяга килүен без күрмәдек. Килүе дә хәтәр булгандыр, чөнки андый кеше ямьсез килә алмый. Ә китүен күрдек. Китүе затлы булды. Менә шул килү белән китү арасында кылган гамәлләр Туфанны зурлап озатырга мәҗбүр итте безне. Бүген без әле Туфанны югалтуны чынлап тоеп та бетермибез, чөнки театрларда гөрләп спектакльләре бара, ун томнан артып киткән әсәрләре – безгә әле күп еллар иҗат итәрлек бай мирас. Шулай булгач Туфансыз калдык дип әйтеп булмый, аның кылган эшләре Туфан Миңнуллин дигән шәхеснең бүген дә безнең арада яшәвен, ятим калмавыбызны сиздерә, иҗаты безнең иҗат аша вакыт сынавына тапшырыла.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк