Бу сәгать ярым вакыт эчендә Кабан күле буенда җыелучыларның яшь аермасы да юк, кайсы милләттән булу да мөһим түгел, хәтта туган җирең кайда булуның да әһәмияте юк. Чөнки монда барысы да бербөтен, бердәм. Монда хәрәкәттә - бәрәкәт икәнне аңлаучылар җыела. 2025 елның беренче чарасында Казанлылар һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр генә түгел, Санкт-Петербург, Омск, Мурманск, хәтта Төркиядән кунаклар да биеде. Быелгы юбилей сезонында 12 тапкыр очрашу көтелә. Һәр пәнҗешәмбе биючеләр арасында ярыш уздырылып, шул ярышта җиңүче автомат рәвештә финалга узачак һәм август ахырында 300 мең сум акча өчен бию көрәшендә көч сынашачак.