Роза Яппарова: «Мәктәптә фән буларак татар теле укытылса, театрга җиңелрәк булыр иде»
Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында «Әкият» курчак театрының 85 сезон премьераларына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны театр директоры Яппарова Роза Сәетнур кызы,...
Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында «Әкият» курчак театрының 85 сезон премьераларына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны театр директоры Яппарова Роза Сәетнур кызы, баш режиссер Зиннуров Илдус Насыйх улы һәм театрның алдынгы артистлары сәламләде.
Театр директоры 2019 елның төп премьералары белән таныштырды, шулай ук Яңа ел тамашалары башлануы хакында хәбәр итте. 19 декабрьдән – 2019 елның 8 гыйнварына кадәр театрда нәни тамашачылар өчен «Яңа ел феериясе» дип исемләнгән бәйрәм тамашалары узачак.
Күптән түгел «Әкият» театры репертуарына кагылышлы татар теле мәсьәләсендә куерган бәхәс буенча да Роза Сәетнур кызы үз фикерен әйтте. Театрда татар спектакльләре күбрәк булсын өчен татар теленең мәктәптә укытылуы кирәк, дип белдерде ул. «Театр – телне өйрәнүдә зур роль уйный, ләкин театр гына бу проблеманы хәл итә алмый. Мәктәптә дә фән буларак татар теле укытылса, театрга җиңелрәк булыр иде».
Театр артисты Юрий Чуткиев, бу фикерне дәвам итеп: «Татар телен саклап калырга тырышабыз. Татар төркеменең спектакльләре берсеннән-берсе яхшы тәрбия чарасы», – дип өстәде. Шулай булса да, театрның баш режиссеры рус спектакльләренә кызыксыну күбрәк булуын искәртте. Хәтта театрга балалары, оныклары белән еш йөрүче дәүләт җитәкчеләре дә күбесенчә рус спектакльләрен сайлый, дип гаҗәпләнде ул.
Автор: А.Галимова
Фото: Алсу Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк