Логотип
Архив Материалов

"Йөзек кашы"

Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Резеда Ахиярова. Иң беренче чиратта, Фатих Хөсни әсәре үзе игътибарны җәлеп итә. Бер яктан караганда, бу тарихи ә...

Спектакльнең режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Резеда Ахиярова. Иң беренче чиратта, Фатих Хөсни әсәре үзе игътибарны җәлеп итә. Бер яктан караганда, бу тарихи әсәр. Сугышка кадәрге татар авылы тормышын, чор мохитен, социаль үзгәрешләрне чагылдыру аңа шул заманны сагыну хисләрен өсти. Икенче яктан, бу гап-гади авыл егете Айдарның алма сатучы кызы Вәсиләгә булган хисләрен бик төгәл, ихлас, эзлекле рәвештә күрсәткән психологик әсәр. Ике төп герой да, һичшиксез, темпераментлы, үзенчәлекле характерга ия. Ләкин сөйгәне белән кавыша алмаган Айдарның мәгънәсез гамәлләренең сәбәбе холыктан бигрәк хисләре кайнарлыгына бәйле. Айдарның хатын-кызга үзенчәлекле мөнәсәбәте бу образга җылылык һәм шигърилек, ә бөтен спектакльгә эчке төгәллек һәм илһамлану тойгыларын өсти.

Бу үзенчәлек «Йөзек кашы»н милли сәхнәләрдә баручы татар авылы турындагы башка спектакльләрдән аерып тора. Аларда бөтен егетләр дә үз-үзләренә ышанган, кызу канлы була; кызлар турында аек акыл белән фикер йөртә; тормышларын килешле итүгә ныклап алына. Ягъни киләләр, иң чибәр, тыйнак, уңган-булган кызны сайлап алалар, матур сүзләр әйтәләр дә алып китәләр. Нәтиҗә алдан ук билгеле. Гадәттә, шул гадилеккә бераз гына романтика өстәлә. Бәлки кайчандыр, революциягә кадәр, чыннан да нәкъ шулай (ә бәлки гадирәк тә) булгандыр – кызу эш барышында хисләр турында озаклап уйланып торырга вакыт юк. Ләкин бүген мондый самимилек, дөресрәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гадиләштерү күп тамашачыда үзеннән-үзе ризасызлык тудыра. Мондый спектакльләрне тамашачы әкият караган сыман күзәтә. Бу очракта күнегелгән музыкаль һәм хореографик күренешләр тамашаны матурлый, ләкин бик примитив итә. Бүген мәхәббәткә җиңел һәм рациональ караш үткәндә калды, дип кистереп әйтергә теләмим. Хәтта киресенчә – замана культурасы сексуаль ирекне һәрьяклап пропагандалый. Ләкин югары сәнгать өчен һәрвакыт чын, тирән, катлаулы хисләр мөһим булды.

Айдарның Вәсиләгә булган хисләре ирләрчә үк булмаган шагыйранә. Ул сөйгән ярын сыман илаһилаштыра. Егет күңелендәге гади хисләр кыюсызлык һәм табыну белән көрәшә. Күп ир-атлар өчен мәхәббәт, иң беренче чиратта, башы һәм ахыры булган, һәрчак яңарып торган матавык кына. Шигъри җанлы кешеләр өчен мәхәббәт, җан халәте буларак, гади талпынышларга югары мәгънә, тормышка реаль булмаган, тылсымлы яктылык өстәүче хис буларак кабул ителә. Айдарның, төрле сәбәпләр табып, үз бәхетеннән үзе качуы аның кызу канлылыгына һәм каршылыклы холыклы булуына бәйле түгел. Ул бары яшәү мәгънәсенә әйләнгән мәхәббәтен югалтудан курка. Ул үзенең хыялын, романтик саташуларын, шашкын хисен канәгатьләндереп, күктән җиргә төшәргә теләми. Бу яктан караганда, әсәрнең конфликты гомумиләштерелгән, фәлсәфи характерга ия булып чыга. Бу хыял һәм чынбарлык, шигърият һәм проза, романтика һәм көндәлек тормыш арасындагы мәңгелек каршылык. Шуңа да спектакль заманча яңыграш ала: әлеге проблеманың вакыт һәм ара чикләре юк.

Режиссура дә үзенчә кызыклы. Мин аны тулысынча яшь режиссерның үзенеке дип әйтмәс идем. Лилия Әхмәтова сәхнә әсәренә башка режиссерларның алымнарын да кертә. Спектакльне караган вакытта үзеннән-үзе Ф.Бикчәнтәев, Р.Әюпов, А.Әбүшаһмановның элегрәк куйган спектакльләре белән охшашлык эзләнә. Алар арасында – «Ромео һәм Джульетта», «Көз», «Шулай булды шул», «Остазбикә», «Сөннәтче бабай», «Озын-озак балачак»... Гомумән, мин моны начар дип уйламыйм. Яшьләр, һичшиксез, элгәрләреннән өйрәнергә, сәхнә сурәтләү чараларыннан файдаланырга, иң яхшыларын аерып, киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бу табигый процесс. Әлбәттә, башка кешенең тәҗрибәсен дөрес файдалану өчен үз сәнгати фикерләвең, иҗади тоемлавың һәм сәләтең булырга тиеш.

Күп тәнкыйтьчеләр Ф.Бикчәнтәев режиссурасына «трансцендентальлек» (тойгылар дөньясы аша фикерләү) хас диләр. Моның ни нәрсә икәнлеген тиз генә аңлатып бирүе дә кыен. Күрәсең, ул сәхнә хәрәкәтләренең шулкадәр көчле, гипнотик йогынтысыдыр, тамаша кылган вакытта кайда төш, кайда өн, кайда театраль шартлылык булуын тиз генә аңлап бетерә дә алмыйсың. Күренешләр, тавыш, актерлар энергетикасы тамашачының эчке аңына сеңеп, озак елларга бик көчле театраль тәэсир булып калалар. Бу комплекслы күренеш. Монда иң мөһим рольне актер – аның пластикасы, интонациясе, хис-тойгылары, образлылыгы уйный. Шуны аерып әйтергә кирәк: бу күбрәк профессиональ техника түгел, ә актерның үзен сәхнәдә иркен тотуы, үз көченә ышануы. Л.Әхмәтова куелышында андый моментлар бар. Шәфкать туташы (М.Шәйхетдинова), Кызыл мыек (Илдус Габдрахман) образлары, Сабан туе, кызларның чишмә янындагы күренешләре табигыйлык, шигърилек белән тамашачы игътибарын җәлеп итә, ләкин әлегә бик үк шома бармаган спектакльдән аерылып торалар.

Башкаручыларга килгәндә, аларның уенында берникадәр киеренкелек сизелә. Алмаз Сабирҗанов өчен Айдар роле – Камал театры сәхнәсендә беренче төп роль (үз вакытында ул Р.Батулла әсәре буенча «Кичер мине, әнкәй» мелодрамасында катлаулы яшүсмер ролен уңышлы башкарган иде). Бу рольгә ул бик җитди һәм җаваплы алынган. Вакыт үтү белән, күбрәк уйнаган саен актерның үз-үзенә ышануы артыр, дип уйлыйм. Вәсилә ролен башкарган Гөлчәчәк Гайфетдинова – театрның алдынгы яшь актрисалары рәтендә. Ул инде күп кенә баш рольләрне башкарды. Ләкин аның тәҗрибәлелегенең кире ягы да бар – уенында кабатлаулар һәм штамплар да күренгәли. Бу дуэтка тирәнлек, табигыйлык өстендә эшләргә җирлек бар. Хәер, бу башка актерларга – Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаровка да кагыла. Аларның уенына эчке энергетика җитенкерәми.

Эпик проза әсәрен сәхнәләштерү – һәр режиссер өчен зур сынау. Лилиянең повестьнең шигърилеген саклап, аны сәхнә сурәтләү чаралары ярдәмендә ача белүе бик мөһим. Һичшиксез, аңа бу эштә рәссам Б.Ибраһимов, композитор Р.Ахиярова, пластика буенча режиссер Н.Фәтхуллина бик нык ярдәм иткәннәр. Гомумән, яшь режиссерны бу зур эше белән котларга һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләргә кирәк.

«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк