Логотип
Архив Материалов

Якут җыруы

Тамашачыларның аны гаҗәеп үзенчәлекле холыклы әбиләр ролендә дә, кыланчык шәһәр хатыннары рольләрендә дә күргәннәре бар. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Якутия драма театры сәхнәсендә куелган «Тансы...

Тамашачыларның аны гаҗәеп үзенчәлекле холыклы әбиләр ролендә дә, кыланчык шәһәр хатыннары рольләрендә дә күргәннәре бар. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Якутия драма театры сәхнәсендә куелган «Тансык җир» спектаклендә ул бәләкәй Кирискның назлы анасын уйнаган булган.Ул үзе «Халидо һәм Халерха»спектаклендәге дивана хатын Пайпаткэ ролен иң уңышлы рольләреннән берсе дип саный. Шау-шулы базар мәйданы уртасында көйләп куелган граммофон янында утын яркасын чүпрәккә төреп, бәби итеп көйләп тирбәтеп утыручы, аннары кинәт сикереп торып, кыргыйларча биеп китүче хатын образын тамашачы да озак оныта алмагандыр.

Театрында Степанида Борисова кебек җырлый да белүче, әйбәт пластикалы да артистка булганга күрәдер, тетрның баш режиссеры Андрей Борисов якут халкының борынгы йолаларына нигезләнгән олонхо театрын оештырып җибәрә. «Сы-чуаньнан килгән әйбәт кеше» дигән спектакль белән башланып киткән бу изге гамәл тора-бара тойук-спектакльләрне дөньяга мәшһүр итү юлындагы тәүге адым була.

– Бу спектакльдә мин 21 җыр җырладым һәм һәрбер җырны кемгәдер берәүгә генә багышлап җырларга кирәклеген төшендем, – ди ул үзе.

Менә шуңа күрәдер, Степаниданың җыры һәр кешегә бик кирәк була башлый. Тамашачы аны бик ярата. Кешеләрнең мәхәббәтен ул җыры белән генә дә түгел, холкы, ачык күңеллелеге, аралашучан булуы белән дә яулап ала. Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан якут уллары турындагы фильмда аның тавышы Ватан-ана авазы кебек яңгырап тора. МХАТ куйган «Матера белән бәхилләшү» спектаклендә Степаниданың тавышы Табигать ана өне кебек ишетелеп, спектакльнең мәгънәви эчтәлеген бермә-бер көчәйтеп җибәрә. Мәҗүси аһәңнәр яңгырап торган шушы ук тавыш Алексей Романовның «Марфа» фильмында төп каһарманның җан куркуын түкми-чәчми тапшыра. «Чулпан» рок-төркеменең чыгышларын да Степанида Борисова тавышыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Гаҗәп ки, тавыш ярдәмендә Җиһанның гади түгеллеген, бәлки Галәм киңлекләренең катлам-катлам икәнлеген, борынгының киләчәк белән ялганышын тасвирлап була икән! Степанида Борисованың тойук җырларын тыңлаганда колак Галәм темпларын һәм ритмнарын ишетә, үткәннән килгән авазларның безнең аша киләчәккә узып китүен тән тиресе белән тоя. Тамакта яралып, әллә нинди төсмерләр белән баетылып агылган бу авазлар дулкынына заманча эчтәлек салып булмый да кебек. Әмма җырчы ханым, журналистлар теләген канәгатьләндереп, бу төр җыру белән Коммунистлар партиясенә дә дан җырлап була икәнен исбатлап күрсәтте.

Белгечләр Степанида Борисованың җырлау алымын якутларның фольклорыннан аерып куялар икән. Янәсе, бу традицион җырлау алымыннан бигрәк, бер җырчының үзе ирешкән профессиональ осталыгы. Ә нигә соң ул – тойук шул дәрәҗәдә халыкчан? Әнә бит Степанида Мексикага килгәч, аның җырын тыңларга теләүчеләрне зур-зур заллар сыйдыра алмаган!

Артист кешенең язмышы төрлечә языла. Кайвакыт кеше беренче ролен уйнауга ук иртәгәсен популяр булып уяна. Икенче берәүләргә танылу өчен гомер буе тир түгәргә туры килә. Степанида да үзенең Мәшһүрлек бинасын берәмтекләп, көн арты көн яңа кирпеч тезә барып төзи. Хәзер аның , әнә, «Алтын битлек»ләре генә дә алтау. Юкса, театр сәхнәсендә уйнаган рольләре бик күп тә түгел. «Бернарда Альба йорты», «Фәрештәләр еламый» спектакльләрендә  уйнаган төрле рольләре өчен икән бу олуг мәртәбә.

Ул хәзер концерт эшчәнлегенә чумган. Тумыштан килгән җырлау сәләте, якутларның авыр тормышы турында уйланулар белән кушылып, җырчының кабатланмас репертуарын барлыкка китергән.

Журналистлар белән очрашу вакытында без, әлбәттә, җырчыны сорауларга күмдек. Шул рәвешле җырчы туып-үскән мөхитне аңларга тырыштык, Степаниданың бөтен дөнья яңа агым итеп кабул иткән тойук җырлау алымы турында сораштырдык. Ә ул һич ялындырмыйча, безнең кызыксынуның ихластан икәнлеген аңлап, серләрен ачарга тырышты.

– Мин Саханың Телеги авылында туганмын. Бер йортта өч гаилә яшәдек. Өлкәннәр көне буе эштә. Әни фермада маллар карый. Кичкә хәлдән таеп кайтып егыла торган иде. Шуңа күрә бөтен йорт эше минем өстә иде.– Степанида җилкәсенә төшкән мәшәкатьләрне аңлау безгә – авыл кызларына бер дә кыен түгел. – Үземнән кече бала-чаганы да бага идем, колач җитмәслек зуп-зур ипиләр дә сала идем. Кич утырып өс киемнәрен дә ямый идем...

Авылда өч сыйныф укыгач, кыз урта белем алыр өчен Нахара мәктәбенә китә. Унынчыны тәмамлаган кызга Новосибирск консерваториясенә юл ачыла. Тавышы булса да, паспорты булмаган икән кызның. Кире борып кайтаралар. Аптырамый Степанида – башка яшь җилкенчәкләр белән бергә Щепкин училищесына укырга китә. Мәскәүдә укыганда да ул өйдәгеләр турында борчылудан туктамый – ничек икән алар анда, бияләйләрен кем ямый микән?

Якутскида имтиханнар биреп йөргән вакытта ук ул бөдрә чәчле егетне хәтерләп кала. Егет кыздан русчалатып сорый: «Пруссиядә сугыш ничәнче елны булган әле?» Кыз аңа якутча җавап бирә: «Менә карта. Анда барысы да язылган». Булачак ире – Андрей Борисов белән ул шулай танышып китә. Өченче курстан соң алар өйләнешәләр. Кызлары Мария туа. Степанида укуын өзеп тормый, барлык имтиханнарны йөкле килеш тапшырып бетерә. Аннары уку еллары тәмаланганчы нәни Мария «Сабыйлар йорты»нда яшәп тора. Якутиягә әйләнеп кайткач, алар икәүләшеп театр тормышына чумалар. Режиссер Андрей Борисов бик тиз танылып китә. Степанида да калышмый. Якутия-Саха республикасының Ойунский исмендәге премиясен шул елларда ала ул. Россиянең атказанган артисты дигән исем дә озак көттерми. «Кызганыч ки, минем данга ирешкәнемне әни генә күрә алмады, – ди ул офтанып. – Бигрәк аз яшәде инде бичаракаем». Илле яшен уздыргандагы иҗат кичәсен җырчы әнисенә багышлый.

Степанида үзен җиде яшьләрдән үк җырчы итеп хәтерли. Мәктәп сәхнәсендә җырлаган ул беренче җыры аны әле, бәлкем, бүгенге Степанида биеклегенә күтәрмәс тә иде. 43 яшендә Япониядә бер ялгызы концерт биргәнче ул балачактан үз авылында тойук тәмен татый. Әйе, ул көнне җырчы ханым яхшы хәтерли

– Өйдә ялгызым гына идем. Күрше әби кереп утырды. Әби бераз кызмача да иде бугай. 15 апрель минем туган көнем ул. Әби шуны истә тотып кергән. Мин чәй әзерләдем. Күршекәй, беравык миңа карап-карап торды да, кинәт җыр башлады. Тойук иде бу. Шушы тойукта әби миңа бөтен гомер юлын җырлап чыкты. Минем белән бер көнне аның да улы туган булган икән. Тик малай кыска гомерле булып чыккан. Ул миңа шул рәвешле үз хәсрәтен сөйләде. Мин шул чакта кешеләргә тик торганнан гына сөйли алмаган кайгы-хәсрәтеңне, йөрәк серләреңне тойук аша тапшырып була икәнен төшендем. Шул көннән соң сахрага чыктыммы – авыл тирәли шундый иркенлек, шундый хозур – үз тамагымны тойукка көйләп җырлый торган булып киттем. Зәңгәр күкне мактыйм, кошларга сокланам – хисчән күңелем нәрсәгә әсәрләнә –тамагымны киереп, шуны җырлыйм. Дөнья тагын да киңәеп киткән кебек тоела миңа, син җырлаганда Җиргә Галәмнән караган кебек буласың, дигәннәре бар. Ә кемдер шом, хәвеф ишетә. Кемдер, синең тавышың дәвалый, ди. Авазлар тамактан гына түгел, карыннан ук агылганда төрлесе була торгандыр инде. Италиядә чагында, яныма килеп, минем дус кызыма яман шештән савыгырга ярдәм итегез әле, дип ялваручы да булды.

Степанида Борисова үзе исә, чыннан да, җырламый торса, чиргә сабыша икән. Әмма эш арасында җырлап йөрүне килештерми. Тойук ул бөтен вөҗүдеңне багышлауны таләп итә торган җыру. Аны хәзер иң борчыганы дәвамчылар күренмәү. Тырышлык куйганда бу бушлыкны да тутырып буласына ышана ул. Инде балалар бакчаларында ук олонхо дигән халык театры алымнарына өйрәтәләр икән.

Степанида хәзер ике баласыннан туган өч оныгына дәү әни. Димәк, һәнәрен тапшырыр кешеләре бар. Анютасы кечкенәдән әбичеге тамагыннан чыккан серле авазларны кабатларга тырышып үсә. Нәни чагында: «Әбичегем, куркам, җырлама», – ди торган булган.

Тамак төбендә бөтерелгән авазлар – кылыклар – күнегүләр ярдәмендә барлыкка килә торган осталык җимеше. Степанида  – иң күп җырлаучы театр артисты. Аның хәзер күп гомере гасторольләрдә уза. «Иң кыены – тел белмәү», – ди ул. Чыннан да әллә ничә ил чиген телсез үтә-үтә тамашачыңа таба юл яру җиңел түгелдер. Әмма яра бит! Мәҗүси авазлары белән адәм баласына каян килгәнен һәм кая таба барганын аңлату өчен бара ул ерак илләргә. Казан тамашачысы да җыр ярдәмендә Галәм белән элемтәгә керә алучы җыйнак гәүдәле мөлаем якут хатынын озак онытмас әле.

 

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк