Логотип
Конкурсларның архив

Иң актив театр тамашачысы кем икән?

Хөрмәтле укучыларыбыз! “Сәхнә” журналы яңа бәйге игълан итә. Максат – иң актив театр сөючене билгеләү. Шартлары: – Иң актив театр тамашачысы киләчәктә милли театр сәнгатенең нинди булырга тиешле...

Хөрмәтле укучыларыбыз! “Сәхнә” журналы яңа бәйге игълан итә. Максат – иң актив театр сөючене билгеләү.

Шартлары:

– Иң актив театр тамашачысы киләчәктә милли театр сәнгатенең нинди булырга тиешлеге турында фикерләре белән уртаклаша, килеп җитмәгән якларны - кимчелекләрне күрсәтә, тәкъдимнәр кертә;

– Соңгы вакытта кайсы театрда нинди спектакльләр караганлыгын әйтә, әлеге спектакльләргә карата бәясен, мөнәсәбәтен белдерә;

– Театрда төшкән фоторәсемен юллый.

Җиңүчеләрне оригинал бүләкләр көтә:

Беренче урын: акчалата бүләк;

Икенче урын: җиңүче үзе теләгән спектакльгә ике кешелек билет белән бүләкләнә;

Өченче урын: җиңүчегә үзе теләгән артист белән фотога төшү мөмкинлеге тудырыла һәм ул фоторәсем журналда урын ала;

Дүртенче урын: җиңүче турында, аның театр сәнгатенә булган мөнәсәбәте хакында “Сәхнә” дә кызыклы язма басыла.

Бәйгегә октябрь аенда йомгак ясалачак. Фото һәм язмаларны 2017 нче елның 28 августына кадәр saxna@mail.ru электрон почтасына юллагыз.

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк