Логотип
Хәбәрләр

Казан рус яшь тамашачы театрында «Лёля и Минька» спектакле куелды

Казан рус яшь тамашачы театры 94 нче сезонны кабат үз сәхнәсендә ачты. Театр өчен бу зур һәм мөһим вакыйга, чөнки тарихи бинада ремонт һәм реконструкция эшләре алып барылу сәбәпле, 2 ел дәвамында труппа Казанның төрле мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, ә 2025 нче елның декабреннән Горький урамында урнашкан (Тинчурин театрының элеккеге бинасы) залда уйнады. Әйтергә кирәк, 2 ел эчендә бина билгеле бер үзгәрешләр кичергән. Зур зал 265 урынлы булып калган, театрда Кече зал да барлыкка килгән, ул бинаның икенче катында. Кече зал эксперименталь куелышлар, заманча спектакльләр өчен уңай мәйданчык. Реконструкциядән соң театрның гомуми мәйданы да ике тапкырга диярлек арткан. Нәтиҗәдә, спектакль чыгару процессында турыдан-туры катнашучы цехлар өчен уңайлы эш урыннары булдырылган.

Белешмә:

Спектакльнең иҗат төркеме: режиссёр – Радион Букаев, инсценировка авторы – Ләйсән Фәизова, рәссам – Надежда Иванова, ут буенча рәссам – Сергей Гаевой, композитор – Булат Абдуллин. Рольләрдә: Лёля – Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Шакирҗанова, Минька – Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов. Яшь чикләве – 6+. Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль мәдәни проекты кысаларында куелган.  

***

“Лёля и Минька” спектакленең нигезендә – күренекле язучы, сатирик, рус әдәбияты классигы Михаил Зощенконың “Ёлка”, “Галоши и мороженое”, “Бабушкин подарок”, “Через 30 лет” хикәяләре ята. Билгеле булганча, Зощенко әсәрләренең күбесе автобиографик. Үзенең балачагы, үсә төшкән еллары үрнәгендә генә дә язучы үз чорының матурлыгын күрсәтә ала. Аның әсәрләрендә дуслык, туганлык, гаилә, олыларга карат хөрмәт, әхлаклылык, тыйнаклык, намус кебек мәңгелек кыйммәтләр беренче урында тора. Һәм, әйтергә кирәк, автор шушы кыйммәтләрнең мөһимлеге турында ни дәрәҗәдә җиңел һәм аңлаешлы, ләкин шул ук вакытта үтемле итеп язса, спектакль дә нәкъ шул ук рухта куелган.

Казан яшь тамашачы театры бу юлы да кайсы аудитория өчен нинди темага, кайсы әсәрләрне сайлап, нәрсәгә басым ясарга кирәклекне бик яхшы тоемлаган.

***

Иң башта ук актерлар зал белән элемтә кора – сәхнә алдына, тамашачыларга бер кул сузымы ераклыкта гына басып гади генә сораулар белән интерактив башланып китә. Бу спектакль тулаем матур мизгелләр, җылы диалоглардан торса да, балалар һәм олыларның игътибарын аеруча җәлеп иткән берничә мизгелне билгеләп үтәргә була. Һәр 4 хикәяне бәян иткәндә дә Гүзәл Шакирҗанова һәм Дмитрий Язов үзара гына диалог кормады, алар һәрдаим зал белән аралашты. Элек туңдырма ничә сум торган да, хәзер аны ничә сумга сатып алырга була? Балалар кәвешнең нәрсә икәнен беләме? Совет чорында Яңа ел чыршысына ниләр эленгән? Элек, төрледән-төрле гаджетлар булмаганда, балалар нинди уеннар уйнаган? Шушы һәм башка кызыклы сорауларга залдан төрле җаваплар килеп торды. Шул рәвешле, сәхнә һәм зал арасында элемтә спектакль буена өзелмәде. Икенче мизгел – реаль размердан берничә тапкырга зуррак итеп ясалган кәвеш. Менә шушы кәвеш башта “Галоши и мороженое” өлешенең бер кисәге булып сәхнәдә “яшәсә”, соңрак актерлар аны залга алып төште һәм ул рәтләр буйлап үтте. Бу мизгелдә һәр тамашачы үзен бәхетле итеп хис итә, чөнки ул үзен дә шушы спектакльнең бер өлеше, мөһим бер кисәге итеп тоя башлый. Режиссёр Букаев залдагыларга шундый мөмкинлек бирде һәм моның өчен аңа бары рәхмәт әйтергә була. Еш кына, күпчелек спектакльләрдә актерлар 1 нче, 2 нче рәтләр, йә кырый урыннар белән генә аралаша. Ә монда кәвеш һәр рәт буйлап “йөреп-йөзеп” чыкты. Һәм спектакльнең ахырында кульминация – актёрлар тамашачылар белән бергә җырлый!

***

Спектакль шартлы рәвештә 4 кисәккә бүленгән. Зощенконың 4 әсәре бер-бер артлы үзара бәйләнеп бара, шул рәвешле тамашачыларга Совет чоры тәрбиясе, тормышы, әти-әни һәм бала мөнәсәбәте ничек корылганлыкны күрсәтә. Бу спектакльне караганда һәм әле өйгә кайткач та бүгенге балаларның башында “Элек әти-әниләр кырысрак булган, хәзер бигрәк рәхәт яшибез”, - дигән уйлар туадыр. Шулай ук, бу спектакль телефонсыз да кызык тормыш була ала, тәүлек әйләнәсе экранга карамыйча да яшәргә мөмкинлекне ассызыклый. СССРда туган әти-әниләр, әби-бабайлар үзләренең балачагын искә төшереп ностальгиягә бирелсә, балалар вакыт-вакыт уен һәм зал белән аралашу формасында бирелгән спектакль аша тәрбия дәресе ала. Спектакльнең тагын бер мөһим якларының берсе – мәктәп программасында булган әсәрләргә карата аеруча кызыксыну уяту.

***

Егерменче гасырның 30 нчы еллар ахырында язылган әсәрләр циклыннан сайлап алынган “Ёлка”, “Галоши и мороженое”, “Бабушкин подарок”, “Через 30 лет” бер-бер артлы бара. Алар һәрберсе мөстәкыйль әсәр булса да, Яшь тамашачы театрының әдәби бүлек мөдире, инсценировка авторы Ләйсән Фәизова бу 4 әсәр арасында ниндидер күренми торган җепләр сузган. Һәр хикәянең ахырында мөһим җөмләләр яңгырый: “Беркайчан да үземнән көчсезрәк кешене рәнҗетмәдем”, “Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый”, “Дөньяда иң яхшы малай яхшылык эшли һәм моның белән мактанмый”, “Без бит балачак турында бер үк төшләр күрәбез” һ.б.

***

Спектакльнең зур һәм мөһим өлешен декорация алып тора. Дөресрәге, ул декорациянең нинди булуы һәм аның функциясе. Яшь тамашачы театры берничә ел элек үзенең гади генә, әмма истә кала торган фирменный стилен булдырды. Рәссам Надежда Иванова әлеге яссы сыннар белән театрның фойесын гына бизәп калмаган, аларны “Лёля и Минька” спектакле сәхнәсенә дә менгергән. Әлеге театрда эшләүчеләр бу сыннарны, яратып, шаяру катыш “доброчеки-добрые человеки” ягъни “яхшы кешеләр” дип атап йөртә. Фойеда сыннар тамашачыларны театр тарихы белән таныштырып, тарихи бинада ничәнче елларда нәрсәләр булганны аңлаткан табличкалар “тотып торса”, спектакльдә инде алар тулы канлы декорациягә әйләнгән. Төрле мизансценаларда шушы стильдә, яссы итеп ясалган әти-әни, әби, чыршы, күршеләр һәм аларның балалары, агач ат, туңдырма сату лавкасы, поезд вагоннары пәйда була. Сәхнә тулаем ике артистка бирелгән, шуңа декорацияләрне дә алар үзләренә кирәк булганча “хәрәкәтләндерә”.

***

“Лёля и Минька”ны караганда залда олылар һәм балалар арасында яшь аермасы бөтенләй юкка чыкты төсле – 1 сәгать 10 минут дәвамында залда барысы да балага әйләнде. Спектакль тәмамланып, залда утлар кабынгач, күңелдә үзгә бер моңсулык барлыкка килә. Чөнки балалар әлеге тамашадан үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алып, олылар, әйтерсең лә, балачакка кайта. Шуңа да спектакль, андагы геройлар һәм вакыйгалар белән һич тә аерылышасы килми. Казан рус яшь тамашачы театрын уңышлы премьера белән котлыйм! 

Фото: Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021