Логотип
Архив Материалов

Яңарыш

Аны үткәрү дәверендә фестивальдә Татарстанның барлык театрлары – татар һәм рус драма, яшь тамашачы, опера һәм балет, курчак театрлары – барысы да катнашты. Фестиваль атнасы күңелле үтә иде. Барлы...

Аны үткәрү дәверендә фестивальдә Татарстанның барлык театрлары – татар һәм рус драма, яшь тамашачы, опера һәм балет, курчак театрлары – барысы да катнашты. Фестиваль атнасы күңелле үтә иде. Барлык коллективлар да – дипломнар, ә кайбер актерлар төрле номинацияләрдә махсус бүләкләр ала иде.

Әмма Тинчурин фестиваленең гомере кыска булды. Күрәсең, 1998 елда төрки халыкларның масштаблырак халыкара фестивале – «Нәүрүз» барлыкка килү сәбәпле, республика фестивале үткәрелми башлады. Ундүрт елдан соң, К.Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан, Тинчурин театры башлангычында, ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән фестиваль яңартылды.

Яңа вариантта фестивальдә бары тик татар драма театрлары катнашты. Элекке еллардан аермалы буларак, төгәл афиша билгеләнде – татар классикасы. Өстәвенә, хәзер премияләр һәм дипломнар бирелми. Соңгысы, күрәсең, фестивальнең планлаштырылган бюджет чараларыннан тыш оештырылуына бәйледер. Фестиваль үзенә күрә сынау чарасы булды: татар театрлары, тамашачылар өчен бу фестиваль кирәкме, юкмы – шуны тикшереп карау мәсьәләсе бар иде.

Бу сорауга җавап биреп куям: фестиваль кирәк. Аның программасына кертелгән ун спектакльдә дә заллар тулы иде, тамашачы сәхнә әсәрләрен бик җылы кабул итте. Республиканың барлык татар театрлары беравыздан фестивальне киләчәктә дә үткәрү кирәклеге турында әйттеләр. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин исеменнән фестивальне яңарту идеясен куәтләп искиткеч хат килде.

Яңартылган Тинчурин фестивале театрлар өчен көтелмәгәнрәк булды. Шул сәбәпле театрлар кыска вакыт эчендә яңа спектакльләр әзерләргә өлгермәде, инде берничә сезон дәвамында бара торган куелышлар алып килде. Әмма бу спектакльләрнең лаеклылыгы – аларның искермәвендә, вакыт узганнан соң да таушалмавында. Һәм, мөгаен, иң мөһимедер: Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Исхакый, Ш.Камал кебек авторларның революциягә кадәр үк акча мөнәсәбәтләре, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр мәсьәләләрен күтәргән классик әсәрләре һәм алар буенча соңгы елларда куелган спектакльләр бүген дә заманча яңгырады, замана таләпләренә туры килүләрен күрсәтте. Бу спектакльләрдә бернинди архаика, бернинди нафталин да юк. Алар бүгенге тамашачыны нәрсә борчый – шуны ачып бирделәр, шуңа җавап эзләделәр. Тамашачыны бүген нәрсә борчый соң? Акча проблемасы һәм акча тирәли ни әйләнә – җинаятьләр, караклык, коррупция һ.б. – барысы да.

Комедияләр белән беррәттән Г.Исха  кый  ның «Сөннәтче бабай», инде классиклар арасына кергән А.Гыйләҗевнең «Яра» (М.Гыйләҗев инсценировкасы) драмалары, Н.Исәнбәтнең «Җи  де кыз» әкияте дә тәкъдим ителде. Комедияләрдә театрлар кайвакыт шаярып, ә кайчан явыз каһкаһә белән бөтен үтә алдакчылардан, жуликлардан көләләр. Спектакльләрдә бер үзенчәлекне ачык күзәтергә була: төрле елларда төрле режиссерлар спектакльләргә төрлечә чишелеш тапкан. Төрлелекнең бик матур үрнәге – Рәшит Заһидуллин куелышында Кәрим Тинчуринның «Американ» әсәре. 1924 елгы (режиссер – Тинчурин үзе) һәм 1969 елгы (Марсель Сәлимҗанов куелышында) сәхнә әсәрләрендә ачык, гротеск стилендә (аеруча Сәлимҗанов редакциясендә) нэпманнарның Америка турында хыялларыннан (ә әсәрдә вакыйгалар НЭП вакытында бара), кызларын американга кияүгә бирергә теләүләреннән мыскыллау сизелә. Бүген әлеге мәсьәләдән берәү дә көлми. Хәзер безнең кызларыбыз һич чикләүләрсез американнарга да, алманнарга да, италья  ннарга да кияүгә чыга... Тормыш чынбарлыгы. Шуңа да Тинчурин театрының баш режиссеры комедиянең үзәген акча мәсьәләсенә, нэпманнарның һәм аларның акылсыз кызларының юләрлегеннән, әдәпсезлегеннән көлүгә күчерә. Һәм актерлар моны рәхәтләнеп башкарып чыга.

Чаллы Татар дәүләт драма театрының Г.Камалның «Банкрот» әсәре буенча Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән спектакле турында да шундый ук фикер әйтергә була. Характерлар төгәл билгеләнгән комедия бөлгенлеккә төшеп баручы сәүдәгәр Сираҗетдиннең үзе уйлап чыгарган ялган банкротлыкка чыгу тарихын сөйли. Төрле театрларның совет чорындагы күпсанлы куелышларында бу вакыйгалар Сираҗетдин белән революциягә кадәр чын­чынлап булган кызыклы тарихи факт буларак тәкъдим ителә. Ф.Ибраһимов исә үткән турында түгел, бүгенге турында спектакль куйган. Сираҗетдин образында без замана жулигын күрәбез. Ул ялганын дөресен бергә кушып үзенең миллионлык байлыгын туплый.

Әлмәт Татар дәүләт драма театры исә Кәрим Тинчурин иҗатының башлангыч чорына караган (1916 ел) «Назлы кияү» спектакле белән катнашты. Спектакль яшь драматургныкы булу сәбәпле, анда сүз күп булуы, ситуацияләрнең, диалогларның кабатланып торуы күзгә ташлана. Табигый ки, режиссер Ильяс Гәрәев аны шактый кыскартырга, пьесада төп – мошенниклык, акча мәсьәләсен генә калдырырга мәҗбүр булган. Казанга бай кияү Рәшит килүен белгәч, алдакчылар, төрле тәкъдимнәр белән аның башын катырып, аны бер тиенсез калдыралар. Әмма бу куелышта заманага туры килә торган мөһим тема күпсанлы сурәтлелек чаралары – йөгерешеп йөрү, бию номерлары, исәпсез чемоданнар астында берникадәр югалып кала. Шул ук вакытта әле бик яшь актерлар Р.Мөхәммәтҗанов, Д.Хөснетдинов, И.Агиевның эшләре уңай тәэсир калдыра. Хәтта алар бу куелышта баштан ук катнашмаса да, вводлар бик уңышлы килеп чыккан. Сүз уңаеннан, шул ук фикерне Р.Сәләхованың – «Американ»дагы, Ю.Павловның «Яра»дагы рольләре турында да әйтеп була.

Тинчурин театрында чагыштырмача күптән түгел куелган «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал) комедиясендә төп тема шулай ук акчага кайтып калса, Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театрында режиссер Илдар Вәлиев куелышында шул ук әсәр Пролог һәм Эпилоглы опереттага әйләнгән. Музыкаль, шаян спектакльнең төп темасы – Хаҗи әфәнденең кәмитләре һәм аннан яшьләрнең көлүе. Әмма оперетта, жанр буларак, актерларның сәхнәдәге тормышчан уйнавын күздә тотмый. Шуңа күрә актерлар бераз пафос белән, арттырып уйныйлар.

Әмма дөресен әйтергә кирәк: фестивальдә тәкъдим ителгән барлык эшләр дә куелышы, сыйфаты, әсәрнең әһәмияте буенча бер дәрәҗәдә эшләнмәгән иде. Туймазы Татар дәүләт драма театры алып килгән «Асылъяр» (М.Фәйзи) спектакленең алар арасына эләгүе бик кызганыч. Әлеге пьеса Казан тамашачысына берничә куелышта таныш. Режиссер Байрас Ибраһимов спектакльнең төп сызыгын чишә алмаган. Сәхнә әсәренең кыскартылган варианты җәелгән, мөстәкыйль аерым-аерым кисәкләрдән тора торган пьесага әверелгән.

М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Хикмәтле доклад» (К.Тинчурин) спектакле дә чишелеп бетмәгән. Әлеге әсәрнең төрле куелышларын татар тамашачысы берничә тапкыр карады. Мисал өчен, Чаллы театры режиссеры Булат Бәдриевның куелышы үзенчәлекле булып истә калган. Миңа калса, бу юлы режиссерга коллектив эчендә килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар комачаулагандыр. Режиссерның максаты аңлашыла: ул текстны бераз үзгәртеп комедияне заманчалаштырыр омтылган. 1928 елда язылган сәхнә әсәрендә компьютерлар, заманча телефоннар барлыкка килгән, төп геройның хатыны Куршавельдә ял итү турында хыяллана, «Красные сандалии» артеле урынында заманча фирма искә алына, бик күп заманча сүзләр кулланыла. Спектакльгә сәхнә буенча йөгереп йөрү, егылу, идәндә шуышып йөрү, бик күп кабатлана торган мизансценалар кебек тышкы динамика комачаулый. Нәтиҗәдә алар спектакльнең уңышсызлыгына китерә.

Фестивальдә тәкъдим ителгән тагын өч спектакльдә проблема бөтенләй башка. Бу – 2000 еллар уртасында Түбән Кама Татар дәүләт драма театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яра» спектакле (режиссер Рөстәм Галиев), 2005 елда Минзәләдә Г.Исхакый әсәре буенча куелган «Сөннәтче бабай» һәм Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган «Җиде кыз» (соңгы ике спектакльнең дә режиссеры – Ринат Әюпов). «Яра»да сүз сугыштан соң беренче еллар турында барса, «Сөннәтче бабай»да революциягә кадәрге чор чагылыш тапкан. Бу спектакльләр күптәннән уйнала, аларны ни тематика, ни режиссер чишелешләре берләштерми, аларда бернинди акча темасы да юк. Әмма аларны әхлакый нигезләре берләштерә. Тамашачы мәхәббәте дә, әлеге әсәрләрнең сәхнә гомере озын булу да шуңа бәйле.

«Яра» – үтә дә тыныч спектакль. Анда тышкы якты бизәкләр юк. Бизәлеш төсе – соргылтрак, киемнәр тонык. Нәкъ сугышта улларын югалткан өлкән гаиләнеке сыман. Спектакль өчен тыныч эчке темпоритм хас. Актерларның сәхнәдә тормышчан булулары тирән хисләрне уртаклашу теләген тудыра. Сүз уңаеннан, шундый ук тема А.Толстойның «Русский характер» хикәясендә дә чагылыш тапкан «Сөннәтче бабай» драматик спектакле нигезендә исә бер кеше – сөннәтче язмышы мисалында замана өчен үтә дә актуаль фикер, төгәлрәге, сорау ята: татар халкы үзенең рухилыгын, әхлаклылыгын, үз менталитетын саклап калганмы, саклый алачакмы? Шуңа да режиссер үзенең бөтен игътибарын төп герой – сөннәтче Корбанколыйга, бөтен кешегә дә яхшылык теләүче, шат күңелле, уйлары һәм гамәлләрен пычраклыктан саклап кала алган кешегә юнәлтә. Актер Х.Хамматуллин режиссер белән бергә мөселманнарның сөннәткә утырту йоласын чып­чын чисталык, гасырлардан килгән югары этиклык символы итеп күрсәтә. Спектакльнең мәгънәсен ачуга, үзенчәлекле кешелекле мохит тудыруга Р.Хәйруллинаның образлы бизәлеше дә ярдәм итә. Кызыл миләшнең асылынып төшкән тәлгәшләре, кызыл бизәкләр төшерелгән ак җәймәләр сөннәткә утырту йоласы белән аваздаш.

Шул ук 2005 елдан бирле Камал театрында И.Хәйруллин куелышында Таҗи Гыйззәтнең ир­ат булып киенеп ирләр мәдрәсәсенә укырга китүче өч батыр кыз турында «Кыю кызлар» комедиясе бара.

«Җиде кыз» пьесасы исә шулай ук кыю, тапкыр кызлар турында. Әмма ул чынбарлык түгел, ә әкияти маҗаралар турында сөйли. Шул сәбәпле спекакльнең чишелеше бөтенләй башка. Режиссер тамашачыга «театр эчен  дә театр» тәкъдим итә. Ягъни ул әкиятне булдырып кына калмый, ә урам актерлары, шамакайларның үзенчәлекле тамашасын да оештыра. Пролог вакытында алар сәхнәгә йөгереп чыга һәм булачак тамаша турында сөйли. Бу актерлар арасыннан җиде кыз башларына озын толымлы түбәтәйләр кия, ир­атлар музыкантлар образына керә, малай сәхнә читенә ниндидер шапка куя һәм тамашачыларны шунда акча салырга чакыра. Шуннан явыз Убырлы карчык һәм аның улы Шүрәленең кыланмышлары каршында тормыш сөючән, җиңелмәс җиде кыз турында әкият үзе башланып китә. Финалда шул ук малай партерга сикереп төшә, рәтләр арасыннан үтә, тамашачылардан үзенчә тамаша өчен акча җыйган кыяфәт ясый. Ягъни тамашачы да спектакльгә кушыла. Спектакль казанышларының берсе – актерларның фонограммага түгел, ә үз тавышлары белән җырлавында. Бүген сәхнәдә бик сирәк күренеш бу.

Шулай итеп, театрлар фестиваль тәкъдим иткән репертуарга тулысынча туры килде. Классика буенча куелган спектакльләр, күпчелектә, заманча яңгырады, алар чираттагы тапкыр классиканың үлемсезлеген исбатлады. Әлеге фестивальнең мөһимлеге мәктәпләрдә дәвам итүе белән дә бәйле. Укучыларга караган спектакльләре турында төрле темаларга язарга тәкъдим ителде. Нәтиҗәләр 24 ноябрьдә игълан ителәчәк. Мондый чара тәүге тапкыр үткәрелә һәм ул бик кирәк, бик мөһим.

Тинчурин фестиваленең киләчәге турында исә барлык катнашучылар да бер фикердә: ул яшәргә тиеш. Татар театрлары фестивале генә булып калса да, кунак буларак илнең яисә дөньяның башка театрларын чакыру да тәкъдим ителде. Шул ук вакытта һәр фестивальнең тематикасын төрләндерергә мөмкин. Әйтик, кайбер халыкларның классикасы, яңа пьесалар, Т.Миңнуллинга, А.Гыйләҗевка һ.б. багышланган фести  вальләр һ.б. Шулай итеп репертуарны баету мөмкин. Түгәрәк өстәл утырышы вакытында К.Тинчурин исемендәге 3­4 премия булдыру, аны фестиваль нәтиҗәләре буенча өләшү тәкъдиме дә булды.

Фестивальнең көтелмәгән, әмма күңелле вакыйгасы Ростов­Доннан К.Тинчуринның бертуганының оныгы Фәрит Тинчуринның килүе булды. Үзенең мәшһүр туганына охшаган Фәрит әфәнде кунак итүдән, Казанда күргәннәреннән, спектакльләрдән, Болгардан бик канәгать булуын яшермәде. Аның Казанга килүе Тинчурин фамили  я  сенең дәвамчыллыгы, нәселне корыту омтылышларының буш эш булуының символы булды. Фестиваль бакыйлыкка күчкән онытылмас татар исемнәренә үзенчәлекле мәдхия булып та яңгырады.

 

«Сәхнә», 2012, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк