Логотип
Архив Материалов

XI "Идел-йорт" халык театрлары фестивале

Фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән халык театрлары гына түгел, Пермь крае Барда районы һәм Башкортстан Республикасы Дүртөйле районыннан да үзешчән театр коллективлар...

Фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән килгән халык театрлары гына түгел, Пермь крае Барда районы һәм Башкортстан Республикасы Дүртөйле районыннан да үзешчән театр коллективлары катнаша. 11 – 14 һәм 16 ноябрьдә спектакльләр Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында уйнала. 15 ноябрьдә Казан аграр университеты халык театры Г.Тукай исемендәге филармония сәхнәсендә чыгыш ясый. Дербышки бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда тамашачыларны 18 – 22 ноябрьдә көтәләр. Фестиваль 23 ноябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында тәмамланачак.

Шимбә һәм ял көннәрендә спектакльләр көндез (14.00) һәм кич (18.00) уйнала. Эш көннәрендә тамашачылар үзешчән актерларның уен осталыгын кичке спектакльләр вакытында бәяли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк