Логотип
Архив Материалов

Җырчының шрамы булырга тиеш

Татар шоу-бизнесында бүген берәүләр әйтүенчә – 400, икенчеләр фикеренчә 700 җырчы исәпләнә. аларны ничек истә калдырырга? җырчы ничек кенә яхшы җырламасын, чибәр булмасын һәм талант белән мөлдерә...

Татар шоу-бизнесында бүген берәүләр әйтүенчә – 400, икенчеләр фикеренчә 700 җырчы исәпләнә. аларны ничек истә калдырырга? җырчы ничек кенә яхшы җырламасын, чибәр булмасын һәм талант белән мөлдерәп тормасын – Шрамы юк икән, аңа халык күңелен яулау (хәтерендә калу дип укы) шактый авырлаша. Бу – бүгенге шоу-бизнесның кырыс кануны.

Нәрсә соң ул шрам? Сәхнә кешесенең тамашачы хәтерендә кала торган теге яки бу вак детале. «Ә-ә, бу теге зур колаклы, ә-ә, бу теге робот сыман йөри торган, ә-ә, бу фәлән авазны кызык итеп җырлый торган кеше бит», дип искә төшерсеннәр. Әлбәттә, «бик яхшы» һәм «шактый ук яхшы» җырчылар шрамнарга мохтаҗ түгел кебек. Әмма тамашачы буларак шуны сиздем: кайвакыт телевизордан теге яки бу яшь җырчы чыгыш ясый, тавышы супер, кыяфәте чибәр, тотышы менә дигән, әмма истә калырлык түгел. Җитмәсә, ахырдан титрлар чыга: Илдар, Илнар, Илнур яки Лилия, Эльвира, Эльмира кебек татарның иң популяр берәр исеме. Фамилияне әйтмим дә инде. Шулай булгач, җырчыны ничек истә калдырырга? Колхоз базарында дискын ничек сорап алырга? Җырлап күрсәтергәме? Бу вәзгыятьне аңлаган кайбер хәйләкәр җырчылар үзләренә псевдоним алды. Тәхәллүс, ягъни мәсәлән. Шулай итеп, татар эстрадасы Илсур Сафин, Айгөл Миншакирова, Илдар Мөбәрәкшин кебек җырчыларны югалтты. Аның каравы ИлСаф, Иркә һәм Мубай туды. Псевдоним да җырчының шрамы. Ул безгә аны танырга, истә калдырырга ярдәм итә.

Эзли китсәң, шрамнар легендар җырчыларыбызда да бар ул. Әйтик, Илһам ага Шакировның кулы белән җырлап бер мәлне шул кулын кире алырга онытып җибәрүе – үзе бер шрам. Әлеге күренеш җырчы имиджының аерылгысыз бер деталенә әверелде, ничәмә ничә пародистка азык бирде. Әгәр кулы җырлап тормаса яки, җырлап китеп, кинәт кире «кайтса», безнең алда чын Илһам Шакиров тормас иде кебек. Хәер, алар заманында җырчылар берничә генә иде. Аларны танутанымау проблемасы булмады. Бүген исә тамашачы мескен хәлдә. Чөнки башына 400-700 җырчы ишелеп төште. Аларны ничек аралап бетерергә дә, ничек истә калдырырга. Ә бит алар кастинглар, күпсанлы сайлаулар узып килгән бу сәхнәгә. Күбесе өчен продюсерлык үзәкләре инде зур акчалар түгәргә өлгергән. Әмма генераль контрактка кул куеп кына сәхнәдә генерал булырмын димә. Шрамың юк икән – беттең!

Егетләрне шрам бизи диләр. Димәк, җырчы егетләрне икеләтә бизи булып чыга. Әмма, кызганыч, татар сәхнәсендә чыгыш ясаучы күпчелек егетләрнең шрамнары юк. Алар өчен төп өлге – Салават абыйлары кебек җырлау. Һәм бу максатка ирешү юлында алар барысы да тигезләште кебек. Рәттә берсенең дә башы калкып тормый. Гәрчә заманында Салават үзе үк сәхнәгә берничә шрам белән чыккан иде. Иң истә калганы – сакау сөйләшүе. Махсус шулай кылана дигән сүзләр дә йөрде. Әгәр сакаулык чыннан да ясалма фишка булган булса, димәк, Салават шоу-бизнеста бик шәп стратег.

Стратег булу тамаша өлкәсендә генә түгел, эшмәкәрлектә дә бик мөһим. Әйтик, МММ финанс пирамидасы белән 90нчы елларда күпме кешенең башына җиткән Сергей Мавроди узган ел яңа пирамида булдырды. Һәр интервьюда, һәр чыгышында кулларын баш очына куеп сөйләде ул. Ни өчен? Алга таба шушы позаны халык истә калдырсын дип. МММ-2011нең уңышында бу шрамның да роле булгандыр, дип уйлыйм.

Кайвакыт шрамны кешегә Аллаһы Тәгалә үзе бирә,  әгәр инде бирмәгән икән – үзең уйлап табасың. Беркөнне су коенырга барган идек. Комлыкта бөдрә җирән чәчле бер егет күренде. Хәтта кашлары һәм керфекләре дә әфлисун төсендә. Ни кызык, узган елны аны шушында ук очраткан идем, хәтеремдә шундук калкып чыкты. Уйлап карагыз, бөтенләй чит кеше турындагы мәгълүмат башымда урын алып бер ел сакланган. Узган елны ул яныма килеп эндәшмәде дә, «Талбишек» дип җырлап та йөрмәде, әмма истә калган бит, шайтан алгыры. Чөнки бөтен кыяфәте – шрам. Бүген бу егетне сәхнәгә чыгарсаң, җырлый белмәгән килеш тә бик популяр булырга мөмкин. 

Менә шундый хәлләр. Инде яшь җырчыларга теләкләрем бар. Җырлагыз, биегез, татар сәхнәсендә яңадан-яңа үрләр яулагыз. Әмма шрам турында онытмагыз.

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк