Кырым татар академия музыкаль драма театры куйган “Фаҗига” спектаклен күбрәк театральләштерелгән концерт итеп кабул иттек, чөнки һәр сәхнә дә диярлек җырлар белән үрелеп барды. Спектакльнең күмәк сәхнәләрендә Казан театр училищесы студентлары һәм “Апуш” балалар театр студиясе шәкертләре дә катнашты. Төркия дәүләт театры тәкъдим иткән “Чехов машинасы” спектаклендә Чеховны укыган тамашачылар бер сәхнәдә язучының төрле әсәрләреннән геройларны күрә алды. Әдәбиятка гашыйк тамашачы өчен бу спектакль затлы бер бүләк кебек булды.