Логотип
Архив Материалов

Ятимлек

Ләкин ачы хакыйкать өскә ишелеп килгәндә елаудан да, кычкырудан да, аянычлы хәлнең сәбәпләрен эзләүдән дә мәгънә юк. Туфан абый үзе булса: «Җебеп төшмәгез, вакланмагыз!» – дияр иде. Ә ул үзе...

Ләкин ачы хакыйкать өскә ишелеп килгәндә елаудан да, кычкырудан да, аянычлы хәлнең сәбәпләрен эзләүдән дә мәгънә юк. Туфан абый үзе булса: «Җебеп төшмәгез, вакланмагыз!» – дияр иде.

Ә ул үзе беркайчан да вакланмады. Кылычын кынысыннан чыгарса да, гаделлекне яклап, үзен якларга чарасызларның хәленә кереп кенә чыгарды. Бу чагында инде ул түрәләрдән дә, дәрәҗәләрдән дә куркып-өркеп тормады. Кызганыч ки, аның яклавына иң элек халык кадәр халык мохтаҗ иде. Туфан Миңнуллинның йөрәген халык гаме йолкыды, өзгәләде. Шул сөйгән халкыннан гаделсез әр сүзен дә күп ишетте ул. Берәү булса, үпкәләр, кул селтәр иде. Ләкин Туфан абый түгел. Дөнья ваклыгыннан өстен була белгән, иртәгәне бүген күрә белгән өчен дә бөек иде шул ул.

Әйе, Туфан Миңнуллин чын мәгънәсендә бөек иде. Ул үзенең иҗаты белән татар халкының да бөеклеген халыкның үзенә аңлатырга тырышты. Туфан Миңнуллин драматургиясе татар театрын Бөтенсоюз сәхнәсенә чыгарды. «Канкай углы Бәхтияр» аша башка милләтләр татар халкының хөр рухын таныса, «Әлдермештән Әлмәндәр» аша изелсә дә бөгелмәгән татарның якты күңел дөньясын күреп сокланды. Илле елдан ашып киткән иҗат дәверендә драматург ак кәгазьгә сәйләндәй вак, матур хәрефләр тезә-тезә йөзләп пьеса иҗат итте. «Кызыл тышлы дәфтәр»дән башта газета битләренә, аннары китапларына күчкән матур-матур тормыш этюдларын халык яратып укыды. Депутат Туфан Миңнуллинның Дәүләт Советы трибунасыннан әйткән кыю сүзе, танк кебек, бюрократия ныгытмаларын җимереп үтә торган иде. Кемне, ниләр югалтканны уйлыйсың да, бөтен татар дөньясын ачы ятимлек пәрдәсе төреп ала.

Шул пәрдәнең бер читен ачып, Туфан Миңнуллин дөньясына сагыш белән кабат-кабат карыйсы килә. Үлем һәрвакыт үкенечле. Ләкин Туфан Миңнуллин вафаты мең кат үкенечле. Чөнки ул тормышны гаять яратып, тәмен белеп яши иде. Безне, «Сәхнә»дәге хезмәттәшләрен, көн туган саен сокландырып торды ул. Аның өчен сандугач сайравы да, әтәч кычкыруы да, дөньяга күзен ачкан чәчәк таҗы да куаныч иде. Казан янындагы йортында шәһәр тормышын авыл тормышы белән кушып яшәде ул. Иртән биштә торып яңа әсәрләрен язды – быел гына да сигез татар театрында аның әсәрләре буенча куелган премьералар үтте. Шулай ару-талуны белми иҗат итә алуына үзе дә соклана иде ул.

Каләме аргач, бакчасына чыгып, түтәлләр ясады, чәчәк утыртты. Быел яз ул ясаган ояга беренче мәртәбә сыерчык кайткан иде. И куанды, и куанды Туфан абый. Аның Казан янында корган йортын сыерчыклар да үз иткән ләбаса! Чәчәкләргә үзе талымлы иде ул. Озаклап-озаклап ромашканың балачактан йөрәгендә хәтирә булып йөргән төрен эзләде. Җыйнаулашып эзләгәч, таптык. Шатлыгын бүлешмичә ничек түзсен ул! «Сәхнә»гә дә гөл савытлары күтәреп килде. «Тәрәзә төбендә чәчәкләр үстерәбез», – дип хыялланды.

Туфан абый янәшәсендә тормыш ямьле иде. «Сәхнә» кызларына аның игътибары аталарча дию генә аз булыр. Аңлый, юата, сөендерә белә торган ата, өлкән иптәш иде ул. Барыбызның да кайгы-шатлыгын белеп торды. Хәтта безнең балаларыбыз уңышы өчен дә бездән артык куана торган иде.

Кеше шатлыгы, кеше борчуы аны гел юлга дәште. Сөйгән халкы, аны яраткан тамашачысы көтә икәнен белсә, Бардага да, Оренбургка да китте. Әмма аның арыдым, йончыдым, дигәне булмады. «И әйбәт тә, и матур да безнең халкыбыз», – дип, күтәренке кәеф белән кайтып керер иде. Ә кайвакыт, берәр әйбәт эш башкарып чыкканына сөенеп, юлдан ук шалтырата, без – балаларына кайтышлый ук күчтәнәчен калдырып китә торган иде.

Нигәдер ул үзен һәр кеше алдында бурычлы тоеп яшәде. Үзе белгән, яраткан, хөрмәт иткән затларга рәхмәт сүзен әйтеп калдыру тиеш дип санаганга күрә «Сәхнә» журналында «Исемнәре исемдә» дигән рубрика башлап җибәрде. Бу санда Дамира Кузаева турындагы язмасын укырсыз. Җаваплы кеше иде бит ул. Озын-озак яшәргә җыенса да, эшен көнендә бетереп баруны мәгкуль күрде. Шуңа күрә әзерләп куйган «Исемнәре исемдә»ләре дә әле тагын дүрт санга куярлык. Ул бик яратып алып бара торган «Телефоннан сөйләшү» аша да без Туфан абый белән сөйләшербез әле. Көн кадагына язылган «Мөхәррир сүзе» журналыбызны иҗтимагый саллы басма итеп танытты. Укучыларыбыз да аның язганнарын бәяләде.

Соңгы елда Туфан абыйның тормышны яратуы, алай гына да түгел, тормышка үлеп гашыйклыгы аерата көчәеп киткән кебек тоела иде. Әле матур итеп озак яшәргә җыена иде ул. Тәртипле, акыллы яшәү рәвеше дә шуңа ышандыра иде. Әмма ниндидер төгәллек белән язу-сызуларын җыештыра, туплый башлавы, түш кесәсеннән алып, ара-тирә ак төймә кабулары сагайта иде. Ләкин Туфан абыйда җиңүче холкы иде. Бер ел элек ике күзенә операция ясатып, күзлеген салып шатланды. Шатланмаска, картлыкны чигендерде ич! Йөрәгенә операция ясату уе белән йөргән көннәре иде... Әҗәл җитезрәк булып чыкты. Вакытсыз китте Туфан абый. Хәер, тагын йөз ел яшәсә дә, халыкның артык баласы булмас иде ул. Исемнәре онытылырлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк