Логотип
Архив Материалов

Җырлар чишмәсе

– Әйе, син дә Минзәләнеке бит әле... Шулай шул, татар әдәбияты, беренче чиратта, Арча һәм Минзәлә үстергән саф әдәби телле язучылар җилкәсенә таянып  үсә шул.   Арча ягыннан чыккан дистәл...

– Әйе, син дә Минзәләнеке бит әле... Шулай шул, татар әдәбияты, беренче чиратта, Арча һәм Минзәлә үстергән саф әдәби телле язучылар җилкәсенә таянып  үсә шул.

 

Арча ягыннан чыккан дистәләп әдипне барлап үткәннән соң, хәтерен барлый-барлый, Минзәлә төбәге биргән каләм осталарын саный башлады:

– Нинди генә жанр осталары юк икән сезнең яктан?! Рәхәт лирикалы, авылча фәлсәфәле Рәшит Гәрәй, тел байлыгы җәһәтеннән Фатих Хөснигә тиңләшердәй хикәяләр остасы Габделхәй Сабитов, сокланырлык романнар да язган җилле каләмле Газиз Мөхәммәтшин, драматург Галимҗан Сәгыйдуллин, аннан соң... теге... урыска әйләнеп киткән Ринат Суфиев кем әле... әйе-әйе, Роман Солнцев. Әнә, Салисә Гәрәева да әйбәт шагыйрә булып өлгерде. Рәкыйп Шәйхетдинов, мәсәлән, яхшы повесть һәм мәгънәле хикәяләр белән килгән иде әдәбиятка, ләкин иртә китеп барды дөньядан. Тагын яңа әдәби үсентеләр күп бит әле сездә. Зур куәт өстәде Минзәлә безгә шушы утыз-кырык елда, бик зур!

Шушы сөйләвендә ул Гөлшат апа Зәйнашева исемен телгә алуга ук рухланып китте:

 – Ходай аны бу дөньяга җыр чишмәсе итеп яраткан бит! Кайсы гына җыр текстын укып чыгуга ук күңелдә яңа көй уяна башлый. Шуңа күрә композиторлар аның тирәсенә елыша. Сара булып Сара аның һәр яңа шигырен свежий көе эләктерергә тырыша икән инде, юкка түгел бу! йөзләрчә җыры бар аның, һәм шуларның барысы да халык күңеленә килеп тоташа! драматик әсәрләре дә тамашачыларны тартып тора.

Әйе, бар иде Минзәләнең андый чаклары! Әле мин яшүсмер чакта ук шул шагыйрь һәм язучыларның миннән шактый өлкәнрәкләре бер-бер артлы да, икәүләп-өчәүләп тә кайтып төшәләр иде туган якка. Әлбәттә инде, иң әүвәл үзләренең беренче әсәрләрен дөньяга күрсәтеп куандырган район гәзите редакциясенә керәләр. Ә андагы бүлмәләрнең берсендә яңа гына урта мәктәптән чыккан мин дә утырам. димәк, шундый язучыларны мин дә якыннан күрәм! Ни хикмәттер, алар кайткач, Минзәләнең болай да саф һавасы тагын да сафланып китә иде сыман. Барысы да шат, иркен сулышлы, эчкерсезләр. Бер-берсенә дустанә төртмәле сүзләр дә ычкындырып көлешәләр. Җәй кайтсалар, һәркайсы табигать кочагына, бигрәк тә ык буена ашыгалар.

Армиядә хезмәт итеп кайкач һәм шул ук елны читтән торып университетка да кереп укый башлаган чагымда Гөлшат апа да берничә мәртәбә кайтты Минзәләгә. Шунысы елмайта иде мине шул күрешүләрдә: киемнәре дә гөл белән тукыган кебек иде Гөлшат апаның. җырларының да күбрәге табигать гүзәллеге турында булуын исәпләсәң, ул гелләрем генә гөлләр-чәчәкләр арасында җырлап йөридер-йөридер дә, шуннан соң редакциягә киләдер сыман тоела иде. Шунысын да белә идем инде: тууын Сарман районында туган булса да, әнкәсе исән килеш, ни сәбәптәндер, сабый чагында ук Минзәлә районының Югары Тәкермән авылындагы түтәе (атасының апасы) тәрбиясенә килеп эләгә. Шул авылның башлангыч мәктәбендә укыгач, җидееллыкны күршедәге Хуҗәмәт авылында тәмамлый, аннары Минзәлә педагогия училищесында белем алгач, Казан институтына китә. Бер сүз белән әйткәндә, Минзәлә җирендә тәпи басып, шунда үскән, канат чыгарган талант!

Бервакыт, керә-керешкә үк, өстәлем каршына килеп басты бу:

– Син нәрсә, егет, яшьтән үк санга сукмаска тырышасың Гөлшат апаңны. Яшь язучылар конференциясенә дә килгәнсең икән, университет сессияләрендә җәй, кыш урталарында ай буе Казанда ятасың икән. Ә якташ апаңа керү, хәлен белү ю-юк! Яшьтән үк эреләнә башлыйсың, ахры. Курыкма, Зиннур абыең, пырдымсызрак булса да, кеше килгәч тыела белә. Адресны язып ал, ичмасам!

– Анысын беләм, – дидем мин. – Ямская урамында, 8 нче йортта, ике катлы йортның икенче катында яшисез. Юлын да беләм.

Гөлшат апакаемның күзендә бихисап сорау билгеләре күренгәндәй булды:

 – Каян беләсең боларны?!

– Чөнки сездә булганым бар.

– Кемдер сөйләгән боларны сиңа. ләкин үзеңнең тупсабыздан да үткәнең булмады.

Ә мин, аның сүзләрен ишетмәгән дә кебек, үземнекен сөйли бирәм:

– Бер-ике төн кунганым да бар...Тәмам аптырады апакаем. Хәтта имән бармагын өстәлемдә биетеп алды:

– Җитте, Баттал! Хикәяләрең, шигырьләрең буенча юморлы-кызыклы фантазиягә бай икәнеңне беләм. ләкин мин синең белән кызык өчен сөйләшмим бу юлы. Булмаганны сөйләп утырма, яме.

– Валлаһи, кундым, Гөлшат апа! Ышанмасаң, фатирыгызда ниләр барын да, кайсысы ни төсле икәнен дә, кайдарак куелган булуын да сөйләп, сурәтләп бирәм.

Мин алар фатирындагы мохитне күз алдына китерерлек итеп тасвирлаганда, Гөлшат апа бөтенләй телсез калды сыман. Сүзем беткәч тә беравык өнсез утырды сыман. Аннан соң гына:

– Фәнзаман түгел, Фантомас син! Каян беләсең боларның барысын да?! Фотога карап сөйлисең кебек бит. җенме әллә син?! Ә-ә, мин югында Зиннур белән типтереп яткансыздыр әле фатирда.

– Юк, – дим, сүземнең серен озаккарак сузасым килеп. – Зиннур Гыйбадуллинны бөтенләй күргәнем юк моңа кадәр...

Түземе бетмәгәе, үпкәләп чыгып китмәгәе, дип, мин аңа берничә ай элек аларның фатирына кем белән һәм нинди сәбәп аркасында барып кергәнемне сөйләп бирдем.

«Кем» дигәнем Марс исемле үземнән дүрт-биш яшькә зуррак егет иде. воровский исемендәге совхозга командировкага баргач таныштым Марс Гаетов дигән ул егет белән. Рәхимле карашы, һәр сөйләгәненнән мәгънә, гыйлем сизелеп торган бу егет үзенең якты уйлары, кешелекле булуы белән сокландырды мине. Ул шушы совхозда баш агроном булып эшли икән. Хәтерем ялгышмаса, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында да лекцияләр укуын әйтте сыман. Тагын бер нәрсә ачыкланды: икебезнең дә якындагы Илеш районы кызларына өйләнергә йөргән көннәребез икән! Алай гына да түгел, аның служебный машинасына утырып, булачак кияүләр сурәтендә кәләшләребезнең авылларына да бергәләп киттек әле 1962 елның маенда! Ә инде берничә ай үтүгә, 1963 нең гыйнвар уртасында, тагын бер мәртәбә юлдаш булдык бу егет белән. Университетка  кышкы сессиягә бару өчен аэропортка менсәм, ни күрим, Марс та шунда. Аның да Казанга командировкасы бар икән. Көн буранлы булганлыктан, караңгы төшкәч кенә күккә күтәрелде безнең очкыч. Шактый очкач, җиргә кунаклады бу. И сөендек, Казанга килеп җиттек, ниһаять, дип. Ләкин, буранда буталган очкычыбыз Чистайга кунаклаган икән. Анда да сәгатьләр буе утыргач кына Казанга алып киттеләр. Төн уртасы булмады микән инде бу. Шунысы хәтердә, Казан урамнарында кешеләр күренми дә сыман, җәяүле буран гына йөри.

– Нишләрбез икән, Марс, – дим, – бу вакытта кунакханәләрдә урын да табалмабыздыр әле. Төне буе кунар җир эзләргә туры килмәгәе!

Марс, каршы искән җилдә сүзем ишетелмәс, дигәндәй, борылды да гадәтенчә тыныч кына әйтеп куйды:

– Безгә кунакханәнең кирәге дә юк. Гөлшат апаларда куначакбыз.

– Казанда апаң бармыни?

– Бар шул. Син дә беләсең аны – Гөлшат Зәйнашеваны.

Дөресен әйтим, шүрләп тә куйдым. Шулхәтле танылган шагыйрә өенә төн уртасында барып керү. Ай-һай! Үз туганын кабул итеп: «Ә син, энекәем, кайсы кишер яфрагы буласың инде?» – дип сораса, ишектән борып чыгарса? Очрашкан да, сөйләшкән дә юк бит әле, ичмасам. Ләкин Марска ияреп атлавымны дәвам иттем. Ниһаять, фатир ишекләре төбенә баскач, Марс кыңгырау төймәсенә бармагын терәде. Кыңгырау тавышы тышка да яңгырап чыкты чыгуын, әмма эчтә хәрәкәт сизелмәде. Тагын, тагын да басып карады төймәгә, ишек ачучы булмады. Шулчак күрше фатир ишеге ачылып, аннан бер хатын чыкты:

– Ә-ә, Марс килгән икән. Гөлшат апалар өйдә юк бит, Марс энем. Гастрольгә чыгып киттеләр.

Тын кысылып куйды. Буранлы төнге урамнан җил йота-йота кил-кил дә, тагын чыгып кит икән. Тәнгә салкынлык йөгерде хәтта!

Хатынның чираттагы җөмләсе кабат җылытып җибәрде:

– Фатир ачкычларын миңа калдырып киттеләр. Хәзер чыга-рып бирәм.

Шулай итеп, Марс белән икәүләп Гөлшат апаларның фатирына чын хуҗаларча килеп кердек.

Шушы хакта сөйләп биргәч, Гөлшат апа көлеп җибәрде.

– Моны да кызык хикәя итеп язарсың әле, сиңа ышансаң. Бик тәфсилләп сөйләдең.

Әлбәттә инде, Минзәләдән күтәрелгән ир әдипләр белән, бер гаилә балалары кебек, гомер буе туганнарча кайнашып, тигез булып, ярдәмләшеп яшәдек. Барлы-юклы акчаларны да уртага сала идек еш кына. Зуррак гонорарларны бергә «юган» чаклар да әз булмады. Ә инде якташ шагыйрәләребез белән очрашкалап торуларга килсәк, ул кадәресе инде рәсмирәк урыннарда – тамаша залларында, нәшриятларда, язучылар идәрәсендә, урамнарда инде. Хәл белешәсең, бераз мактап, рухландырып җибәрәсең. Шулай да Гөлшат апа белән җитди сөйләшүләр дә булмады түгел. Хәтта бер мәртәбә кырыс кинаясен сиздерде. Анысы туксанынчы еллар уртасында, мин Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән чорда булды. Әле дә хәтердә, бер ай чамасы мин «Халык җырлый» дигән традицион җыентыкның чираттагы басмасын редакцияләп утырдым. Шул көннәрдә еш килде Гөлшат апа.

– Карале, энекәш, тагын бер-ике җырга үзгәреш кертер идем, ачуланмасаң. Уйлап-уйлап ятам да уңышлырак сүзләр табам бит.

Ачулану түгел, аптырамыйм да аның еш килүенә. Чөнки әлеге кирпеч калынлыгы китаптагы җырларның кимендә чиреге Гөлшат апаныкы! Бер килүендә Әлфия апа Афзалова белән килеп керде ул. Әлфия апаның да (белүемчә, күрепторуымча, алар иҗади дуслар гына түгел, бик якын сердәшләр һәм ахирәтләр иде) ияреп кенә килүе түгел иде – үзе язган хатирәләр китабының басылып чыгуын көткән көннәре иде. Шул китабына керәчәк берничә кызык хәлне дә сөйләп көлдерде мәшһүр җырчы. Сүз куерды. Шул шаукым белән сорыйсы иттем:

– Менә, Әлфия апа, син генә түгел, мин дә картаеп барам инде. Әйт әле, утыз яшьләреңдә җырланган җырларны хәзер дә шундый ук матурлык һәм аһәң белән җырлый алмавыңны сизә башладыңмы әле? Ни дисәң дә, алтмышны да узып киттең бит. Иҗатыңда чигенеш, аерма кебек халәтләр сизмисеңме, дип әйтүем инде.

Әлфия апа торып басты да, кулларын канаттай җилпеп, рухлана төшеп, чатнатып җавап бирде:

– Киресенчә, энем! Моңа хәтле ачылмаган аһәңнәр, моңнар табам әле мин үземнән. Иҗатымның һаман да үсүен тоям! Яхшырак җырларым алда әле минем!

Матур гына саубуллашып, озатып кердем. Ләкин ике-өч минуттан Гөлшат апа кире керде:

– Соравың яхшы булмады, Фәнзаман. Рухланып, илһамланып яшәүче җырчыга шундый сорау бирәләрмени?! Бер генә иҗат кешесе дә «әйе, иҗатымның чигенүен сизәм» димәячәк. Картай әле менә, үзең дә әйтмәячәксең андый сүзне.

Сүзләренең хаклыгына икенче көнне үк инана башладым. Ник дисәң, иртәгесен үк яраткан җырчым, сердәшем, рухи дустым Габдулла абый Рәхимкулов килде бүлмәмә. Бераз кызык булсын әле, дип, Әлфия апа белән сөйләшүемне аңа да шәрехләп үттем. Көлмичә, һичьюгы елмаймыйча калмас кебек тоелган иде ул миңа. Шуны көткән идем. Әмма җитмештән үтә башлаган Габдулла абыем да, торып басып, гөрләтеп алкышлаучы тамашачыларга сизелер-сизелмәс баш игән сыман хәрәкәт ясады да, бер кем дә кире кага алмаслык итеп, көр һәм илһамлы тавыш белән:

– Маладис, Әлфия! Дөрес әйткән ул! Чигенеш турында сүз дә булырга тиеш түгел. Менә мин үзем дә, мәсәлән, иҗатымда бары тик күтәрелеш тоям! Әле сынатмыйбыз! Моңарчы ишетелмәгән моңнар белән сокландырачакмын әле мин газиз халкымны! – дип канатланды.

Әйе, иҗат кешеләрен илһамлы рух, үз күңелен үзе күтәрү ныгыта, халкына кирәген тою һәм инануы көчәйтә. Ходай шулай яраткан аларны!

Соңгы елларында Гөлшат апа бик еш шалтырата торган булды. Сәбәбе дә бар иде. Баксаң, җитмештән үткәч, кәмпүтердә язу дәрте туган икән аңарда. Әйтүенә караганда, сатып алган бу галәмәте иске дә һәм арзанлы да нәрсә икән, җитмәсә. Үҗәтлек белән өйрәнеп ятуы.

– Карале, энекәш, кичә язганымны таба алмый аптырадым тәки. Бу нәрсәнең корсагы күп сыйдыра икән. Кичә язганым кайсы эчәгесенә кереп качты микән? Нинди төймәләренә басарга икән, өйрәт әле әзрәк.

Белгәнем кадәр киңәшләр бирәм. Бераздан чая сабый кебек тагын шалтырата:

– Чыннан да Фантомас икәнсең син! Күрмәгәнеңне дә күрә беләсең икән син. Килеп чыкты теге нәрсә. Исән-сау сакланган. Рәхмәт!

Бер сөйләшүдә ул бөтен кулъязмаларын да кәмпүтергә тутырып бетерергә, аннары барысын да кәгазьгә бастырып, һәркем күзенә күренердәй итеп фатирының бер почмагына өеп куярга теләвен әйтте. Аңлашыла инде: бу теләге  гомеренең тәмам кыскара баруын аңлаудан, иҗади мирасын тәртипкә китереп калдырасы килүдән иде. Өлгерде микән ул шулкадәрле матавыклы эшне башкарып чыгарга, соңгы максатын гамәлгә ашырырга? Иҗади мирасын таптылар микән? Кадерләп саклаучылары бар микән? Анысы минем өчен караңгы. Аны соңгы юлга озатуда да катнаша алмадым – 2005 елның март ахырында хастаханәгә кергән идем. Атна чамасы үтүгә үк озын-озын коридорларда, чирлеләрнең үзара һәм якыннары белән очрашу, гәпләшү урыннарында гел бер сүз кабатланып торды:

– Гөлшат Зәйнашева үлгән икән...

– Әҗәл шундый затлы, кирәкле кешеләрне дә ала шул – кебегрәк сүзләр кабатланып торды. Бу хәбәр андагы бөтен татарларның уртак кайгысына әверелде.

 

«Сәхнә», 2012, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк