Логотип
Архив Материалов

Үзәк драма театрының гастрольләре

Үзəк драма театрының Донбасска гастрольгə китү мөнəсəбəте белəн 9нчы май иртə белəн Главискусство янында бер киңəшмə булып алды. Театрның директоры Баязитский иптəш театрның хəзерге хəле һəм...

Үзəк драма театрының Донбасска гастрольгə китү мөнəсəбəте белəн 9нчы май иртə белəн Главискусство янында бер киңəшмə булып алды.

Театрның директоры Баязитский иптəш театрның хəзерге хəле һəм быелгы гастрольлəре турында информация доклады ясады. Аның əйтүенчə, Донбасс оешмалары 15 спектакльгə договор ясаганнар. Бу спектакльлəр август башына кадəр сузылачак. Спектакльлəрнең санын арттырып, бəлки сентябрь башларына кадəр калырга туры килер.

Гастроль репертуарына түбəндəге əсəрлəр кертелгəн: «Организатор» – С.Баттал, «Хатирə апа» – Ф.Бурнаш (русчадан), «Казан сөлгесе» – К.Тинчурин, «Галиябану» – М.Фəйзи, «Казан кызы» – К.Əмири, «һиҗрəт» – Н.Исəнбəт, «Урман кызы» һəм «Түгəрəкнең дүрткеле» – М.Яхъя (русчадан).

Киңəшмə тарафыннан яраклы табылган бу репертуарда без идеология һəм сəнгатьчə эшлəнеш ягыннан канəгатьле саналырдай иске пьесалар белəн беррəттəн берничə яңа əсəр күрəбез. Шулар арасында «Организатор» пьесасына аерым туктап үтəргə кирəк. «Организатор» татар драматургиясендə яңа тип əсəр. Ул татар эшчелəре тормышын сəхнəдə җанландыруның беренче карлыгачы. Шуңа күрə дə без аны билгеле репертуарның иң уңышлы əсəрлəреннəн булыр дип өмет итə алабыз. Тик артист иптəшлəрнең пьесадагы аерым җитешсезлеклəрне төзəтүлəрен, Мəскəү эшчелəре тарафыннан əйтелгəн фикерлəрне истə тотуларын сорарга кирəк.

Бурнашның «Хатирə апа»сын да хəзерге көн телəклəренə җавап бирə торган əсəр дип санарга кирəк. Дөрес, бу нəрсə Бурнашның бөтенлəй үз əсəре түгел, ул аны русчадан файдаланып язган. Шулай да Бурнашның мондый əсəрлəр бирү юлына керүен котларга туры килə.

Кыскасы, быелгы репертуарны без яңа һəм канəгатьлəнерлек дип саный алабыз.

Киңəшмəдə каралган мəсьəлəлəрнең икенчесе Үзəк театрның биш еллык юбилеен үткəрү турында булды. Татар культура дөньясында зур əһəмияте булган бу бəйрəмне октябрьдə ясарга карар бирелде. План һəм хəзерлек, оештыру эшлəрен алып бару өчен түбəндəге биш кешедəн комиссия төзелде: Баембəтов (председатель),  М.Максуд, Динмөхəммəдев, Баязитский һəм Айдарский.

Бу бəйрəмне үткəрүдə тиешле оешмалардан башка, киң эшче массаларының да якыннан катнашулары кирəк. Үткəн эшлəрне тəкъдир кылу, театрга тиешле бəя бирү белəн бергə аның эш мөмкинлеклəрен киңəйтү, материал ягын яхшыртуны карарга тиеш.

Үткəн кыш Уфа сəхнəсендə Г.Ильясның «Вахта» исемле пьесасы куелган. Үзəк карамаган пьеса турында ачык бер фикер əйтү мөмкин түгел. Һəрхəлдə без шуны күрəбез: эшчелəр арасыннан үскəн язучылар драматургия мəйданында яңа байлыклар бирə башладылар.

Үзəк театр моңа кадəр үзенең Мəскəү эшчелəре арасындагы постановкалары һəм җəйге гастрольлəре белəн яхшы караш казана килде. Быелгы гастрольлəр аның эшчелəр арасындагы популярлыгын тагын да арттырыр, биш еллык бəйрəм алдыннан тагын уңышлы бер эш булыр дип ышанабыз.

Труппа Донбасска майның 9ында китте. Матур сəфəр!

 

 

Архив материаллары буенча

Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк