Логотип
Архив Материалов

Якты юллар сезгә

Район мəдəният йортында Мамадыш халык театрының альбомын актарып утырам. Иҗади эш турында сүз барганда коры саннар, еллар, исем-фамилиялəр белəн генə чиклəнəсе килми шул. Тарихи фотографиялəрне кары...

Район мəдəният йортында Мамадыш халык театрының альбомын актарып утырам. Иҗади эш турында сүз барганда коры саннар, еллар, исем-фамилиялəр белəн генə чиклəнəсе килми шул. Тарихи фотографиялəрне карыйм, газетада басылган мəкаләлəр, истəлекле кулъязмаларны кызыксынып укыйм. Менə мөхтəрəм Рəшидə Җиһаншинаның култамгасы салынган афиша: «Хөрмəтле халык театры артистлары! Сез бик зур, изге эш башкарасыз. Талантларыгыз тагын да үссен, уңышлар күп булсын. Килəчəктə якты юллар cезгə!» 1988 – 1993 елларда Мамадышта режиссёр булып эшлəгəн Земфира Гыйльметдинова альбомда: «Кырларым-тугайларым» спектакленең премьерасы 1990 елның апрель аенда булды. Ул тулысы белəн тасмага язылып алынып, Татарстан телевидениесе аша да күрсəтелде. Степан, Вахит ага, Дания һəм Миңнур апалар, Хəбирə, Рəзинə, Фəнил, Рəкыйп... Алыштыргысыз алтын артистларым минем! Шушы кешелəр өчен генə булса да, Мамадышта эшлəргə кирəк!» – дигəн язу калдырган.

Театрның аксакалы, җирле шагыйрь, гомер буе җитəкче вазыйфалар башкарган, яңа гына 88 яшен тутырган Вахит ага Галиев исə үзенең сəхнə белəн мөнəсəбəтен болай аңлата:

Арысам да, һаман юлга чыгам,

Зарланулар миңа файдасыз.

Хəлил, Бакый, Булат – җан дусларым,

Бик сагындым сезне, кайда сез?!

Хəзер инде мулла, аксакал мин,

Үгет биргəн булып кыланам.

Яшьлəр белəн сəхнəлəрдə йөрим,

Үзем кешелəрдəн оялам.

Əйтерлəр күк: «Акыл керми!» – диеп,

Картлык сеңгəн юкса гəүдəгə.

Кем аңлый соң хəлен, ни кирəген

Театрга гашыйк бəндəгə?!

Сəхнə əйди, өйдə ята алмыйм

Шиңгəн гөлдəй сүнеп-сүрелеп.

Картаймаска телəп тартыша бит,

Театрга гашыйк күңелем.

 

Үзебезчə фестивальлəр

 

Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: Мамадышта икенче ел рəттəн һəр оешма театр уйный. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белəн игълан ителгəн ихтыяри-мəҗбүри бу смотр-конкурска йомгак ясау халыкка бик ошады. Җиңүче коллективларга премиялəр, һəр номинация буенча махсус сыннар, дипломнар тапшыру тантанасы олы бəйрəмгə əверелде, конкурс массакүлəм төс алды. Спектакльлəр гаҗəеп зур уңыш белəн район мəдəният йортының алма төшəр урын калмаган залында узды.

 

«Дөрес ишек» сере

 

Театрның бүгенге режиссёры Марат Баязитов Үзбəкстанның Китаб шəһəрендə дөньяга килə. Малайга ике яшь тулгач, гаилə Мөслим районы Баланлы авылына кайтып урнаша. Уналты яшендə егет авылыннан калага юл тота. Оялчан, авызыннан сүзен тартып алып булмый торган шəкертне укытучысы: «Кеше чыкмый синнəн!» – дип озатып кала. Казанда Төзүчелəр училищесын тəмамлап, төзелештə эшли башлый. Тулай торакта бергə яшəүче алты дус, көннəрдəн бер көнне спорт белəн шөгыльлəнергə булалар. Урицкий исемендəге мəдəният йортында бокска өйрəтəлəр икəн, шуңа ниятлəп кереп барганда, җыештыручы татар апасы туктата боларны: «Тукмашырга барасызмы, егетлəр? Күз төбегезне каралтып, авыз-борын җимереп ямьсезлəнеп йөрмəгез. Əнə теге ишеккə, Камил абыегыз театрына керегез, авылдан килгəн татар малайларын кеше итə ул!» Тормышта очраклылыклар юк. Теге апа күрсəткəн ишек чынлап та дөрес ишек була. Гомере буе театр белəн җенлəнгəн Камил Саттаров аларны колач җəеп каршы ала. Кызара-бүртенə дүртьюллык шигырь сөйли Марат. Ходай рəхмəте, алалар. Башка малайлар кайсы кая таралыша, ул кала. Беренче роле – «Ана хөкеме» спектакле финалында җанланган портрет. Сəгать ярым кысага башын тыгып басып торганнан соң, телгə килеп ике сүзлек реплика əйтə. Хəзер көлеп искə алса да, беренче роль статусы шул спектакльдə бит. Соңрак Мирсəй Əмирнең «Тормыш җыры»нда – Каюм. 1972 – 1976 елларда театр училищесында белем ала. Шәүкәт Биктимеров, Габдулла Шамуков, Празат Исәнбәт, Асия Галиева, Илдар Хәйруллин, Габдулла Фәйрушин – менә нинди остазлардан өйрәнә ул. Мең рәхмәт үзләренә. Габдулла ага – «Угрюм-река» фильмында эпизодик рольдә төшеп, халык артисты исеменә лаек булган шәхес. Тәнкыйтьне игътибар белән тыңларга, беркайчан үпкәләмәскә, һәр яңалыкны мыекка чорнап, арт чүмеченә сала барырга, белгәнеңне түкми-чәчми башкаларга өйрәтергә, талантсыз дип исәпләнгән кешеләрне дә уятырга, ача белергә Маратны ул өйрәтә. Казанда профессиональ театр актёры һәм журналист «шулпасын» шактый татыгач, 2009 елда Мамадышка килә ул. Башкаладан китү сәбәпләре төрледер, ләкин аның бүген Мамадышта булуы, быел 45 еллык юбилеен билгеләячәк Халык театры, сәхнә фанатлары өчен бик тә кирәк. Театрның «атасы» бар!

 

«Читлек»

 

«Әсәр сайлау – бик җитди эш, – ди Марат Баязитов. – Аның фикере булсын һәм автор белән минем халыкка әйтер фикерем туры килсен».

«Фикерле» әсәрне бу сезонда да озак эзли ул. Тәгаен бер карарга килә алмый йөргән көннәрнең берсендә, Камал театрында әлеге театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов очрый аңа. Гозерен ишеткәч, Игъламов: «Туфан Миңнуллинның әлегә беркем дә куймаган бер әсәре бар-арын», – ди. Әсәрне ун минутта укып чыга Марат һәм: «Куям мин моны!» – дигән карарга килә. «Читлек» пьесасы була ул. Читлек, хайваннар, балалар, имеш. Туфан ага әйтсә – әйтә, тасвирласа – тасвирлый инде. Аның Эзоп теле белән язылган әсәрләреннән мәгънәне эзлисе дә эзлисе, ребусны барыбыз бергәләп чишәсе дә чишәсе әле. Режиссёрның йокысыз хыялый төннәре башлана. Ак Бүре, Кабан, Бурсык, Куян, Төлке... Аларның урыны Эт саклый торган кысан читлектә дә, шамакайлар циркында да түгел, иркен басу-кырларда, куе урманнарда. Адәм баласы да читлектә икәнен гомере буе аңламый, кысада тора, иректән, үзеннән-үзе курка... «Идел-йорт» фестивале өчен яңалык булды мамадышларның әлеге иҗат җимеше. Театр коллективы III дәрәҗә лауреат дипломына һәм «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә, ә Марат Баязитов «Үзенчәлекле режиссёр эше» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды.

 

Мамадышта – татар киносы?!...

 

Район мәдәният йортында сезонны ачу да зур тамашага әверелә безнең шәһәрдә. Анысын да зарыгып көтеп торалар. Тормыштагы бар яңалык, кызык вакыйга сәхнәдә чагылыш таба. Былтыр Әмин белән Дәмин (Хәбир Ибраһимның «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» әсәре буенча) бүгенге кыргый капитализмда артистларга тормыш алып бару өчен акча эзләү белән мәшгуль булдылар. Очын-очка ялгыйлар, җан асрыйлар, тик күзләренә ни генә күренсә дә, бирешергә исәпләре юк. Быелгы маҗаралары «Шаккатризм, яки Галиябану» дип аталды. Мамадышта татар киносы төшергәннәр дисәләр, гаҗәпләнмәссез, оеткысы бар инде. Галиябану роленә районда кастинг игълан ителде.

Марат Баязитов Туфан аганың «Минһаҗ маҗаралары» китабы буенча фильм төшерү уе белән чын-зынлап янып йөри. Әсәрдәге гади авыл мужигының зирәклегенә, тормыштан тәм табуына, һәр катлаулы мәсьәләдән үзенчә чыгу юлын тапкыр таба белүенә соклана. Бәхетнең җан һәм тән тәңгәллегенә ирешеп, кешеләргә игелек кылып яшәүдә, бөеклек гадилектә икәнлегенә инанган бу хикмәти адәм. Режиссёр хатыны Зөлфирә белән Зифагөл, Сөмбел, Сәет, Әмир исемле балаларын үстереп, Түбән Сон авылында гомер кичерә. Кеше кайда гына булса да, төп нигезен, йолаларын онытырга тиеш түгел дип саный. Театр теле белән дә шул кыйммәтләрне сакларга өнди ул.

 

Тарих

 

1917 елның маенда Мамадышта Мөхәммәтхан Фазлуллин җитәкчелегендә беренче мәртәбә театр куела. Шул елда нәфис сәнгать союзы төзелә. Унбиштән артык кеше шул союзга керә һәм шуннан соң рәсми рәвештә Мамадыш татар театры труппасы төзелә. Бу елларда Казаннан килгән Касыйм Шамил театрның җитәкчесе һәм режиссёры булып тора.

1921 елда, илдә ачлык хөкемлек итү сәбәпле, театр таркала. 1923 елдан татар театры эшен Наил Касыйм һәм иптәш Муратов дигән кешеләр дәвам итә.

30нчы еллар башында И.Алканов башлангычында шәһәрдә колхоз-совхоз театры оештырыла. Алканов бу вакытта театрның директоры һәм режиссёры вазыйфаларын үти. Театр революциягә кадәрге промышленник Жуков йортының икенче катында урнаша. (Хәзерге Карл Маркс урамы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе). Бу чорда сәхнәләштерелгән пьесалар рәтендә классик әсәрләр – Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е дә, Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы да бар. Театр труппасында профессиональ актёрлар, алар белән беррәттән Ләлә Хәсәнова, Рафаэль Шәмсетдинов, Гамир Гәрәев, Газиз Әлмиев, Рәйсә Гобәйдуллина, Камилә Игъланова, Мөнирә Шәмсетдиновалар кебек, үзешчән театр артистлары катнаша.

30нчы еллар ахырында театр Мамадыш күчмә театры дип атала  башлый.

Сугыш башлангач театрга директор итеп А.Габдрахмановны куялар. Ул чагында режиссёрлар Казаннан чакыртыла торган була.

Сугыштан соң Мамадыш күчмә театрына режиссёр булып Юныс Фарсин килә һәм 70нче елның август аена кадәр эшли. Ул елларда сәхнәгә куелган әсәрләр: «Тормыш җыры» (Мирсәй Әмир), «Очканда – кагынганда» (Туфан Миңнуллин), «Иртәгә соң булыр» (Г.Минский), «Уяну», «Соңгы кара кош» (К.Әмиров).

1969 елда коллективка Халык театры исеме бирелә. Бу елларда спектакльләрдә уйнаучылар утыздан артык кеше була.

1969 – 1993 елларда театрда Юныс Фарсин, Иван Галкин, Рәзилә Харисова, Диләрә Шәрифуллина, Земфира Гыйльметдинова кебек талантлы режиссёрлар эшли.

Озак еллар театрда уйнаган актёрларыбыз: Илдус Байкиев, Вахит Галиев, Дания Мостафина, Степан Спиридонов, Луиза Мисбахова, Хәбирә Фәизова, Вакыйф Садыйков, Илья Константинов, Раушания Баксанова, Инсаф Гасыймов, Гөлнур Васыйлова, Зәйтүнә Мәхмүтова...

1993 – 2008 елларда театрның режиссёры һәм рәссамы Алабуга мәдәният училищесы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты тәмамлаган Фәнил Ахунҗанов була. Бу елларда театр репертуарында чорның актуаль проблемаларын күтәргән әсәрләр куела: «Карт гашыйк» (Сәет Шәкүров), «Саташу» (Туфан Миңнуллин), «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» (Данил Салихов), «Мин төш күрдем» (Зөлфәт Хәким), «Кайту» (Риза Ишморат), «Койрыксыз сандугач» (Фәнис Яруллин), «Кем гүзәл?» (Гөлшат Зәйнашева), «Ялгыз каен күзе» (Хәбир Ибраһим), «Бер күрешү – үзе бер гомер» (Фәнис Яруллин), «Кызларның кызганнары» (Фәнис Яруллин), «Моңлы ядкарь» (Аманулла).

2009 елда театрга режиссёр булып Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган Марат Баязитов килә. Ул чыгарган спектакльләр: «Әлепле әртисләре» (Аманулла), «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» (Хәбир Ибраһим) комедияләре, «Безне онытмагыз» (Фәүзия Бәйрәмова), «Аулак өй» (Хәбир Ибраһим), «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла), «Читлек» (Туфан Миңнуллин) драмалары.

Мамадыш халык театры III Бөтенсоюз фестивале дипломанты, Республика халык авыз иҗаты фестивале лауреаты исемнәрен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк