Логотип
Архив Материалов

«Йосыф-Зөләйха»

Режиссёр – Рәшит Заһидуллин, режиссёр ассистенты – Резеда Гарипова. Бу – татар театрының яңа тарихында Кол Гали кыйссасының өченче куелышы. Беренче икесен Чаллыда һәм Г.Кариев исемендәге яшь тама...

Режиссёр – Рәшит Заһидуллин, режиссёр ассистенты – Резеда Гарипова. Бу – татар театрының яңа тарихында Кол Гали кыйссасының өченче куелышы. Беренче икесен Чаллыда һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында Ренат Әюпов башкарган иде.

...Әмма «Нур» труппасының революциягә кадәрге репертуарында ук бу спектакль бар. Авторы Г.Кәриб дип билгеләнгән. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр җыентыгында Һаҗәр Һилялова язмасында бу спектакльнең 1923 елда Уфада уйналуы, Зөләйха ролен – Гыйззәтуллина-Волжская, Йосыф ролен – Исхак Һилялов башкаруы язылган. Әмма, күрәсең, әсәрнең катлаулылыгы, күпсюжетлылыгы, персонажлар күп булуы сәбәпле спектакль татар театрының революциягә кадәрге тормышында мөһим роль уйный алмаган. Куелышта, мөгаен, бары Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәте турында гына бәян ителгәндер.

Мәшһүр Кол Гали, аның үлемсез әсәре уйларны моннан меңләгән ел элек булган, башта – «Ветхий завет»та, соңрак – Коръәннең 12нче сүрәсендә бәян ителгән вакыйгаларга – Йосыф белән булган хәлләргә алып китә. Әдәбиятта бу тарих башта – көнчыгыш поэзиясенең атаклы вәкиле Фирдәүси шигъриятендә, тагын йөз елдан соң, 1212 – 1233 елларда Кол Гали иҗатында чагылыш таба. Һәм инде безгә әллә ни ерак булмаган чорда, 1933 – 1943 елларда алман язучысы Томас Манн «Йосыф һәм аның абыйлары» тетралогиясен иҗат итә.

Төрле чорда, төрле илләрдә яшәгән кешеләрне бу тарих нәрсә белән кызыксындырган соң? Кол Гали поэмасы күчерелмәләре нигә һаман да табылып тора? Татар гаиләләрендә борынгы заманнардан ук авылларда, шәһәрләрдә, гаилә әгъзаларының барысы да җыелып, чыра, керәчин лампасы яктысында, сулыш та алмыйча, Йосыф маҗаралары турында тыңлап утырулары нәрсәгә бәйле? Хәтта шигырьләрнең үзенчәлекле укылышы, үз мелодикасы формалаша.

Кеше тормышының мәңгелек проблемалары – мәхәббәт, сатлыкҗанлык, намуслылык, киң күңеллелек, түбәнлек, тугрылык, көнләшү – болар барысы һәр буынны борчыган мәсьәләләр. Яхшылык белән явызлык көрәше, яктылыкка, чисталыкка, бәхеткә, югары әхлакка омтылу. Гаҗәеп чибәр Йосыф, аның зирәклеге, сабырлыгы, гаделлеге, хис-кичерешләре, югары әхлакый сыйфатлары гына да таң калдыра.

Мөгаен, болгар-татар әдәбиятына нигез салучы Кол Галигә дә бу сыйфатлар тәэсир иткәндер. Әдип яшәгән вакытка игътибар итегез: 1183 – 1236 (1240). Ягъни ул Шәрыкъның мәшһүр шагыйрьләре Гомәр Хәйәм (1048 – 1123), Низами (1141 – 1209) белән – берникадәр соңрак булса да, бер чорда диярлек, Рудаки һәм Фирдәүсидән бераз иртәрәк яшәгән. Кол Гали тормышын һәм иҗат юлын өйрәнгән галимнәр фикеренчә, аның Көнчыгышның мәшһүр мәдәни үзәкләре – Хорезм, Герата, Мәккә, Сүриядә булуы очраклы түгел. Димәк, ул анда Шәрыкъның мәшһүр шагыйрьләре иҗаты белән таныша алган. Болар барысы да безгә Кол Галине Идел буеның гына түгел, Шәрыкъның мәшһүр мәдәнияте чорына кертү хокукын бирә.

... Тинчурин театры режиссёры менә шундый кеше иҗатына, шундый әсәргә алына. Һәр режиссерга хас булганча, Рәшит Заһидуллин әсәрдә иң элек үзен борчыган проблемаларны күрә. Спектакльдә мәхәббәт, тугрылык һәм сатлыкҗанлык темалары чагылыш тапса да, режиссёрны кешенең катлаулы язмышын җиңә алуы, тормыш тезгә суккан чакта бирешмәүче кеше мәсьәләсе күбрәк борчый. Кешенең үз-үзенә, үз көченә ышануы кызыксындыра. Режиссёр бу теманы тормышның төбенә төшеп тә, күтәрелә алган, алай гына да түгел, ил башлыгы булган Йосыф язмышы аша ача. Спектакльнең мажор нигезе, тамашалылыгы, музыкальлеге (композитор – Резеда Әхиярова, аранжировка авторы – Юрий Чаплин), биюләргә бай булуы, берникадәр әкиятилеге шуңа бәйле. Бу театральлек Заһидуллин тәмамлаган Вахтангов мәктәбе традицияләреннән дә килә. Театрның спектакль жанрын «риваять» дип билгеләве очраклы түгел.

Әлбәттә, театр поэманы тулысынча куя алмаган. Ул гаять зур. Шуңа да сюжет сызыклары һәм мәгънәләр өзек килеп чыкмасын өчен сюжетка, вакыйгаларга комментарийлар биреп торучы Чичән образы (Сәлим Мифтахов) кертелгән. Ул – мәһабәт гәүдәле, матур кыяфәтле, чал сакаллы карт. Аның төс-кыяфәте кулына каләм һәм кәгазь бите тоткан Кол Галинең үзен хәтерләтә. Тирән уйларына чумган Чичән спектакль барышында күренешләрне бәйләп тора, поэманың төшерелеп калдырылган өлешләрендә булган вакыйгалар турында сөйли, шунлыктан Йосыф тирәсендә барган күренешләрнең эзлеклелеге югалмый. Яшь Йосыф ролен Казан театр училищесы студенты Рәмис Кәримов башкара, геройның җитлеккән чорын Илфак Хафизов уйный. Йосыфның атасы Ягъкубның (Зөфәр Харисов) улы белән диалоглары тәэсирле яңгырый. Аның баласын ихлас яратуы, Йосыф өчен борчылуы, бәла киләсен сизенүе тоела. Йосыфның булачак тормышын хәбәр итүче төш күрү эпизодының символик яктан чишелеше табылган. Малай йокыга тала, ак җиңел тукымадан тегелгән киемнәр кигән, кулларына якты утлар тоткан фәрештәләр бии-бии сәхнәгә чыга, алар Йосыфны сак кына урап алалар...

Абыйларының Йосыфка хыянәт итү күренеше, геройларның тормышында киләчәктә булган башка вакыйгалар сәнгати-сурәтле итеп хәл ителгән. Идеянең сурәтләү чараларына бай булуы кызыклы сәхнә бизәлешенә бәйле (рәссам – Роман Моров). Сәхнә түгәрәгендә шактый биек тоташ корылма ясалган. Сәхнә әйләнә, төрле күренешләр ачыла. Озын, сикәлтәле чүл юлы, ерактарак – чүлдәге кое. Түгәрәк әйләнә, өстән ачык төсле ефәк тукымалар төшә һәм безнең каршыда – Зөләйха Йосыф өчен төзеткән зиннәтле сарай. Алга таба – яңа борылыш: рәшәткә, зиндан. Аннары: калкулыкта урнаштырылган тәхет – төп герой язмышының үзгәрүе – аның падишаһ булуы һ.б. Күренешләр барган урыннарның кинематографка хас тизлек белән алышыну алымы нәтиҗәсендә тамашачы спектакльне ахыргача кызыксынып карый.

Әйләнә торган түгәрәк – чүл буйлап гарәп киемнәре кигән төркем, өлкән абыйлары Равил (Ренат Шәмсетдинов) җитәкчелегендә Ягъкубның уллары бара. Барысы да бер генә хис – көнчелек, нәфрәт һәм төпчек энеләрен юк итү теләге белән яна. Араларыннан бер туганнары Йәһүдә генә (Зөлфәт Закиров) аерылып тора. Ул энесен кызгана. Актер җәлләү хисеннән, көчсезлегеннән үкенечле, җәберләнгән халәтен бик яхшы күрсәтә. Явыз Шәмгун (Рөстәм Гайзуллин), киресенчә, Йосыфны сөйми. Бертуктаусыз пычак уйнатып тора, уйлап та тормыйча энесен юк итәргә тәкъдим итә. Башкалар – җитез, яңгыравык тавышлы Гада (Артем Пискунов); шаян, көләч, мөгаен, вазгыятьнең бөтен трагиклыгын аңлап та бетерми торган Ашера (Булат Зиннәтуллин); шактый битараф Дана (Ирек Хафизов), Ләви (Харис Хөснетдинов), Яшь җәрә (Алмаз Фәтхуллин), Биньәмин (Тимур Баһаветдинов). Алар – массовка түгел, барысы да җанлы, ышандыручан, аларны күзәтү кызык. Спектакль ахырында алар янәдән сәхнәгә чыга. Әмма инде бөтенләй башка – ач һәм чарасызлыктан төшенке рухлы кыяфәттә.

Күренешләрнең эзлеклелеген аңлату өчен режиссёр (әлбәттә, автор буенча) спектакльгә эпизодик образлар кертә. Бу рольләрне гаять тормышчан итеп театрның өлкән буын артистлары башкара. Алар – Мисыр патшасы Мәлик Рәййан (Наил Шәйхетдинов), Зөләйханың ире Кыйтфир (Әнәс Галиуллин), Мисыр сәүдәгәре (Илгизәр Хәсәнов).

Персонажларның бөтен уйлары, хәрәкәтләре, Чичән комментарийлары бер ноктага барып тоташа һәм әсәрнең төп герое Йосыф белән – аның тормышы, холкы, кешеләргә, чынбарлыкка мөнәсәбәте белән турыдан-туры бәйле. Илфак Хафизов, поэма авторына ияреп, аны игелекле, сабыр, пакъ ниятле, тышкы кыяфәтен дә, эчке дөньясын да матур, сокландыргыч итеп күрсәтә. Шулай да яшь актерга героеның зирәклеген, камиллеген ачып бетерү авыррак. Бу Йосыфның идеаль камил герой булуына да бәйле.

Кол Гали әсәрендә Йосыф пассив, ул үзе башлап нидер эшләргә ашыкмый. Аның тормыш юлын искә төшерик. Йосыфны коега аталар, әмма ул аннан үзе чыкмый – аны чүл буйлап баручы Мисыр сәүдәгәре коткара. Йосыфны кол итеп сатканнан соң ул озак еллар шулай коллыкта яши бирә. Зинданда ул 12 ел үткәрә. Ниһаять, җиде симез һәм җиде ябык сыер турында төшләрен ачып биргәне өчен фиргавен аны азат итә. Шуннан соң күтәренке, дәртле көй яңгырый башлый – Йосыф патша була. Финалда гына ул башлык буларак үз акылын, намуслылыгын, кешеләрне яратуын ачып бирә. Ягъни поэма герое характерының төрлелеген, тормыш позициясен, активлыгын күзәтеп булмый. Поэма авторы әйтүенчә, аның язмышы белән тулысынча Аллаһы Тәгалә идарә итә. Мондый геройларны яшьләргә түгел, бай тәҗрибәле актерларга да уйнау бик авыр.

Йосыфның ихтыяр көче спектакль барышында бер генә тапкыр – ир хатыны булган Зөләйханың аның белән булу омтылышын читкә кагу күренешендә генә ачыла.

Спектакльдә Зөләйха ролен башкаручы актрисалар (Лия Вильданова, Резедә Сәләхова) өчен Йосыфны шашып яратуларын күрсәтү генә түгел, героиня тормышының төрле этапларына бәйле характер үзенчәлекләрен ачып бирү дә мөһим булып чыкты. Менә ул – зифа буйлы, бай киемнәргә төренгән яшь хатын Йосыфны кызыктырырга омтыла. Моның өчен ул хатын-кыз хәйләләрен эшкә җигә: әле шәрыкъ биюен башкара (хореограф Мария Лазукова), әле Йосыфка сарыла, мәхәббәт аңлата. Еллар үткәннән соң картайган, хәерчелеккә төшкән, ертык киемнәргә төренгән Зөләйха сөйгәне янына килә, мескен тормышын бәян итә.

Йосыфның мәхәббәте аны яшәртә, ул яңадан элекке Зөләйхага әйләнә, яраткан кешесенә кияүгә чыга.

Сәхнәдә утлар, фанфаралар яңгырый, барлык геройлар да югары калкулыкта басып торучы Йосыф тирәсендә җыела. Финал. Ул яхшылыкның өстенлеген искәртә.

 

«Сәхнә», 2013, №1 (гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк