Логотип
Архив Материалов

Үткәннәрдән хәбәр...

Тамашачы. «Ут» // Эшче. – 1929. – 22 декабрь 18 нче декабрьдə Мəскəү үзəк татар эшче театры Ш.Камалның «Ут» дигəн əсəрен куйды. Əсəрнең кыскача содержаниесе түбəндəгечə: коммунист Рəүф – зур...

Тамашачы. «Ут»
// Эшче. – 1929. – 22 декабрь

18 нче декабрьдə Мəскəү үзəк татар эшче театры Ш.Камалның «Ут» дигəн əсəрен куйды. Əсəрнең кыскача содержаниесе түбəндəгечə: коммунист Рəүф – зур бер трестның директоры. Ул Ленинградтан кайткан элеккеге бер бай кызы Галия белəн таныша. Кызның төп телəге Рəүфне ярату түгел, бəлки Рəүф аркылы эмиграциядəге абыйсы Искəндəр Янбулатовны трестка специалист итеп кайтару. Рəүфнең анасы Гөлбану һəм атасы Сəлəхинең улларының бу кыз белəн мөнəсəбəттə булуына никадəр каршы килүлəренə, җылау-сукрануларына карамастан, ул аларның сүзенə колак салмый, кызга өйлəнə һəм инженерны да кайтарып трестка техник директор итеп урнаштырып, аны үз өендə тота башлый.

Инженер ачыктан-ачык советны сүгə, ул совет системасына һич риза булмавын белдерə, аны техник директор итеп тоту аркасында Рəүфнең үзенə куркыныч туу ихтималы була. Лəкин ул аны тресттан увольнять итеп, икенче урынга урнаш тыру белəн канəгатьлəнə... Ахырда инженер Украинага кача. Директор хатынының үзен хурлавына чыдый алмыйча, аны буып үтерə һəм үзен-үзе власть органнарына тапшыра. Пьесада Сəлəхи карт кызының детдомнан сукыраеп кайтуы, ул турыда байтак сөйлəшүлəр пьесаның төп содержаниесенə бер дə бəйлəнеше юк. Əсəр хəзерге чор өчен актуаль темалардан. Бу теманың типлары автор тарафыннан оста эшлəнгəнме дигəндə, шуны əйтергə кирəк: типлар гомумəн томанлырак бирелгəн. Действие урынын күбрəк сүз ала. Мəсəлəн, инженер  Туйбиков заграницадан бер генə телəк белəн кайта, ул да булса – вредительлек эшлəү. Автор аның вредительлеген ачык күрсəтми. Атлаган саен советны, совет системасын тəнкыйть итеп йөрүче обыватель рəвешендə генə күрсəтə. Ул коммунист директор фатирында торып, аның үзе һəм көн саен килеп йөрүче гəҗит редакторы алдында советны сүгə, коммунистларны «хəерчелəр» дип хурлый. Гадəттə бит мондый вредительлəр əзрəк сөйлəп, партиялелəр тирəсенə сыланып йөреп, эштə вредительлек ясый торган булалар. Туйбиков өстеннəн зарланырга килгəн эшче Фəхретдин дə инженерның безнең кеше түгеллеген, аны тизрəк увольнять итергə кирəклеген генə əйтə. «Увольнять итмəсəң, үзеңə авырлык килер» – ди ул. Асылда ул производство интересын түгел, бəлки директор интересын гына яклаган кебек күренə. Инженерның вредительлеген ачуда эшчелəрнең инициативалары күренми, фəкать бер эшченең директор фатирына килеп берничə минут сөйлəшеп китүе белəн «инициатива» чиклəнə.

Аннары авторның редактор Гомəр тибы да гаять томанлы. Моны карагач, бу коммунист журналистмы, əллə үз юлында шулай ук вредительме дигəн шиккə каласың. Аның интересы да асылда фəкать Рəүфне яклау, «дус-ишкə» зарар китермəү. Ул редакциягə инженер турында рабкорлардан килгəн ике хəбəрне директор белəн киңəшеп гəзиткə кертми, өченче материалны да кулына төшү белəн ашыга-ашыга директорга китерə. «Үзеңə авыр булыр, Туйбиковны увольнять итəргə тиешсең. Моннан соң да бу мəсьəлəне гəзиткə чыгармый калып булмас инде», – дип, директорга киңəш бирə. Ул бу материалны директорга гына күрсəтеп калмый, инженерның үзенə дə «менə, синең турда язганнар», дип бирə. Чыгып киткəндə хəбəрнең оригиналын директор өстəлендə калдырып та китə. Автор, журналист тибын положительный итəргə тырышса да, гəзитне дус-иш кəефен саклау өчен корал иткəн, вредитель инженер һəм аны канат астына алган директорны разоблачать итеп язган рабкор хəбəрен басу-басмау турында гаеплелəрнең үзлəре белəн «согласавать» иткəн, шул ук материалны аларның үз кулларына калдырып киткəн редакторны чын коммунист редактор, совет журналисты дия алмыйбыз инде.

Шулай, əсəрнең темасы хəзерге чор өчен актуаль темалардан булса да, типлар эшлəнеп бетмəгəн. Вакыйга гаилəви рамкадан артык чыга алмаган. Постановкада вак-төяк җитешсез леклəрне искə алмаганда, монда режиссер да, уйнаучылар да байтак көч куйганлыклары күренə. Постановкада пөхтəлек, аккуратностьлык күзгə бəрелə иде. Уйнаучылар, бигрəк тə Гөлбану  ролендəге Камская, Сəлəхи ролендəге Донской, журналист – Фəйзи, директор – Кəтиев, инженер – Ильясов, Галия – Айвазова, Гайфулла Дирвишевлар үз рольлəрен яхшы башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк