Чәчмә әсәрнең инсценировкасын әзерләү һәм шуның буенча спектакль кую җиңелләрдән түгел. Шулай да, бүген күп кенә театрлар бу алымга аеруча кызыксыну белән алына. Драматургия дөньясында яңа әсәрләргә кытлык булуга бәйлеме бу, яки режиссёрларның классик әсәрләргә алынасы килмәүгәме – төгәл генә әйтеп булмый. 17 апрель Казанның яшь тамашачы театры рус язучысы, совет чорының иң күренекле фантасты Кир Булычёвның “Можно попросить Нину?” хикәясенә нигезләнеп “Нина и хлебные карточки” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Бүген театр бинасы реставрация һәм реконструкциягә ябылу сәбәпле, артистлар тамашачы белән очрашу өчен шәһәрнең төрле локацияләрендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Бу спектакль дә Левченко посёлогында урнашкан “Полимер” Мәдәният йортында күрсәтелде. Режиссёры – Радион Букаев, инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова, рәссам – Надежда Иванова, композитор – Әлфит Фәрхәдшин. Рольләрне Павел Густов, Гүзәл Вәлишина, Любовь Лукина башкарды. Тамаша залында үз урыннарыбызга утыргач, безнең артта урнашкан рәтләргә кереп тулган яшүсмер укучыларның “45 минутлык спектакль карау өчен шушында килдекме? Аннары кире кайтасы бар бит әле...” дип канәгатьсезлек белдерүләренә ирексездән игътибар иттем. Ләкин спектакль башында бераз пышылдашып, шаярып утырган укучылар берзаман тынды. Шушы ук балаларга спектакль тәмамлангач борылып карадым: күзләрендә җитдилек чаткылары барлыкка килгән, эчтән генә ни турындадыр тирән уйланалар, инде үзара пышылдашмыйлар да иде. “Премьера уңышлы үтте!” дип сөенеп куйдым. 1942 нче һәм 1972 нче елларны бәйләп торган спектакль сугыш елларын һәм сугыштан соң чорны тасвирлый. Дөресрәге, 1942 нче елда яшәүче 13 яшьлек Нинаны һәм 1972 нче елда көн күрүче Вадимны. Хикәядә вакыйга телефон шалтыравыннан башланып китсә, спектакльдә авторлар бераз өстәмә кертергә булганнар. Вадим горурлык хисе, көр тавыш белән тормышның шундый якты, илнең шулай алга киткән булуын газета битләреннән укып, тамашачыга сөйли. Ә аннары инде телефоннан сөйләшү, кечкенә Нина белән танышу...