Логотип
Хәбәрләр

«Диварлар ни сөйли?» - Тукай музеена 40 ел!

Бу бина юктан гына Тукай музее итеп оештырылмаган, чөнки 1917 елдан бирле бу урам Тукай исемен йөртә. Якында гына Тукай яшәгән кунакханәләр.

Тукай тууга 100 ел тулганда музей ачарга дигән карар чыккач бина эзли башлыйлар һәм менә шушы Шамил йортына тукталалар. Әлбәттә, бу йортта Тукай үзе яшәмәгән, Тукайның бу бинада булу-булмавы турында төгәл мәгълүматларыбыз юк. Элегрәк кайбер галимнәр бу йортта Тукай булган дип язган, ләкин тикшерүләр уздырганнан соң моның дөрес булмавы ачыклана. Ләкин бу теманың икенче ягы да бар. Тукай кечкенә чагында асрамада яши башлагач Казанга килә, ул бу йортка үзенең үги әнисе белән кергән булырга мөмкин. Чөнки “Исемдә калганнар” автобиографик повестендә ул “Без бай йортларына йөреп, анда түбәтәйләр, калфаклар сата идек”, - дип яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021