Логотип
Яңа проект - Ел артисты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Галләмова Люция Заһит кызы

Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Люция Галләмова 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова кебек җырчыларның эстрада...

Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, Люция Галләмова 1978 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Әлфия Афзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова кебек җырчыларның эстрада бригадаларында нәфис сүз остасы, концертлар алып баручы булып эшли. 1980 елда ул К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Биредәге иҗат юлын шул ук елны беларус драматургы А.Макаенокның “Трибунал” спектаклендәге Зина роле белән башлап җибәрә. А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган “Шикәрем син, балым син” спектаклендә Сәрвиназны башкарып, Люция Галләмова үзен кабатланмас, үзенчәлекле талантлы артистка итеп таныта.

Л.Галләмова драматик һәм комедиячел характердагы артистка. Аның иҗат биографиясен А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы кош” спектаклендәге Шифан, “Ак күгәрченнәр”дәге (Р.Батулла) – Балчәчәк, “Хикмәтле доклад”тагы (К.Тинчурин) – Гөлҗамал, “Өмет” (Ш.Шаһгали) спектаклендәге – Гайшә, “Мәкәрҗәгә барган идек”(И.Юзиеев) Саҗидә, Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Сихерче” спектаклендә Мәликә, “Ничек кияүгә чыгарга?” (Н.Гаетбай) әсәрендә Җиһан, “Капчыктагы Мәгъфия” (Д.Салихов) Мәгъфия, “Мәхббәт турында риваят” (Н.Хикмәт) Сөт анасы кебек тормышчан бизәкләр белән сугарылган дистәләрчә образлар тәшкил итә.

Тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул 1998 елда төрки халыкларның “Нәүрүз” театр фестивалендә, И.Грекова әсәре буенча куелган “Тол хатыннар көймәсе” спектаклендәге Кәримә образы өчен, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү яулады.

2003 елда Люция Заһит кызы “Татарстанның атказанган артисткасы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Соңгы елларда башкарылган Зилә (“Әзелгән яфраклар”, Р.Габделхакова), Айзирәк (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), Бибисара (“Эх, алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Хурия (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев) һәм башка рольләре актрисаның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.

 {jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/tinsh{/jlex}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк