Логотип
Архив Материалов

"Мөселман киносы" мөселманчамы?..

Ләкин ни хәл итәсең, без бүген төрле диннәр эчендә генә түгел, мөселманнар инанган исламда да бүленеп беттек: ислам диненең үзендә генә дә 25 юнәлеш бар: бер-берсен инкяр итүче, өнәмәүче юнәлешләр х...

Ләкин ни хәл итәсең, без бүген төрле диннәр эчендә генә түгел, мөселманнар инанган исламда да бүленеп беттек: ислам диненең үзендә генә дә 25 юнәлеш бар: бер-берсен инкяр итүче, өнәмәүче юнәлешләр хакында сүз бара. Казанда быелның сентябрь аенда узачак «Мөселман киносы» фестивале алдыннан матбугат өчен кайбер фильмнарны тәкъдир итү булды. Ошбу фильмнар диннәр нигезендә булган «адәм арасында ярату, хөрмәт, ихтирам, диннәр арасында дуслык» фәлсәфәсен никадәр ача алыр, яки бу хәл киресенчә булырмы? Азәрбайҗан режиссеры Актай Мир-Касыймның «Үткәннәрдән хатлар» фильмына әнә шундый уй-фикерләр белән килдек.

Бер караганда, кино белән шаккатыра торган заман түгел дә: мөселманныкымы ул яки христианныкымы!.. Икенче яклап фикер йөртсәң, кино прокаты бик нык үскән заманда яшибез, кино актерлары халык арасында бик популяр. Күңелдә бер шик яши: болай барса, кайберәүләр кино артистларын пәйгамбәрләр урынына кабул итә башламаслармы? Рәсәй каналларында көне-төне әйләндерелә торган «милиция-полиция» турындагылары, мәсәлән...

Шөкер, хәзер ел саен Татарстаныбызда уза торган «Мөселман киносы» фестивальләре әлеге шикләрне юкка чыгарырга ярдәм итә шикелле. Беркадәр, әлбәттә... Шул «беркадәре» дә җитеп ашкан дип тынычланып, мәсьәләгә аерым-аерым тукталу зарур булыр.

Фильмда сүз Азәрбайҗандагы җирле немецларны депортацияләү ачысы хакында бара, кыскасы, аргумент бик көчле: «Немец милләтеннән булган Гитлер Советлар иленә каршы сугыш башлады, моңа бер Гитлер гына түгел, бар немец халкы гаепле, сез – сөргенгә, җәһәннәмгә олактырылырга тиешле милләт!» Сюжетка үзеннән-үзе дин мәсьәләсе дә килеп керә: азәрбайҗан ислам динендә, немец христиан һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр. Ахырда Ходай Тәгалә адәм пәйгамбәренә иңдергән гомумкешелек сыйфатлары барыннан да көчлерәк булып чыга!

Бу урында ике җөмлә белән генә эчтәлекне шәрехләп үтик. Җирле немецларны депортацияләгән вакытта, КГБ офицерларына милләте белән немец булган Маркус атлы адәм ярдәм итеп йөри. Аны, әлбәттә, азәрбайҗаннар үзләре дә яратмый, немец кардәшләре исә бөтенләй күралмый торганга әйләнә. Гюнтер атлы немец кешесе картлык көнендә үзенең оныгына, Азәрбайҗанга барып, шул сатлык адәмне табарга һәм йөзенә төкерергә куша. Икенче теләге – аларны куып алып киткән чагында, яшьтәшләре – әзербайҗан дуслары озатып кала, шулар арасында Сәлмән атлы егет Гюнтерның якын дусты була. Сәлмән, шул чакта исән-сау булып, еллар үткәч, очраша калсак дигән максаттан, алардагы гадәт буенча, җир астына читүк шешә белән шәраб күмгән була. Гюнтер картның бер генә йотым булса да шул тарихи эчемлектән авыз итәсе килә.

Әлбәттә, иң тетрәткәне – ул депортация. Төрки халыклар белән бергә башка милләтләр дә кичерә бу фаҗигане!.. Казан татарларын да шундый язмыш көтеп торганын беләбез, бары тик бәхетле очрак кына коткарып кала! Кардәшләребез кырым татарлары хакында сөйләп тә торасы юк: аларның язмышлары әле һаман сәясәт давылы кочагында!.. Бу коточкыч фаҗига нигездә төрки халыклар җилкәсенә төште дисәң, дөрес булыр. Мөселманнар, ислам дине тарафдарлары җилкәсенә... «Мөселман киносы» фестивалендә бу тема күтәрелү аеруча отышлы. Ауропа сәясәтенең тукмак башын үз кулында тоткан Алманиядә немец халкына да күрсәтелергә тиешле бу фильм!!! Югыйсә, «Патшаларның», олигархларның, бер катламдагы аерым бер төркемнең миллионнар язмышы белән уйнарга ни хакы бар?! Канцлер Меркель, бәлки, ошбу фильмнан соң бүгенгесе көндә Украина җирендә бер гаепсезгә кырылган йөзләрчә гади халыкның (Анда руслар белән бергә бихисап татар гаиләләре дә бар! Ул вакыттагы урыс сәясәте милләттәшләребезне, күпләп үз җирендәге шахталарга куды лабаса! Аннан соң бу кан коеш бүген бер яктан олигархларны баетса, икенче яктан ул кемнәрнеңдер ил халкы, горур хәерче халкы алдында, иманым камил, дәрәҗәсен күтәрә! ) язмышы хакында да уйлана башлар иде!

Аерым бер төркемнең миллионнар язмышын хәл итүе хакында югарыда фикер әйттек. Шәрехләп китик. Аерым түрәләр ихтыяры белән халык кадәр халыклар кырыла, үтерелә, суела, юкка чыгарыла! Нишләп моңа һаман чик куя алмыйбыз соң?! Кайчан котылырбыз икән коллык психологиясеннән?!

 

Халык үз тилесен үзе сайлый,

диләр,

Шул тилегә баш кына була

белмиләр.

Тегесе тигәнәк буе

сикергәндә,

Итәгеннән тартыйкчы

шуның, димиләр...

 

Минем уйлавымча, ошбу фильмның техник яктан шактый кайтыш булуы да төрки, мөселман халыкларының кино индустриясе тарихы булмаганлыгын раслый. Мөселман, төрки кавем булганнары өчен аларга мондый мөмкинлек бирелмәде! Аларга андый мөмкинлек электән булмады!.. Хәзер дә әллә нинди алга китеш күренми шикелле. Баздан чыксак, сазга батабыз, саздан котылуга, караңгы баз авызы көтеп торган кебек... Чөнки кино сәнгатен дә, сәнгатьнең, әдәбиятның башка төрләре шикелле өч көн эчендә генә үстереп булмый, аның бай традицияле тарихы булырга тиеш. Бездә: «Дәүләтең булса, кино төшереп була!» – дигән фикер йөри. Каршы килмим, дөрес бу. Азәрбайҗанның дәүләте бар, бу төрки туганнарыбыз, Аллага шөкер, хәзер дәүләтле халык. Юкса мондый фильмнар белән дөнья фестивальләрендә катнаша алмаган булырлар иде.

Язмамның башында Коръәннән аять китергән идем. Кем әйтмешли, «Бог един, нет Бога, кроме Аллаха!» Аллаһ барлык милләтләрне дә, шул исәптән барлык расаларны да тигез итеп күрә. Бу кешелекле, кыйммәтле фикер Коръәнебез аятьләрендә генә түгел, хәдисләребездә дә ачык чагыла. Әлеге фильмда да шул ук хәл күзәтелә. Гади халык «синең динең мондый, минеке тегенди» дип, беркайчан да үзара талашмаган! Төрки азәрбайҗан христиан немец белән дус, христиан грузин төрки, мөселман белән дус, ярдәмчел! Дин, кызганычка каршы, без алда язган аерым катлам кулында сәясәт күсәгенә әйләндерелде! Ошбу мөселман киносы шул хакыйкатьне чагылдыруы белән, чынлап та, мөселманча булуын раслый!

Әлбәттә, киләчәктә фестивальдә ислам дине ярдәме белән һәм дә Ходай Тәгалә ихтыяры илә милләтләр арасында бүген барган ызгыш-талаш, төрле канкойгыч сугышларның чын асылын ачкан фильмнарны күбрәк күрәсе килә. «Без – мөселманнар, үз динебезнең таралуын, мәшрикъ-мәгърибкә нуры төшеп, яктыртып торуын телибез вә бу дингә ияргән халыкларның бәхет-сәгадәтле булуларын өмет итәбез», – дип яза атаклы галимебез Ризаэддин Фәхреддин.*

Югыйсә, ошбу фильмнан күренгәнчә, мөселман дөньясы нинди рухи байлыкка ия: үткәнне хөрмәтләү, олыны олы, кечене кече итү ята ул байлыкның нигезендә! Төрки халыкларның (нигездә мөселманнар) кинотеатрына мелодрама, музыка сәнгатенә пентатоника, рәсем сәнгатенә символлар, орнаментлар хас! Бу – аның бөеклеге, колач җитмәслек байлыгы һәм көче! Мөселман төркинең рухын әнә шул билгели!

 

Начар арба юл боза, яман

түрә ил боза.

Зур халыкның үткәннәрен

җиде ятлар яза.

«Кол гасырлар» итәгемнән

тарта торгач, күптән

юк идем, мөселман өммәтем

булмаса таза!..

 

Кинога картина-фильм дип кенә карарга ярамаганлыгын, – бигрәк тә мөселман киносына, – без тагын бер кат инандык. Укучым! Синең белән шул хакыйкать хакында бары фикеремне генә уртаклашасым килгән иде...

 

* Р.Фәхреддин. «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе – Казан: «Рухият» нәшр. 2005. – 4 нче бит.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк