Логотип
Архив Материалов

Уйланулар...

Илгиз Зәйниев, драматург Татар халкының менталитетын, телен, гореф-гадәтен, йолаларын беләсең килсә, Туфан Миңнуллин пьесаларын ач та укы. Бернинди энциклопедия кирәк түгел, аның иҗатында бар...

Илгиз Зәйниев, драматург

Татар халкының менталитетын, телен, гореф-гадәтен, йолаларын беләсең килсә, Туфан Миңнуллин пьесаларын ач та укы. Бернинди энциклопедия кирәк түгел, аның иҗатында барысы да тупланган. Туфан ага татар кешесенең һәр күзәнәген, җан хәләтен тоя белгән әдип. Әлмәндәрне карыйсың да, елыйсың... Ничек шулай гади генә итеп минем катлаулы күңелемә кереп була соң? Ә баксаң, сәбәп бер генә: Туфан абый үзен беркайчан да укучысыннан, тамашачысыннан өстен куймый. Аның әсәрләрен укып, үзеңне аңлыйсың. Ул алдашмый, тамашачы белән бергә аның да җаны әрнүенә, рәхәтләнеп көлүенә һич шигем юк. Миңа ул кайчандыр тумаган, ә гел булгандыр кебек... Алай гына да түгел, миңа ул әрвакыт булырдыр сыман...

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк