Логотип
Архив Материалов

Югалту!

Танылган театр тәнкыйтьчесе, Россия һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Гөлсем Болгарская», «Габдулла Шамуков», «Халык артистлары» китаплары  авторы, вакытлы матбугат битләрендә...

Танылган театр тәнкыйтьчесе, Россия һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, «Гөлсем Болгарская», «Габдулла Шамуков», «Халык артистлары» китаплары  авторы, вакытлы матбугат битләрендә үткен каләме белән сәнгатьне яктыртып барган мәкаләләр авторы Дания Әхәт кызы һәрвакыт актив тормыш рәвеше белән яшәде.
Дания Гыймранова Татарстан Республикасы театрлары үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Ул башкала театрлары белән генә кызыксынып калмыйча, Кама аръягы театрларына да зур игътибар күрсәтте, Минзәлә һәм Әлмәт театрлары монографияләрен әзерләде. Тормыш иптәше - тарихчы Рөстәм Габәши белән кызлары Айгөлне тәрбияләп үстерде. Айгөл Габәши бүгенгесе көндә сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе, Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр.
        «Сәхнә» журналы коллективы ихластан Дания Гыймранованың туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк