Логотип
Яңа проект - Ел артисты

Буа дәүләт драма театры артисты Камартдинова Гөлзада Илдар кызы

Гөлзада Илдаровна киң – диапазонлы артист. Матур яңгырашлы сәхнә теленә, ярсу темпераментка ия. Җиңел һәм җитез хәрәкәтләнә. Бүгенге көндә Гөлзада театрда әйдәп баручы артистларның берсе. Артистның...

Гөлзада Илдаровна киң – диапазонлы артист. Матур яңгырашлы сәхнә теленә, ярсу темпераментка ия. Җиңел һәм җитез хәрәкәтләнә. Бүгенге көндә Гөлзада театрда әйдәп баручы артистларның берсе. Артистның репрертуар бите үз эченә 20дән артык хәзерге заман һәм классик драматургияне ала. Аның рольләре: Дания – “Әкәмәт-кәмит” (А.Камалиев), Хөрмия – “Утын пүләне” (Р.Сәгъди), Регина – “Булса да була икән” (Р.Букаев), Җәмилә – “Ничарадан бичара”, Айзирә Әхәтовна “Эх, кызлар” (Т.Миңнуллин), Шәфкать туташы – “Кияүләр” (Д.Салихов), Сәркәй әби – “Көтү” (Б.Сәләхов), Әүдәки – “Кияүләр” (Т. Миңнуллин) һ.б.

Төрле образлар башкаруына карамастан, аның геройлары хатын-кызларга хас нәзактьлеклек, тирән драматизм белән аерылып тора.

Театрда эшләү дәверендә Гөлзада Камартдинова үзен иҗади инициативалы артист буларак күрсәтте. Ул үз эшенә һәрвакыт җитди карый, сәхнәне ярата һәм сәнгать өчен бөтен көчен биреп эшли. Моннан тыш әле ул бик матур җырлый да.

Тормышта да яхшы күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керү белүчән, кеше.

Театр бүләкләре:

– Татарстан республикасы Буа районы почет грамотасы, 2009 ел;

– Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының почет грамотасы, 2016 ел.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк