Логотип
Хәбәрләр

«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера

Чәчмә әсәрнең инсценировкасын әзерләү һәм шуның буенча спектакль кую җиңелләрдән түгел. Шулай да, бүген күп кенә театрлар бу алымга аеруча кызыксыну белән алына. Драматургия дөньясында яңа әсәрләргә кытлык булуга бәйлеме бу, яки режиссёрларның классик әсәрләргә алынасы килмәүгәме – төгәл генә әйтеп булмый. 17 апрель Казанның яшь тамашачы театры рус язучысы, совет чорының иң күренекле фантасты Кир Булычёвның “Можно попросить Нину?” хикәясенә нигезләнеп “Нина и хлебные карточки” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Бүген театр бинасы реставрация һәм реконструкциягә ябылу сәбәпле, артистлар тамашачы белән очрашу өчен шәһәрнең төрле локацияләрендә спектакльләр куярга мәҗбүр. Бу спектакль дә Левченко посёлогында урнашкан “Полимер” Мәдәният йортында күрсәтелде. Режиссёры – Радион Букаев, инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова, рәссам – Надежда Иванова, композитор – Әлфит Фәрхәдшин. Рольләрне Павел Густов, Гүзәл Вәлишина, Любовь Лукина башкарды. Тамаша залында үз урыннарыбызга утыргач, безнең артта урнашкан рәтләргә кереп тулган яшүсмер укучыларның “45 минутлык спектакль карау өчен шушында килдекме? Аннары кире кайтасы бар бит әле...” дип канәгатьсезлек белдерүләренә ирексездән игътибар иттем. Ләкин спектакль башында бераз пышылдашып, шаярып утырган укучылар берзаман тынды. Шушы ук балаларга спектакль тәмамлангач борылып карадым: күзләрендә җитдилек чаткылары барлыкка килгән, эчтән генә ни турындадыр тирән уйланалар, инде үзара пышылдашмыйлар да иде. “Премьера уңышлы үтте!” дип сөенеп куйдым. 1942 нче һәм 1972 нче елларны бәйләп торган спектакль сугыш елларын һәм сугыштан соң чорны тасвирлый. Дөресрәге, 1942 нче елда яшәүче 13 яшьлек Нинаны һәм 1972 нче елда көн күрүче Вадимны. Хикәядә вакыйга телефон шалтыравыннан башланып китсә, спектакльдә авторлар бераз өстәмә кертергә булганнар. Вадим горурлык хисе, көр тавыш белән тормышның шундый якты, илнең шулай алга киткән булуын газета битләреннән укып, тамашачыга сөйли. Ә аннары инде телефоннан сөйләшү, кечкенә Нина белән танышу...

Ни өчен театрның нәкъ шушы әсәргә алынуы, оригиналдагы исемен үзгәртү, әсәр белән инсценировка арасында аермалыклар булу турында сорауларны Казанның яшь тамашачы театры әдәби бүлеген җитәкләүче Ләйсән Фәизовага бирдем.

Ләйсән Фәизова: “Мин ул хикәяне әллә кайчаннан белә идем инде, чөнки Кир Булычёв балачактан минем яраткан язучым. Бала вакыттан ук фантастика белән кызыксынган укучыларның күбесе “Приключения Алисы Селезнёвой” әсәрен яхшы хәтерлидер. Гомумән, аның искиткеч әсәрләре бик күп бит. Минем яраткан “Посёлок” романы гына да ни тора!

Бу хикәя белән мин дә, Радион Тимурович та күптән таныш идек. Беренчел максат нинди иде? Бөек Җиңүнең 80 еллыгына яшүсмерләр, мәктәп укучылары өчен ниндидер спектакль куярга кирәк. Без материал эзли башладык. Дөресен әйткәндә, төрле вариантлар күп иде. Сайлау процессы да җитди үтте. Без – баш режиссёр Радион Тимурович, аның ярдәмчесе буларак әдәби бүлекне җитәкләүче мин һәм, әлбәттә, театрның директоры Горнышева Айгөл Алмасовна (педагог буларак, ул балалар әдәбиятын бик яхшы белә) җентекләп сайладык. Мин бу хикәя турында искә төшергәч, Радион Тимурович шунда ук “Әйе! Бу шәп әсәр! Ул еш куела” диде. Оригинал исемен калдырмавыбыз табигый дип әйтер идем. Спектакль өчен бу бик үк отышлы вариант түгел иде. “Можно попросить Нину?” Сорау җөмлә булуы безгә туры килмәде. Әзерлек процессында без аны “Нина” дип атап йөртә башладык, сценарий язганда да, фикер алышканда шулай атадык. Спектакльнең беренчел исеме “Нина” гына иде. Шуннан Радион Тимурович “Сугыш чоры билгесе булып торырдай тагын өстәмә кирәк” дип үз фикерен белдерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына туры килердәй, тематик исем булуы мөһим иде. Шулай итеп “Нина и хлебные карточки” туды.  

Хикәя һәм инсценировка арасындагы аермалыклар турында да искәртү урынлы. Безнең алда бу тарихны киңәйтү бурычы тора иде. Чөнки хикәядә Вадим тормышыннан конкрет кисәк алына. Дөресрәге, гомумән бер кич, һәм аннан соң булган хәлләр турында бераз бәян итү. Без аның тормышының бу мизгелен киңәйтергә кирәк дип карар кылдык. Радион Тимурович герой яшәгән вакыттан чыгып эш итәргә булды. 1972 нче ел. Бу вакытта ниләр булганын, тарихи вакыйгаларны барлый башладык. Ул чорда, кеше үзен ничек хис итә алган? Сугыш 27 ел элек тәмамланган һәм 1972 нче елда бик күп күренекле тарихи вакыйгалар булуын ачыкладык. Менә шуларның барысын да безгә спектакльгә кертеп җибәрергә кирәк иде. Чынлыкта бу вакыйгалар барысы да Кир Булычёв әсәрләрендә бар, без аларны контексттан, автор язган ниндидер фикерләрдән, өстәмә киңлектәге дөньялардан актарып чыгардык. Аларны бит эләктереп ала белергә генә кирәк. Инсценировка шулай туды да инде. Барнәрсә дә автор фикереннән, автор сүзләреннән чыгып эшләнде һәм алга таба без сәхнәдә күрсәтергә теләгән тарихны кирәкле юнәлештә “үстердек”. Безнең уебызча, иң мөһиме нәрсә иде? Әсәрдә 3 Нина күрсәтелә: 1942 нче елдагы кечкенә Нина, үскәч ире белән Төньякка киткән Нина һәм Вадим шалтыратырга тиешле Нина. Хикәядә бу шалтыратуның бер нечкәлеге бар: Вадим Нина белән җиңелчә генә аралашып вакыт үткәрергә тели. Балалар, мәктәп укучылары өчен әзерләнә торган сәхнә әсәренә без бу катламны алырга теләмәдек. Аның урынына, Әни образына басым ясап, ул рольне “кабартыбрак” күрсәтергә булдык. Күпләр “Доживём до понедельника” совет фильмы белән таныш. Андагы әни интеллигент, аз гына кырыслык ноталары булган ханым. Безнең нәкъ менә шушы героиня илһамландырды һәм спектакльдә дә без шундыйрак Әни образын булдырырга уйладык. Кыскача гына әйткәндә, инсценировка ясауның менә шундый нечкәлекләре бар иде. Беренче чиратта, без тамашачыларны бутамаска теләдек. Чөнки әсәрне уку – ул бер нәрсә, ә сәхнәдә спектакль карау бөтенләй башка хисләр тудыра ала. Нәтиҗәдә, Ниналарның кайсы кем булып чыга? Бу табышмакка җавапны тамашачы үзе табарга тиеш”

Спектакль премьерасына барыр алдыннан хикәяне укып чыгу табигый күренеш. Мин дә нәкъ шулай эшләдем. Һәм, әйтергә кирәк, Казанның яшь тамашачы театры куйган спектакль миңа хикәягә караганда күбрәк ошады. Монда безгә сугыш афәте, ул еллардагы авыр тормыш һәм сугыштан соң җайланган тормышның гамьсез, борчусыз яшәеше арасында аерманы тоярга мөмкинлек бирделәр. 45 минут кына барса да, әлеге спектакль үз эченә тамашачыны шаккатырырлык (бигрәк тә әсәрне укымаган тамашачыны), урыны белән тетрәнерлек мизгелләрне сыйдыра алган иде. Иҗат төркеменә «рәхмәт» һәм «афәрин» дияргә генә кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021