Логотип
Архив Материалов

Җырчыларга кушам ат

Аларны истə калдыру бүген зур проблема. Əлеге «көнүзəк» мəсьəлə турында моңарчы да язгаладым. Бу юлы да шул тирəдə бөтерелермен. Кешегə кушамат тагу – татарның элеккедəн килгəн гүзəл бер гадə...

Аларны истə калдыру бүген зур проблема. Əлеге «көнүзəк» мəсьəлə турында моңарчы да язгаладым. Бу юлы да шул тирəдə бөтерелермен.

Кешегə кушамат тагу – татарның элеккедəн килгəн гүзəл бер гадəте. Элек авылда кушаматсыз кеше булмаган. Бигрəк тə исемеңне башка кеше белəн бүлешə торган булсаң – беттең, кушаматлы булуыңны көт тə тор! Кемгəдер кушамат индивидуаль рəвештə тагылган, кемгəдер – нəсел мирасы булып. Хəзер авылларда бу гадəт бетеп килə (хəзер авылларда кеше бетеп килə дисəң, дөресрəк булыр). Əмма бу матур традицияне эстрадада дəвам итəргə була бит! Лилия, Лəйсəн, Гөлнара, Илназ, Илдар, Илнурларны, ниһаять, аера башлар идек. Хəер, күбесе инде бездəн җитезрəк булды: үзлəренə-үзлəре кушамат тактылар: ИлСаф, Илназар, Илгəрəй һ.б. Эстрадада бу псевдоним дип атала, татарча итеп əйтсəк, тəхəллүс. Əмма үз-үзеңə кушамат тагу бик үк гадел түгел. Ə, бəлки, тамашачы сине башка исем белəн күзаллыйдыр?

Төрле тамашачыдан «əй, теге чикерткə», «тагын теге озынборын чыккан», «яратмыйм шул «мөгри»не» кебегрəк сүзлəр ишетергə туры килə. Күп кенə җырчылар теге яки бу гаилəдə билгеле бер кушаматка ия. Əмма бу атамалар киң җəмəгатьчелеккə чыга алмый. Ə бит чыкса, бик уңайлы булыр иде. Əйтик, клип башлана, титрларда язу: «Татар халык җыры «Күбəлəгем-түгəрəгем». Башкара Кылый Бозау». Сразы истə калачак!

Кушамат дигəннəн, кайбер җырчыларда ул бар инде. Яки булган. Айдар Галимовны армиядə Татарин дип йөрткəннəр, Салаватны яшь чакта Басмач дип, Хəния Фəрхи – Хай-Фай. Җырчылар кушаматлы булудан җирəнмəсен берүк. Əнə, зур түрəлəр дə җирəнми бит, күбесенең кушаматы бар. Əйтик, «кичə телевизордан Бабай чыгыш ясады» дигəнгə «кайсы бабай?» дип җавап бирсəң, сине аңгыра диячəклəр. Бабай ул и в Африке Бабай! Бу кушаматы турында үзе дə ирония белəн күп тапкырлар сөйлəгəне бар.

Кушаматның төрле формасы бар. Сайлау мөмкинлеге бик зур. Əйтик, татар авылларында элек «фəлəннең фəлəне» дигəн формулалы кушаматлар киң таралган булган. Алар кызның әтисе яки ире исеменə бəйле: Вəли Мəрзиясе, Госман Гайшəсе, Мəхмүт Суфиясы һ.б. Бу формуланы эстрадага күчерү аеруча актуаль. Бүген бик күп чибəр кызлар сəхнəгə үзлəренең бай ирлəре яки сөяркəлəре хисабына менде. Алар җырлаганда сəхнəдəн, əйтерсең, «раскруткага» киткəн акчалары моң булып агыла. Тамашачы да дурак түгел, кемнең кем икəнен белə. Сары матбугат бездə бик тырыш бит, «сарафан-FM» да сөйлəп тора. Шуңа күрə, югарыда телгə алган җырчыларга кемнең акчасын туздыруга карап, кушамат тагарга кирəк. «Кайсы фəлəн ул?» «Соң, төгəннең фəлəне ич инде!». Бар да аңлашыла шунда. Бар да урында.

Кыскасы, җырчыларга кушамат кирəк бүген. Бу «көнүзəк» мəсьəлə! Безгə аларны истə калдыру җиңелрəк булыр, ə аларны халыкка якынрак итəр. Əлбəттə, бу язмамдагы фикерлəрем ярымшаяру иде. Татар җырчылары яхшымы, начармы – иң мөһиме, булсын алар. Сəхнəдə кемне калдырасын ахыр чиктə тамашачы хəл итə бит. Композитор һəм шагыйрьлəр матур җырлар иҗат итсен, сəхнə амбициялəре ташып торган егет-кызлар шул əсəрлəрне хит итəргə азаплансын. Ə кушаматларын гына табар идек əле...

 

«Сәхнә», 2013, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк