Логотип
Архив Материалов

Уйланулар...

Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналының баш мөхәррире Туфан абый яшь­ләрнең, «Идел» журналының да якын дусты, таянычы иде. Әлегедәй хәтеремдә: эшли башлаган беренче көннәрем иде, Туфан ага редакц...

Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналының баш мөхәррире

Туфан абый яшь­ләрнең, «Идел» журналының да якын дусты, таянычы иде. Әлегедәй хәтеремдә: эшли башлаган беренче көннәрем иде, Туфан ага редакциябезгә ромашка чәчәге төшерелгән самавыр күтәреп керде. «Бу – миннән бүләк. Дус, тату яшәгез, бер­берегезне хөрмәт итегез», – диде ул аны апшырганда... Бүген без «Идел» кунакларына чәйне шушы чәчәкле самавырдан эчертәбез. Ул түрдә булганда, әңгәмәбез дә җитдиләнә, әйтерсең лә, каяндыр күкләрдән Туфан ага безне күзәтеп тора һәм шушы самавырның шифалы суы ярдәмендә аңыбызга милләт, тел язмышы өчен никадәр җаваплы булуыбызны сеңдерә...

Туфан самавыры киләчәк буын татар яшь­ләрен дә үзенә җыеп торучы кадерле мирас булыр, иншалла!

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк