Логотип
Архив Материалов

«Юллар, юллар...»

Бу бəйрəмгə атап театрның үткəне, бүгенгесе һəм килəчəген чагылдырган «Юллар, юллар...» дип аталган махсус программа əзерлəнде. Салават театры күпсанлы кунакларны ихлас сөенеп каршы алды. Театрны...

Бу бəйрəмгə атап театрның үткəне, бүгенгесе һəм килəчəген чагылдырган «Юллар, юллар...» дип аталган махсус программа əзерлəнде. Салават театры күпсанлы кунакларны ихлас сөенеп каршы алды. Театрны зур бəйрəме белəн котларга килүчелəр арасында: Башкортстан Республикасы мəдəният министры урынбасары Шамил Абдразаков, Дəүлəт Җыены – БР Корылтае депутаты Эльвира Юнысова, СССРның халык артисты Гөлли Мөбəрəкова, республика театрлары җитəкчелəре, режиссёрлар, актёрлар, драматурглар, рəссамнар, композиторлар һəм, əлбəттə, театрның яраткан тамашачылары.

Проектның масштаблылыгына карамастан, ул иң якыннар гына җыела торган юбилей кичəсе буларак узды. Шулай килеп чыкты ки, кунакларның барысының да юбиляр театр белəн бəйлəнеше бар иде: кемдер иҗат юлын монда башлаган (Салават театрын юкка гына «кузница кадров» дип атамыйлар: андыйлар бəйрəмдə бик күп булды), кемдер иң яхшы иҗади проектларын нəкъ Салават театры сəхнəсендə тормышка ашырган, ə кемнəр өчендер бу театр – якын яраткан шəхеслəр: Зəкия һəм Ибраһим Əхмəровлар, Хəй Фəхриев, Газизə Насыйрова, Ким Надыршин, Фəйзулла Бəхтияров, Рəйсə һəм Вазыйх Сайфуллиннар, Рим Баянов, Флюра һəм Риф Мөҗəһитовлар, Флюра Нигъмəтуллина, Галия Əмирханова һ.б. белəн бəйлəп торучы.

Бəйрəмнең хуҗасы, театр директоры Наилə Сəфəрголова кунакларны «Юрмат җирлеге» мемориаль комплексы янында ук каршы алды. Ул, бөтен коллектив исеменнəн 1956 елда ук театрны үзенə сыендырган Юрмат җиренə рəхмəт белдереп, чəчəклəр куйды.

Тантаналы кичə көнендə рəсем галереясында махсус күргəзмə əзерлəнгəн иде. Кунаклар театр тарихын чагылдырган дəүлəт органнары карарларын, башка рəсми документларны, программкалар һəм афишаларны, костюмнарны, сəхнə бизəлеше эскизларын, декорация макетларын, реквизитларны һəм күпсанлы фотографиялəрне күрə алды.

Театр ишегалдында кунаклар бəйрəмнең, мөгаен, иң дулкынландыргыч мизгеленең шаһитлары булды. Бөек Ватан сугышы вакытында театрны саклап кала алган җиде актрисага мемориаль таш ачылды. Алар: Зəкия Əхмəрова, Газизə Насыйрова, Шəрифə Мөхəммəдиева, Гөлсем Миркасыймова, Нəкыя Алтынбəкова, Айсылу Ганиева һəм Нəгыймə Дəүлəтшина.

Мемориаль ташны ачканнан һəм чəчəк куйганнан соң кунаклар юбилей кичəсен тамаша кылу өчен театрга керде. Фойеда театрның иң яхшы спектакльлəренə багышланган фотокүргəзмə əзерлəнгəн иде.

Җылы котлау сүзлəре бу көнне театрны яшəтүче һəр кеше өчен яңгырады. Директор, актёрлар, вахтёрлар, автомобиль йөртүчелəр... Театр хезмəткəрлəре БР мəдəният министрлыгының, БР Дəүлəт Җыены – Корылтайның, Салават шəһəр округы администрациясенең, Салават шəһəре мəдəният бүлегенең шəрəфле грамоталары һəм рəхмəт хатлары белəн бүлəклəнде. БР мəдəният министры урынбасары Шамил Абдразаков актёр Фатыйх Кульсаринга – Башкортстан Республикасының атказанган артисты, рəссам Альберт Нестеровка – Башкортстан Республикасының атказанган сəнгать эшлеклесе исемнəре бирелүен хəбəр итте. Тамашачы бу яңалыкны көчле алкышлар белəн каршы алды.

Бəйрəм бик күңелле узды. Сиксəн еллык иҗат дəвамында тупланган казанышлар шаккаттыра, яңа буынга ялкынланып иҗат итəргə этəргеч бирə. Дəвамлылык – Салават театрының матур традициясе. Иҗат итү телəге бик көчле, мөмкинлеклəр – чиклəнмəгəн. Озын иҗат юлында театрга иҗади бəхет телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк