Логотип
Архив Материалов

Үткәннәрдән хәбәр... (2011, октябрь)

18 нче гыйнварда, татар драма труппасы тарафыннан Мəскəү сəхнəсендə беренче мəртəбə Г.Кутуйның «Директор Җəмилов» дигəн дүрт пəрдəлек пьесасы уйналды. Яңа икътисадый сəясəт игълан ителгəннəн...

18 нче гыйнварда, татар драма труппасы тарафыннан Мəскəү сəхнəсендə беренче мəртəбə Г.Кутуйның «Директор Җəмилов» дигəн дүрт пəрдəлек пьесасы уйналды.

Яңа икътисадый сəясəт игълан ителгəннəн соңгы еллар, партиясез бер трест директоры Җəмилов, шəһəрнең атаклы бандиты, кеше талап, кеше үтереп йөрүчесе – Шакир, бер татар язучысы, студент, укучы кыз – фəхишə, тагын да бер профессионал фəхишə ниндидер подвальный этаждагы бер фатирда көне-төне типтерəлəр. Директор Җəмилов шунда үзенең хезмəтен дə, хəтта кай көн, кай число икəнен дə оныта. Типтерү өчен кирəкле акчалар бары да директор кесəсеннəн чыга. Бара-бара директор үзенең дусты Шакир бандитны трестның ышанычлы бер уполномоченные итеп урнаштырып, болар берлектə «файда уртагыннан» төрле хəйлəле юллар белəн эш итə башлыйлар. Трестның эше көннəн-көн начарлана, заводлары ябыла.

Эшлəр ачыла башлый. Шакир бандит эшнең нəтиҗəсе яхшы гына бармаслыгын сизеп алып тресттан үзенə мактау кəгазе алып ычкына. Эшне ачучылар трестның ячейка секретаре белəн директорның кучеры була. Ахырда бу җинаятьчелəр Кавказда ял итеп ятканда телеграмма белəн Казанга чакырылалар. Соңыннан кулга алынып пролетариат суды тарафыннан хөкем ителəлəр. Соңгы вакытта инде нинди юллар белəндер директор партияле дə булып чыга. Менə пьесаның кыскача содержанисе шулай.

Совет органнарында бюрократизм, волокита, исраф итүчелек дигəн нəрсəлəр бездəге бик яман чирлəр алар. Без алар белəн мөмкин булган кадəр көрəш алып барабыз. Бу нəрсəлəр əдəбиятта да бик күп языла. Эшчелəр сəхнəсендə бу хакта күп төрле яңадан-яңа əсəрлəр куела. Кутуй да бу əсəрен шул чирлəрне күрсəтү телəге белəн язган булырга тиеш. Лəкин бу турыда əдəбият биргəндə, шул чирлəрнең пролетариат хөкүмəтенə никадəрле зарарлы булуын ачык күрсəтергə, төп телəк иттереп пролетариат хөкүмəтен [сүз аңлашылмый] итүне алырга кирəк. Бу яраксыз чирлəрнең төп сəбəплəре ачылып салынырга тиеш.

Пьесада трест директорының бандит белəн ничек кушылуы, аңар ничек бəйлəнүе күрсəтелмəгəн. Совет органнары тарафыннан трест башына «кызыл директор» итеп куелган кешенең башта эшлəгəн эшлəре дə күренергə тиеш иде. Лəкин алар берсе дə юк. Пьесаны караучы баштан алып ахырына кадəр директор мондый баткаклык базына төшүенең төп сəбəбен эзли, лəкин ул нəрсə ачылмый. Директор, хуҗалык органнарында эшлəүчелəр безнең тикшерү органнарыбыз каршында бик нык хисапта торалар, аларның бөтен хəрəкəтлəре, көндəлек эшлəре тикшерелə бара. Алар иҗтимагый тормышта бик билгеле халыклар. Лəкин пьесада иҗтимагый органнарның бер төрле дə рольлəре, авторитетлары күрсəтелми, монда эшлəнгəн эшлəр бар да иҗтимагый тормыштан аерым «идəн астында» эшлəнгəн кебек бара.

Директорны ячейка секретаре телефон белəн эшлəп чыгару киңəшмəсенə чакырганда:

– Минем барырга вакытым юк, авырыйм, ул киңəшмəнең нигə кирəге бар, мин фəлəн заводны ябарга тəкъдим итəм, – дип кучеры артыннан язу гына җибəрə. Моны ул бер дə курыкмыйча яза. Ячейка секретаренда шул ук хат була торып, директор урыныннан чыгарылу түгел, əле партиягə үк кереп ала. Димəк, язучының бирергə телəгəн нəрсəсеннəн шул аңлашыла: тикшерү органнары юк, партия дə үзенең сафына шундый кешелəрне һич тикшерми-нитми ала булып чыга. Пьеса иҗтимагый тормыш белəн бəйлəнмəгəн, лəкин төп телəк тə шунда булырга тиеш иде. Суд каршында кучерның «Ике ел трестта кучер булып хезмəт итү вакытында икенче директорны шундый эш белəн озатам инде», – диюе, монда совет органнарының тагын да ролен киметə.

Кыскасы, пьесада бирелергə тиеш булган төп телəк юк. Типлар томанлы. Аерым моментларга тукталганда, язучы Кутуй үзе директор хатыны Зифадан:

– Фатыйх Əмирханны Кутуйларның сүгүе бөтенлəй урынсыз инде, – дип əйттерүе артыграк, урынсыз, агитация булып чыккан.

Шуны да əйтеп китергə кирəк, бу пьесаның төп сюжеты вакытында үзенең вакыйгасы белəн Мəскəүне шаулаткан, хəзерге көндə Мəскəүнең «Революция театры» сəхнəсендə өзлексез уйналып килə торган «Воздушный пирог»тан алынган булырга тиеш. Директор Җəмилов, аның хатыны Зифа – шундый типлар. Рус – Америка акционерный обществосы төзеп, шунда төрле сделкалары белəн уңыш казанган, шуның аркасында банкы директоры аркылы шул ук банкының коммерческий директоры урынын алган аферист Симон Рак урынына «Директор Җəмилов»та турыдан-туры бандит алынган. Əгəр дə бу пьесаны «шуннан алынды» дип, типларын ачыграк һəм төгəл итеп эшлəнсə, яхшырак булыр иде.

Уйнаучыларга килгəндə, директор ролендə Айдарский, Шакир бандит – Булатов, директор хатыны – Капкаева яхшы уйнадылар.

Спектакльгə килгəн халыкның саны көтелгəнчə булмады. Клуб залы яртылаш кына тулган иде.

«Сәхнә», 2011, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк