Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бүген беләсезме нинди билгеле дата? Бүген кышның икенче аеның соңгы көне! Ник көләсез ‒ хәзер бит нәрсә көне генә юк, котлашыр өчен көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй. Ә икенче айның соңгы көне шулай...
Бүген беләсезме нинди билгеле дата? Бүген кышның икенче аеның соңгы көне! Ник көләсез ‒ хәзер бит нәрсә көне генә юк, котлашыр өчен көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй. Ә икенче айның соңгы көне шулай ук көтеп алынган дата ул ‒ кемгә ничектер, әмма шәхсән минем өчен «тагын бер генә кышкы ай калды» дигән уй үзе генә дә җаннарны җылытыр сихергә ия. «Көннәр язга авышты», дия торган иде мәрхүмә әбекәем ‒ бу инде көннәрнең кояшка авышуын, тәүлекнең яктылыгы озая төшүен аңлата иде. Хәзер дә әнә игътибар итсәгез, кояш чыкса, яктылыгыннан күзне ача торган түгел, ул елмая башлауга түбә кырыенда хасил булган боз сөңгесеннән тып та тып тамчы тама башлый.
Ә сез нинди көн дисез ату... Язга якынайтучы матур көн бүген! Елмай, дип кояш җылысын, яз мутлыгын бүләк иткән гыйнварның соңгы көне белән сезне!
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк