Логотип
Архив Материалов

Яңа Булат, яңа Мәйсәрә...

«Зәңгәр шәл»... 1926 елдан бирле әлеге спектакль аша Камал театрының барлык буын артистлары да үтте. «Зәңгәр шәл» театрның легендасына, брендына, ә татар халкының иң яраткан сәхнә әсәренә әверелде....

«Зәңгәр шәл»... 1926 елдан бирле әлеге спектакль аша Камал театрының барлык буын артистлары да үтте. «Зәңгәр шәл» театрның легендасына, брендына, ә татар халкының иң яраткан сәхнә әсәренә әверелде. Ни өчен нәкъ менә әлеге спектакль, дигән сорау туа. Менә дигән башка сәхнә әсәрләре дә бар бит. Шуңа күрә инде берничә дистә ел дәвамында «Зәңгәр шәл»нең үлемсезлегенең сәбәбен табарга телиләр. Бу сорауга җавапны сәнгать фәннәре докторы А.Анастасьев та эзләде. «Зәңгәр шәл»нең тотрыклы уңышының сәбәбе бар: тамашачы хозурына татар халкына хас балаларча самими, күңеленә якын театр тәкъдим ителә, ә җырлы-биюле күренешләр... Сабантуйны хәтерләтә», – дип яза ул. Д.Вәлиев тә сорау куя: «Әлеге самими мелодраманың көче нидә соң?» Сорауга җавап бирмәсә дә, аның соравында ук «Зәңгәр шәл»нең көчен чамаларга мөмкин. Әйе, нечкә юмор, Сәйдәшев җырлары, биюләр, милли бәйрәм күренешләре һәм, ниһаять, татар рухы – болар барысы бергә К.Тинчурин әсәрен популяр итә.

Шулай да әлеге сорауга иң төгәл җавапны «Зәңгәр шәл»не дүрт тапкыр сәхнәләштергән М.Сәлиҗанов бирә кебек. «Җитмеш ел буе уйналып, татарны татар итеп калдырган әсәр ул! Ул дистә еллар буена  тамашачының иң яратып караган спектакле. Киләчәктә дә, һичшиксез, куелачак әле ул. Яңа буын режиссерлар аны яңача куярлар», – ди режиссер.

«Зәңгәр шәл»не сәхнәләштерү кебек бик авыр эшкә алынган Фәрит Бикчәнтәев тә үз-үзенә нәкъ шушы сорауларны биргән булса кирәк. Бикчәнтәевкә моңа кадәр сигез тапкыр куелган спектакльне элеккеләрен кабатламыйча, яңача итеп, хәзерге  ритмнарны кулланып куярга, һәр образның үсеш логикасын исәпкә алып, характерларны заманча ачарга кирәк булды. Спектакльне әзерләгәндә әле тагын яңарак
кына сәхнәгә аяк баскан яшьләрне сәхнәгә чыгарырга да кирәк иде.

Нәтиҗәдә, Бикчәнтәев образларны ачу җәһәтеннән дә, бизәлеш ягыннан да, гомуми чишелеш мөнәсәбәте илә дә башка куелышларга охшамаган, үзгә, әмма заманча сәхнә әсәре тудыра алган. Спектакль якты, динамикалы, яшьләрнең рухына туры килә торган.

Төп рольләрне театрга ике-өч ел элек кенә килгән яшь актерлар башкара. Мәйсәрә ролендә – Гүзәл Минакова, Булат ролендә – Ирек Кашапов. Сылу, чибәр Мәйсәрәне тамашачы бичара туташ итеп кенә кабул итми. Аның холкы күпкырлы. Ул бер үк вакытта йомшак та, моңлы да, моңсу да, батыр да. Ул Җиһаншага каршы әйтә, Ишан белән тарткалаша, абыстайлар белән әрепләшә ала. Режиссер аның өчен уңышлы мизансценалар сайлаган. Нәтиҗәдә, Мәйсәрәнең җырлары концерт номеры кебек түгел, ә күңел халәте буларак яңгырый.

Булат образы бик оригиналь чишелгән. Яңа Булат традицион «мәхәббәт каһарманы» түгел. Ул заманча, үткен, бик текә егет. Булат чибәр, мөлаем, елмаеп кына тора. Бер караганда, ул йомшак холыклы кебек, икенче караганда, ул ирләрчә нык холыклы, тапкыр. Булат Мәйсәрәне бик ярата. Шуңа күрә сөеклесен яклап, Җиһанша белән сугышырга ташлана. Сугышу күренеше бик яхшы куелган. Бүгенге егетләр нәкъ шулай – үз-үзләрен аямыйча, ярсып сугышалар.

Булат образының тагын бер үзенчәлеге киемендә. Беренче актта егет кара күн курткадан. Соңрак Булат кызыл күлмәктән кала. Шунда ук Булатның киләчәге турында уйлап куясың. Ул бит шахтер, эшче. Димәк, киләчәктә ул инкыйлаб яклы кеше була алыр иде. Инкыйлаб елларында Булат, мөгаен, комиссар, чекист та була алыр иде. Тинчурин бит әсәрдә төгәл вакыт билгеләми. Режиссер шуңа күрә пьесадагы вакыйгаларны инкыйлаб алды дип билгеләгән булса кирәк.

Җиһанша (Минвәли Габдуллин) да борынгыча киенмәгән. Аның да өстендә искерәк кенә кара күн куртка. Мөгаен, аның да киләчәге инкыйлаб белән бәйле булыр иде. Әмма кемнәр ягында булачагын гына төгәл әйтергә мөмкин түгел. Яңа Җиһанша ничек яшәргә кирәк икәнен яхшы аңлый. Ул чын хуҗа, ярлылар белән кырыс, усал сөйләшә, аларны гел сүгеп кенә тора, ә Ишанга ничек ярарга белмичә, бер алдына, бер артына төшә.

Яңа спектакльдә өлкән буын актерларга карата олы хөрмәт хисе саклана. Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Наилә Ибраһимова, Хәлим Җәләлов, Хәлимә Искәндәрова кебек актерлар катнашындагы сәдака китерү күренеше бик тәэсирле яңгырый. Артистларның осталыгы әлеге эпизодик күренешне җанландыра, аны яңа буяулар белән баета. Эпизодта уйнарга ризалашу аларның сәхнәгә булган мәхәббәтен дәлилли. Афәрин!

Әлеге күренештә беренче тапкыр Ишан (кайчандыр үзе дә Булатны уйнаган Әсхәт Хисмәт) сәхнәгә чыга. Аның уены да көтелмәгәнчә. Элеккеге ишаннар кебек җитди, тәкәббер түгел ул. Ишан көлке, шапырынкы килеп чыккан. Хисмәтевнең ишаны дин әһеленең комсызлыгын, азгынлыгын күрсәтә. Ул, үз-үзен белештермичә, башта Мәйсәрәнең, аннан Заһирәнең күкрәкләрен капшый (бу урында актерга әлеге эшне алай ук тормышчан эшләмәскә киңәш итәр идек). Соңрак Заһирәне ычкындырганга үкенеп бетә алмый. Ишан хәлсез, елак тавыш белән сөйләшә. Мондый мескен муллалар буламы? Мөгаен, буладыр. Мулла да кеше бит. Биредә театр диннән түгел, ә конкрет бер Ишаннан көлә. Шәкерт белән Миңнегали сүзләре моңа дәлил. Аларның Алла турындагы сөйләшүләрен режиссер махсус күпертеп күрсәтә.

Абыстайларның үз-үзләрен тотышы да Ишан белән бәйләнгән. Алар катнашындагы барлык күренешләр дә хәрәкәтләргә бай, көлкеле. Дүрт абыстай образы да бик кызык килеп чыккан. Аларның талашулары, бер-берсенә ябышырга әзер булулары, бер-берсен бөтенләй күрә алмаулары шулкадәр табигый килеп чыгуы тамашачыны көлергә мәҗбүр итә. Өлкән хатын Хәдичә (Фирая Әкбәрова), гел елмаеп йөрсә дә, бу ясалма елмаю артында никадәр явызлык, ачы теллелек булуына гаҗәпләнәсең. Мәрфуга (Раушания Юкачева), ишанның икенче хатыны, көр тавышлы, тавыш-гауга куптаручан, берәүгә дә тыныч яшәргә бирми
торган «базар» хатыны. Өстәвенә, ул әле яшерен мәхәббәт уеннарына да бик хирыс. Өченче хатын Сабира (Люция Хәмитова) – матур, игътибарны үзенә җәлеп итә торган, үзеннән һәм тормышыннан тулысынча канәгать, «башында җил уйный» торган бер җан. Дүртенче хатын Фазилә (Ләйсән Рәхимова) – тулы гәүдәле, шаян хатын. Аның әнисендә кунакта булган чагында ашаган ризыкларның кайсысы гәүдәсенең кай җиренә кереп утыруы турында күрсәтә-күрсәтә сөйләвен та- машачы көчле алкышлар белән каршы ала. Ишан хатыннарын тагын дүрт актриса уйный (Фәридә Сафина, Венера Шакир, Алсу Каюмова, Мәрьям Йосыф). Мәйсәрәдән кала, бөтен хатыннар да һәрвакыт шат кыяфәттә йөри. Чөнки алар барысы да язмышларыннан канәгать. Бай кешенең, аеруча ишанның хатыны булу – дәрәҗәле дә, мәртәбәле дә. Бу фикерне күп мөселман гаиләләрендә кыз балаларга кечкенәдән каннарына сеңдерергә тырышканнар.

Сәхнәгә тагын бер персонажның – Малайның (Гүзәл Гөлвердиева) чыгуы ишан хатыннарына турыдан-туры бәйләнештә тора. Казан театр училищесының 3 нче курсы студенткасы тамагы карлыкканчы абыстайларны ашка чакыручы кәмитрәк, җитез, мөлаем малай образын бик төгәл тудыра.

Спектакльдә Ишан белән бәйле тагын бер персонаж бар. Бу аның хезмәтчесе, хуҗасының мәхәббәт уеннары шаһите Галәви (Фәнис Җиһанша, Фәнис Сафин). Ике актер башкаруында да Галәви – тугры хезмәтче дә, Ишанның гыйшык-мыйшыкка хирыс булуыннан зарланып йөрүче оятсыз да. Шул ук вакытта ул үзе дә Ишан хатыннарына һәм ялгыш кына юлында очраган Заһирәгә кул сузудан читенсенми. Өстәвенә, ул әле куркак та.

Спектакльдә эпизодик персонажлар искиткеч ачылган һәм менә дигән итеп уйнала. Әптери (Алмаз Сабирҗанов) җитез, шаян, шук, шул ук вакытта балаларча самими һәм бераз үзенә ышанмаучы егет. Ул кызларның шаян сүзләренә җавап бирә, үзен чын егетләрчә тота. Заһирә (Ләйсән Фәйзуллина) дә бик күркәм. Ул батыр, Әптери кебек үк бик эмоциональ. Аның актив тормыш позициясе вакыйгаларны җанландыра. Ул үзенең ролен шундый хисле уйный ки, әлеге персонаж күңелгә кереп кала. Нәсимә (Гөлчәчәк Гайфетдинова) берничә генә сүз әйтсә дә, истә кала тораган персонаж.

Качкыннар күренешендә аерым образлар аеруча тәэсирле эшләнгән. Көлке, ябык, җитез Питрәй (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев). Ул шундый өлгер, барысын да көлдереп, күңелләрен күтәреп йөри. Үзенең шаянлыклары белән качкыннар арасындагы киеренкелекне йомшартып җибәрә. Качкын Тимуш (Радик Бариев) образы Питрәйнең киресе. Ул боек, башкалардан читләшкән, аз сөйләшә торган. Актер әлеге ролен бик тормышчан итеп уйный. Аның тешен кысып, ярым сыгылып төшкән хәлдә үзенең ялган акча ясаучы икәнен тануы бик ышандыра. Шул ук вакытта Тимуш үзен кыерсытканнарга җавап та бирә белә. Аның янында барыбызга
яхшы таныш ат карагы Минңегали (Искәндәр Хәйруллин). Ул, калтырана-калтырана, авыз суларын корытып, атлар яратуы турында сөйли. Әйтерсең лә сүз атлар турында түгел, ә кызлар хакында бара. Кайчандыр Барон (А.Пушкин «Скупой рыцарь») нәкъ шулай итеп үзенең алтын тулы сандыклары турында сөйли иде. Миңнегали дә ат урлауны шулай тәмләп тасвирлый. Бу компаниягә яшь шәкерт Хәйри дә (Раил Шәмсуаров) килеп эләккән. Озын буйлы, ябык, мәдрәсәдә изелгән шәкертләргә хас булганча, башын иеп кенә йөри торган егет. Яңа Хәйри, бала шикелле, бөтен нәрсәгә ышана. Ул әле пылау турында, әле, яңа закон чыгып, качкыннарны гафу итүләре турында хыяллана. Анархист Мишка (Рамил Вәҗиев) та үзенчәлекле. Ул кискен, һаман байларның өйләрен яндыру турында гына сөйли. Өстәвенә, ул күкрәгенә пулемет тасмасы да тагып куйган әле. Моның белән режиссер вакыйгаларны егерменче гасыр башы буларак тәгаенли. Башка качкыннардан  Шәйхи карт (Ринат Таҗетдин, Илдар Хәйруллин) үзенең зирәк, акыллы, түзем булуы белән аерылып тора.

Әлеге барлык эпизодик рольләр дә истә кала торган итеп уйналды. Массовка күренешләрен куюга режиссер аерым игътибар биргән. Әлеге күренешләрдә татар халкының тормышы чагыла. Беренче актта гомуми кәеф күтәренкелеге. Иртәгә Сабантуй бит. Бу күренешкә яшьләр дә, картлар да, балалар да җәлеп ителгән. Һәрберсенең сәхнәдә бара торган вакыйгаларга үз мөнәсәбәте бар. Менә озын буйлы егет кулына йомырка тулы чиләк тоткан. Кызлар исә чиккән кулъяулыклары белән мактанышып алганнан соң биергә тотыналар (хореограф Сәлимә Әминова). Гомуми биюләрне, җырларны (хормейстер Марат Яхъяев, пластика Наилә Фәтхуллина) яшь актерлар һәм театр училищесының дүртенче курс студентлары С.Сәйдәшевнең кабатланмас музыкасына бик җиңел башкаралар.

Беренче актта халык күңел ачса, качкыннар күренешендә атмосфера бөтенләй башка. Бирегә төрле язмышлы, төрле сәбәпләр аркасында качкын булып киткән ирләр җыелган. Араларында аңлашу, дуслык хисе юк. Аларның һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Кемдер ятып тора, кемдер йөренә, кемдер учак ягарга җыена. Алар арасында сәер генә, әмма яхшы киенгән ир-ат (Габделфәрт Шәрәфиев) чуала.

Әлеге салмак агымда тора-бара аерым качкыннар аерылып чыга башлый, һәм вакыйгалар шау-шулы, җырлы-биюле юнәлеш ала. Качкыннарның җыр-биюе (хореограф Олег Николаев), һәрвакыттагыча, тамашачыны аеруча җәлеп итә. Качкыннар татарча да, русча да, яһүдчә дә бииләр. Әлеге биюгә кертеп җибәрелгән танго аеруча кызык килеп чыга. Ялкынлы брейк биюче егет (Йосыф Бикчәнтәев) исә халыкны бигрәк тә  шаккаттыра.

Яңа спектакльдә рәссам Сергей Скоморохов гадәти бизәлештән читкә китә. Сәхнәнең арткы өлешен зәңгәр шәлне хәтерләтүче сөлгеләр бизи. Алар Сабантуй символы да. Аның каршында юка бүрәнәләрдән  корылган, капкалы читән. Ишегалды уртасында чыгырлы кое, ә сул һәм уң якта – өй алдын хәтерләтүче корылмалар. Урман күренеше бөтенләй башка – караңгы ут, өстән асылынып төшкән караңгы җәймәләр карурманны хәтерләтә. Ишанның ишегалды исә бөтенләй үзгә – ике ягында аккош сыннары ясалган ак өй алды, бераз читтәрәк – бер-берсе белән тоташтырылган һәм карусель шикелле әйләнеп торучы бизәкле ак кәнәфиләр.

Бикчәнтәев сәдака китерү күренешен, казаклар узып китүен һәм кызларның курыккан халәтен кире кайтарган. Шәйхи бабайның «Лаеш шулпасы» турындагы тексты башкача яңгыраш алган. Режиссер керткән тагын бер яңалык: финалда берничә качак Ишан ишегалдына хатын-кыз киеменнән килеп керәләр. Мондый вариант Галәвинең «Әй син, кызый, яхшы чакта чык... кызый... чык» сүзләреннән чыгып эшләнгән булса кирәк. Шуңа да аның күз алдына куып тотарга теләгән кызлары килеп басарга бик мөмкин. Бу мантыйкка сыешлы. Шул ук вакытта бик матур театраль фантазия дә.


«Зәңгәр шәл»нең яңа вариантының чишелеше, акцентлар куелышы заманча. Әйтергә кирәк, Бикчәнтәев Тинчурин текстын үзгәртмәгән, кыскартмаган. Куелышның заманчалыгы аның ачык энергетикасы, кайнар темпераменты, динамикасы, төгәл темпо-ритмында. Иң мөһиме: режиссер сәхнәгә халык рухын кайтарды. Димәк, М.Сәлимҗанов Бикчәнтәевкә «Син үзең дә бу пьесаны куячаксың»,– дип юкка гына әйтмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк