Логотип
Архив Материалов

«Һөнәр+»

Яшь татар режиссурасы фестивале беренче кечкенə юбилеен – биш еллыгын билгелəп үтте. Юбилей уңаеннан шактый гына мөһим үзгəрешлəр дə булды. Фестиваль кысаларында театр тəнкыйтьчесе Олег Лоевскийн...

Яшь татар режиссурасы фестивале беренче кечкенə юбилеен – биш еллыгын билгелəп үтте. Юбилей уңаеннан шактый гына мөһим үзгəрешлəр дə булды. Фестиваль кысаларында театр тəнкыйтьчесе Олег Лоевскийның режиссёрлар лабораториясе узды, шул сəбəпле исеме дə «Һөнəр +» дип аталды. Биш ел эчендə беренче тапкыр фестивальнең off-программасы оештырылды. Үз вакытында, нигездə, Фəрит Бикчəнтəевнең студентлары сəхнəлəштергəн спектакльлəрдəн төзелгəн фестивальгə быел чит ил кунагы – Казахстан театры өстəлде.

Чаллы Татар дəүлəт драма театры «Һөнəр» тамашачыларын яңа исем – фестивальнең дебютанты Туфан Имаметдинов белəн таныштырды. Мəскəүнең «Миллəтлəр театры»нда, Маяковский исемендəге театрда, Румыниядə спектакльлəр куеп өлгергəн Чаллы егете спектаклен, ниһаять, Казан тамашачысы да күрə алды. Чаллы театры фестивальдə Жеральд Сиблейрас əсəре буенча «Тирəклəр шаулый җилдə» спектакле белəн катнашты.

Спектакльдə Чаллы театрының өч асыл егете, күп еллар дəвамында труппаның əйдəп баручы артистлары Рафил Сəгъдуллин, Булат Сəлəхов һəм Инсаф Фəхретдинов уйный. Яшь режиссёрның бу талантлы актёрларны бер спектакльдə катнаштыруы мактауга лаек. Актёрларның уен мөмкинлеклəрен Чаллы театры спектаклен беренче тапкыр тамаша кылган Олег Лоевский да билгелəп үтте. Əмма режиссёрның актёрларның бөтен талантын ачып биреп бетерə алмавы белəн тəнкыйтьчелəр барысы да килеште сыман.

«Тирəклəр...»нең тəрҗемəсе əйбəт. Бу уңайдан Равил Сабырга – чираттагы афəрин! Актёрлар да диалогларны бик тəмлəп кора. Режиссёрның, спектакльне матур йомгаклый алуы, өч, дүрт, биш финал белəн алҗытмавы – егетнең үз һөнəрендə осталыгын күрсəтте.

***

Т.Миңнуллин исемендəге Түбəн Кама театрының əйдəп баручы актёрларының берсе Юрий Павлов үзен режиссурада балалар өчен спектакльлəрдə сыный башлаган иде. Чуаш драматургы Николай Угарин əсəре буенча «Ярсыз ярлар» спектакле – Юрийның зур режиссурада беренче адымы. Дөресен əйткəндə, беренче эш өчен начар түгел. Əмма режиссёрның профессиональ белеме булмавы үзенекен итə. Беренчедəн, пьеса сайлау: драматургия материалы режиссёрның да, актёрларның да мөмкинлеклəрен ачарга ярдəм итми. Геройлар арасындагы гаять буталып беткəн мөнəсəбəтлəрне аңларга гаҗиз булып утырасың. Шулай да актёрлар үз эшлəрен бик югары дəрəҗəдə башкара. Əлбəттə, монда режиссёрның да өлеше зур. Килəчəктə дə үзен режиссурада күрə икəн, Павловка, һичшиксез, бу юнəлештə профессиональ белем алу турында уйланырга кирəк. Күбрəк йөрергə, карарга, тəҗрибə тупларга. Чын режиссура табигый сəлəт һəм зур телəк белəн бергə төпле белем дə талəп итə.

Бу уңайдан иң элек Нəфисə Исмəгыйлева искə төшə. Беренче «Һөнəр»лəрдə Əлмəт театрында куйган «Балакаем» (Илгиз Зəйниев) һəм «Ышаныч» (Олег Богаевның «Марьино поле» əсəре буенча) спектакльлəре белəн берникадəр шаккаттырган, шулай да тəнкыйть тарафыннан шактый гына сугылган Нəфисə, актёрлык-режиссёрлыкта тəҗрибəсе булуга карамастан, белем эстəүне дөресрəк күрде.

***

Павловтан аермалы буларак, Альберт Гаффаров – инде шактый тəҗрибəле режиссёр. Бүген ул үзен эзлəү юлында. Иҗади эзлəнүлəре аны Түбəн Кама театрына һəм Илгиз Зəйниевнең «Хəерле юл!» пьесасына алып барып җиткергəн. Нəрсə-нəрсə, əмма Альбертның режиссурасы һəрвакыт табышларга бай булуы белəн аерылып тора. Шулай да режиссёр еш кына аларны барысын да бер спектакль кысаларына җыйнаклап кертеп бетерə алмый. Бу спектакль белəн дə шул ук хəл. Лоевский əйтмешли, «көйдереп алырга тиешле спектакль нəтиҗəдə мəгълүмат бирə торган спектакль генə булды». Əмма яшь режиссёр белəн эшлəү актёрларга яңа яссылыкта эшлəп карау мөмкинлеген бирə. Бəлки «Һөнəр»нең асыл максатларының берсе шулдыр да.

Гогольне дə, төрек язучысы Несинны да, япон драматургы Кобо Абэны да куеп караган Гаффаровның татар драматургиясенə, янəдəн Илгиз Зəйниев иҗатына мөрəҗəгать итүе сөендерə. Угарин əсəреннəн аермалы буларак, Зəйниев пьесасында диалоглар җанлы, табигый. «Петербург театр журналы» җаваплы мөхəррире, театр тəнкыйтьчесе Надежда Стоева Казанга килгəн саен «драманализ» дип яшь режиссёрларның «теңкəсенə тиюе» юкка гына түгел.

***

Г.Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры быел «Һөнəр»дə 3 спектакль белəн катнашты. Икесе – кече, берсе – зур сəхнəдə. «Җəйнең бер көнендə» спектакле куелганчы кече сəхнəне нəкъ «Һөнəр» җанландырып торды да. Əмма Альберт Гафаров куелышында «Акылдан язган кеше язмалары» да (Николай Гоголь), Ангелина Мигранова белəн Родион Сабиров сəхнəлəштергəн «Годо» да (Сэмюэль Бэккет) даими репертуарга кертелеп, гел уйнала торган спектакльлəр була алмады. Быелгы фестиваль кысаларында уйналган Камал театрының кече сəхнəсе өчен куелган ике спектакль дə – репертуарда.

***

Режиссёр Рамил Гəрəевне «Һөнəр» тамашачысы бары бер генə спектакль – Илгиз Зəйниев əсəре буенча куелган «Гармун» (М.Фəйзи исемендəге Оренбург Татар дəүлəт драма театры) аша белə. Гəрəевнең Оренбургта балалар өчен куелган башка спектакльлəре дə бар, əмма сүз алар хакында түгел. Хəер, нигездə режиссёр хакында да түгел. Мостай Кəрим əсəре буенча «Мин – Ана» (Илтөзəр Мөхəммəтгалиев инсценировкасында) моноспектакленең «йолдызы» – Хəлимə Искəндəрова. Тəнкыйтьчелəр актрисаның уены белəн шулкадəр рухланды ки, спектакльне Мəскəүдə уза торган «Соло» фестивалендə катнаштырырга кирəклеген берничə кат кабатладылар. Спектакль өчен композитор Эльмир Низамов язган музыка бик уңышлы. Ут куелышы да актриса уены тəэсирлелеген арттыра. Режиссурага килгəндə... Моноспектакль куярга алынган икəн – бик хуп. Əмма бу спектакль – тулы мəгънəсендə актриса бенефисы.

***

Зур масштаблы «Туган-тумача» (Илгиз Зәйниев), «Йөзек кашы» (Фатыйх Хөсни) спектакльләре белән истә калган Лилия Әхмәтова Камал театрының кече сәхнәсендә Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Авыл эте Акбай» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль Яңа ел бәйрәмнәре вакытында көн саен диярлек уйналды. Киләчәктә дә аңа сорау булыр, дип уйлыйм. Кечкенә тамашачылар берникадәр вакыт Камал театры игътибарыннан читтә калса да, бүген бу юнәлештә ниндидер алга китеш бар. «Кечтүкле уен» (Илгиз Зәйниев, режиссёр Радик Бариев), «Авыл эте Акбай»... Дистәләгән еллар дәвамында нәкъ балалар театры белән шөгыльләнгән Олег Лоевский спектакльгә карата бәяне өчдүрт җөмлә белән бирде: «Минем мондый спектакльләрне бик күп тапкыр күргәнем булды. Ул начар да, яхшы да түгел. Башкалары сыман».

***

Илгиз Зәйниев. Күп эшләгәнгә күп эләгә – аның турында. Фестивальләрнең беренчеләрендә тәнкыйтьчеләрдән драматургиясе өчен «эләксә», хәзер инде – режиссурасы өчен. «Derdmend» йә «Нух пингвиннары»ннан соң әле зур режиссура турында сүз алып барып булмаса, бүген – Камал театрының зур сәхнәсендә «Үлеп яратты» (Ркаил Зәйдулла) һәм «Мәхәббәт FM» спектакльләрен сәхнәләштергәннән соң Зәйниев-режиссёр турында авыз тутырып әйтеп була.

«Мәхәббәт FM» спектакленә килгәндә, төрле фикерләр яңгырады. Тамашачылар социаль челтәрләрдә һәм матбугат битләрендә күккә дә чөйде, бөтенләй бетереп тә ташлады. «Мәхәббәт FM» – популяр спектакль. Халык аңа рәхәтләнеп йөри, билетларны алып бетерә. Әйе, җиңел комедия. «Катлаулырак» әсәр теләүчеләр өчен «Үлеп яратты» бар – рәхим итегез. Ә «Мәхәббәт FM», кайберәүләр уйлаган сыман, һич кенә дә пародиягә генә корылмаган. Нечкә юмор да, сарказм да, җәмгыятебезнең проблемалары да бар анда.

***

Ниһаять, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры да «Һөнәр» яшь татар режиссурасы фестиваленә кушылды. Резеда Гарипова фестивальнең төп программасында бердәнбер классик әсәр белән катнашты. Дөресен әйткәндә, аның «Сүнгән йолдызлар»ы (Кәрим Тинчурин) моннан берничә ел элек зур уңыш белән барган спектакльне хәтерләтә. Декорацияләрдә дә гадәти бизәлеш хөкем сөрә. Театр тәнкыйтьчесе, ГИТИС профессоры Анна Степанова режиссёрның классик әсәрне экспериментлар белән бозмавын хуплады. Әйе, спектакльдә берникадәр музейлык бар. Әмма яшь буын нәкъ шундый спектакльләр аша таныша да бит инде милли мәдәният, гореф-гадәтләр белән. Тинчурин театрында «үз» яшь режиссёрлары үсеп килү, Рәшит Заһидуллинның үз укучысына мәйдан бирүе – яхшы фал. «Сүнгән йолдызлар» – Резеданың Тинчурин театрында беренче һәм бердәнбер эше түгел. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тамашачы аның «Чиполлино маҗаралары»н (Джанни Родари) карый алды. Хәй Вахит әсәре буенча «Туй алдыннан» моңсу комедиясе дә – аның хезмәте.

***

V «Һөнәр» программасында ике спектакль рус телендә уйналды. Төгәлрәге, бер моноспектакль һәм бер эскиз. Екатерина Васильева әсәре буенча «Однажды мы все будем счастливы...» моноспектаклен «АКТ» театры режиссёрлары Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров тәкъдим итте. Бердәнбер рольдә – Ангелина үзе. Режиссёрлар Мигранова белән Сабиров актриса Мигранова фонында югала. Аренда бәяләре кискен арту сәбәпле бинасыз калган «АКТ» театры бүген М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында уйный. Ангелина белән Родионның иҗат дәрте ташып тора. Әмма... Аларга режиссура буенча белем алу кирәк. Әйе, үз театрлары бар, икесе дә Рус яшь тамашачы театрында уйный, ләкин режиссурада кискен алга китеш юк.

***

Юлия Захарова «Һөнәр» кысаларында Юрий Клавдиев әсәре буенча куелачак «Псы-самураи» спектакленең эскизын тәкъдим итте. Әйе, эскиз фестиваль өчен махсус куелган. Спектакльдә бәлки аның бер генә күренеше дә файдаланылмас. Шулай да – Захарова бик дөрес юнәлештә бара. Беренчедән, әсәр дөрес сайланган. Дөресен әйткәндә, Клавдиев Казанга бик соңарып килде. Россиянең башка театраль шәһәрләрендә аны уйнап туйдылар бугай инде. Ә «Собаки-якудза» (әсәр оригиналда шулай дип атала) – Яшь тамашачы театры өчен менә дигән материал. Икенчедән, рольләр дөрес бүленгән. Актёрлар үз рольләренә шулкадәр туры килә ки – төрле театрлардан аерым-аерым җыйсаң да, барысын да ул дәрәҗәдә туры китереп бетереп булмас иде. Өченчедән, Юля беренче эшләреннән үк үзен профессиональ режиссёрларча тота. Кайбер режиссёрлар сыман декорацияләрне дә үзе ясау, хәтта хореографияне дә үзе кую кебек үзешчәнлек белән шөгыльләнми. Әйтик, «Псы-самураи»га музыканы татар тамашачысына яхшы таныш композитор Юрий Чаплин яза. Дүртенчедән, булганы белән канәгатьләнми режиссёр. Үзе өстендә эшли. Чираттагы адымы – Б.Щукин исемендәге театр институтына укырга керүе. Бишенчедән, Рус ТЮЗы, бу спектакльне куярга ТР Театр әһелләре берлегенең грантын алып, режиссёрны «кысаларга» кертте. Эшләп бетерү мәҗбүри. Хәер, Захарова болай да эшне ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел.

***

«Һөнәр» фестивале тарихында беренче тапкыр чит ил кунаклары – Казахстанның Шәхмәт Хөсәенов исемендәге Акмулла өлкә Казах музыкаль драма театры катнашты. Дөресен әйткәндә, режиссёр Фәрхәдбәк Кәнәфин куелышында «Офис» (Ингрид Лаузунд) спектакленә карата сораулар шактый. Әмма! «Нәүрүз»ләрдә Урта Азия театрларының нигездә классик әсәрләр алып килүен искә төшерик. Бу – Татарстан тамашачысы өчен казах театрына яңача караш ташлау мөмкинлеге. Спектакльнең гомуми дәрәҗәсе нинди генә булса да, актёрларның уенга бөтенләе белән бирелүләрен әйтми ярамас. Режиссёр үзе дә, җирле коллегаларыннан аермалы буларак, фестиваль дәвамында Казанда булды, фикер алышуларда катнашты, тәҗрибә туплады. Афәрин!

Фестиваль дәвамында күңелдә йөргән иң зур сорау – яшьләр фестивале буларак «Һөнәр» зур ачышлар ясадымы? Зур ара булмаса да, биш ел бит. Дөресен әйткәндә, зур яңалыклар булмады сыман. Әмма! Беренче «Һөнәр»дә «Мулла»дан (Туфан Миңнуллин) соң С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры итеп билгеләнгән Дамир Сәмерханов үз эшен уңышлы гына башкара. Беренче фестивальдә курсташлары белән бергә куйган өйрәнчек эше – «Дуслар җыелган җирдә» (Туфан Миңнуллин) спектакле белән катнашкан Лилия Әхмәтова ел саен Академия театрында берәр спектакль чыгара. Илгиз Зәйниевне хәзер инде драматург кына түгел, ә режиссёр буларак та беләбез.

Монысы – яшьләрнең режиссурада һаман да алга атларга омтылуы мисаллары. Киресе дә бар. Шәриф Хөсәенов буенча «Зөбәйдә – адәм баласы»ннан соң Эмиль Талипов башка спектакль куярга алынмый. Ә тамашачыларның иң яраткан артистларының берсе Эмиль Талипов – Камал театрының әйдәп баручы актёрлары арасында. Фестивальнең исемендә «татар» сүзе булса да, «Һөнәр»дә бернинди дә милләтчелек юк. Рус телле режиссёрлар да фестивальдә катнашты һәм катнаша. «Мин яратам сине, Казан!» проектында катнашуы, Актёрлар йортында иҗади лаборатория кысаларында ябык форматта уйналган «Күсе һөҗүме» спектакле белән театраль җәмәгатьчелеккә үзен күрсәткән Айдар Җаббаров – бүген ГИТИС студенты. «Һөнәр»дә шаккатып утырасыларыбыз алда әле, җәмәгать!

 

Режиссёрлар лабораториясе

Театр тәнкыйтьчесе, күпсанлы фестивальләр һәм иҗади лабораторияләр башлангычында торган Олег Лоевскийның режиссёрлар лабораториясе кысаларында куелган эскизлар фестивальнең соңгы ике көненә, димәк, әлеге дә баягы Татар театрының туган көненә туры килде. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә – туган көнгә зур бүләк булды ул. Мөгаен, татар театры тарихында иң мөһим вакыйгаларның берседер бу. Лаборатория нидән гыйбарәт соң? Олег Лоевский Казанга дүрт режиссёр алып килде. Алар – Глазов шәһәренең «Парафраз» драма театрының баш режиссёры Дамир Сәлимҗанов, Елец шәһәренең «Бенефис» драма театрының баш режиссёры Радион Букаев, Санкт-Петербургның Васильев утравы театры режиссёры Денис Хөснияров, ШДИ һәм Краснодар шәһәренең Горький исемендәге драма театрында режиссёр булып эшләгән, бүген ГИТИС мөгаллиме Александр Огарёв. Дүрт режиссёр, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының труппасын дүрткә бүлеп, 3-4 көн эчендә спектакль эскизларын куйды. Эскизлар ябык форматта театрның зур һәм кече сәхнәләрендә генә түгел, фойеда һәм хәтта декорация цехында уйналды. Лоевский режиссёрларны гына түгел (икесе – татар фамилияле, берсе хәтта Марсель Сәлимҗановның туганы да, тагын берсе – тумышы белән Казаннан),  драма әсәрләрен дә оста сайлаган. Әсәрләрнең тема-проблемасы татар театрына, татар тамашачы сына якын һәм яхшы таныш. Эскизлар афишасында: «Туй аралаш җеназа» (эстон драматургы Андрус Кивиряхк), «Тәрҗемә кирәк» (ирланд драматургы Брайен Фрил), «Шарур» кафесы» (ислам динен кабул иткән рус драматургы Анна Батурина) һәм «Жанна» (әбисе татар булып чыккан популяр яшь драматург Ярослава Пулинович). Әсәрләрне татарчага шагыйрәләр Эльвира Һадиева белән Резеда Зәйниева (Гобәева) тәрҗемә итте. Бу чара Академия театры артистлары өчен таныш булмаган шартларда үзләрен сынап карау, яңа яктан ачылу мөмкинлеген бирде. Театр, чын мәгънәсендә, җанланды. Дөресен әйткәндә, актёрлар бу лабораториядән ни тели – шуны алды. Берәүләр шаккаттырса, икенчеләре күнегелгән штампларда уйнап керүне кулайрак күрде.

Яңарыш, штамплардан качу рухы кебек сүзләр пафослы яңгыраса да, кан яңарту берәүгә дә комачауламый. Аның нәтиҗәләре бәлки Камал театрының якындагы премьераларында чагылыш табар. Лабораторияләрнең киләчәгенә килгәндә, Татар режиссурасы фестивале икән, үзебезнең режиссёрларны катнаштыру файдалы булыр иде. Республиканың башка театрларында шундый ук лабораторияләрне үткәрү дә бер генә театрга да комачауламас. Республиканың Мәдәният министрлыгына эшләр җирлек бар. 2014 ел – Мәдәният елы икән, нигә әле шул бер елны гына булса да мәдәният-сәнгать үсешенә нигез салып калдырмаска?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк