Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Зәйнуллин Рафил Шамил улы

   Рафил мәктәпне “5” кә генә тәмамлап, 2003 нче елда театр училищесына укырга керә. 2007 елда  училищены кызыл дипломга тәмамлап Түбән Кама татар дәүләт драма театрына эшкә килә.  Менә инде унынчы ел, укытучылары Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллинаның ышанычларын аклап, алны-ялны белми эшли, матур образлар тудыра: Хөрмәт – «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Р.Вәлиев), Миргали – «Бергенәм – Гөлгенәм» (М.Садыйкова), Артур – “Сандугач сайрар җир” (Р.Сәгъди), Рамазан – “Бүре каны” (Н.Гыйматдинова), Галәветдин “Син мине күрәсеңме?” (Т.Миңнуллин), Зөлкәрнәй “Тиле яшьлек” (И.Абдуллин), Галимҗан “Алпамыш алпавыты” (Т.Миннуллин), Гибралтар “СыСыСыРда ясалган...нар” (Л.Лерон), Хисмәтулла – “Нәзер” (Т.Миннуллин), Игорь – “Ярсыз ярлар” (Н.Угарин), Фәнил, Илмир – “Хәерле юл!” (И.Зайниев), Микуш – “Гөргөри кызын бирә” (Т. Миннуллин), Денис Макшеев – “Гөнаһлы мәхәббәт өрәге” (А.Иванов), Хәсрәт – “Кадер кичәсе” (Р.Галиев), Былтыр – “Шомбай маҗаралары” (Р.Валиев), Нәҗип – “Кызлар кызык итәләр” (Т. Миннуллин), Газиз – “Назлыгөл” (М.Байҗиев), Суанкол – “Анам кыры” (Ч.Айтматов) һ.б.

Һәр спектакль саен талантының яңа яклары ачылып, театр сөючеләрне сокландыра, сөендерә безнең Рафил. Шуңа күрәдер дә ул тамашачыларның яраткан артисты. Аның уенында ясалмалылык юк, бер-берсен кабатламаучы образлары истә кала, ышандыра. Ул эзләнүчән, һәртөрле яңалыкларга ачык, максатчан, өлгер иҗатчы.

Р.Ш.Зәйнуллин театрда балалар өчен чыгарылган «Аждаһаның туган көне», “Шомбай маҗаралары” спектакльләренең режиссеры да әле. РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Рафил Зәйнуллин алган театр бүләкләре бүләкләре:

– Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты (2010);

– Татарстанның  хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән  бирелә торган Гранты (2010);

– Татарстанның Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы (татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен) (2014).

Рафил катнашкан театраль фестивальләр:

«Нәүрүз» фестивале, Казан, 2009 ел. Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны» спектакле белән. Фестивальнең иң яхшы спектакле дип табылды;

«Нәүрүз» фестивале, Казан, 2011 ел. А.Иванов  әсәре буенча куелган «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» спектакле белән.

Милли театрларның Халыкара “Алтан Сэргэ” фестивале. Улан-Удэ, Бурят республикасы, 2011 ел. Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Бүре каны» спектакле белән. Театр белгечләре һәм критикларының югары бәясенә лаек булды;

“Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2013 ел. И.Зәйниев «Хәерле юл!»;Н.Угарин «Ярсыз ярлар» спектакльләре белән;

Милли театрларның II Халыкара “Алтан Сэргэ” фестиваль – форумы. Улан-Удэ, Бурят республикасы, 2014 ел;

“Һөнәр” VII Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале. Казан, 2015ел. М.Байҗиев "Назлыгөл" спектакле белән;

Үзәк Азия илләренең «Казахстан – Евразия йөрәге» VІ Халыкара  театраль  фестивале, Талдыкорган, Казахстан республикасы, 2016 ел. Ч.Айтматов "Анам кыры" спектакле белән («Чыңгыз Айтматовның әдәби мирасын яңа театраль тел аша ачу» номинациясендә диплом).

Тормышта ул бик яхшы, кайгыртучан әти, хатыны белән 3 бала: ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/tybkam/mal{/jlex}

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
485
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы