Логотип
Архив Материалов

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

  «Спектакль - ел вакыйгасы» «Җәлил» операсы (Нәҗип Җиһанов). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.   «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы актриса» Гү...

 

«Спектакль - ел вакыйгасы»

«Җәлил» операсы (Нәҗип Җиһанов). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

 

«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы актриса»

Гүзәл Шәмәрдәнова. Түбән Кама Татар дәүләт драма һәм комедия театры («Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектаклендә Мария роле өчен).

 

«Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы актер»

Сергей Заболотский . «Мастеровые» Чаллы театры («Забыть Герострата» спектаклендә Герострат роле өчен).

 

«Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы актриса»

Миләүшә Шәйхетдинова. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры («Үлеп яратты» спектаклендә Наҗия роле өчен).

 

«Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы актер»

Евгений Федотов. «Мастеровые» Чаллы театры ((«Забыть Герострата» спектаклендә Тиссаферн роле өчен).

 

"Дебют"

Рафил Галимуллин. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры. ("Зәйтүнәкәй" спектаклендә Тукай роле өчен).
Ильяс Закиров. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры. ("Бер картлыкта, бер яшьлектә" спектаклендә Исрафил роле өчен)

 

«Намус һәм тугърылык»

Шәүкәт Биктимеров. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

 

«Иң яхшы курчак театры актрисасы»

Рәмзия Фәйзуллина. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры («Су анасы» спектаклендә Су анасы роле өчен).

Ева Минһаҗева. Чаллы Рус дәүләт курчак театры («Сказка о мертвой царевне и 7 богатырях» спектаклендәге хикәяләүче һәм хатын-кыз рольләре өчен).

 

«Музыкаль театрда иң яхшы башкаручы»

Руслан Савденов. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры («Анюта» спектаклендә Модест роле өчен).

 

«Актерлар ансамбле»

«Зәңгәр шәл» спектаклендә Ишан хатыннары рольләрен башкаручы актрисалар: Фирая Әкбәрова, Раушания Юкачева, Люция Хәмитова, Ләйсән Рәхимова. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

 

«Иң яхшы тамашачы»

Лотфулла Шәфигуллин. «Таттелеком» ААҖ генераль директоры. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тамашачысы.

Илшат Мингәрәев. «Хәзинә» газетасының баш редакторы. Әлмәт Татар дәүләт драма театры тамашачысы.

 

Жюриның махсус бүләкләре

Михаил Галицкий. В.Качалов исемендәге зур рус дәүләт академия театры. («Роковые яйца» спектаклендә профессор Персиков роле өчен).

Николай Андреев. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының оркестр директоры. (Театр сәнгатенә тугъры хезмәте өчен).

«Зәңгәр шәл» спектакле. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. (Татар классикасының заманча укылышы өчен)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк