Логотип
Конкурсларның архив

“Сәнгать баскычлары” викторинасының җиңүчеләре билгеле

(Дипломнар электрон почта аша җибәреләчәк)   Дөрес җавап бирүчеләр исемлеге: Гөлфия Шәяхәтова, Ләйлә Шәймарданова, Сиринә Исмәгыйлева, Венера Зыятдинова һәм Гүзәл. Дөрес җаваплар белән биредә та...

(Дипломнар электрон почта аша җибәреләчәк)

 

Дөрес җавап бирүчеләр исемлеге: Гөлфия Шәяхәтова, Ләйлә Шәймарданова, Сиринә Исмәгыйлева, Венера Зыятдинова һәм Гүзәл.

Дөрес җаваплар белән биредә таныша аласыз:

1. Татар театрына кайчан нигез салынган?

1906 елның 22 нче декабрендә. Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егет” драмасы уйналган.

2. Беренче профессиональ татар театры труппасына кем оештыра?

Профессиональ татар театры труппасын оештыручы булып Оренбург шәһәреннән укытучы, күпкырлы талант иясе Ильяс Кудашев-Ашказарский санала. А.Островский әсәре буенча үзе тәрҗемә иткән “Наданлык илә галимлек” пьесасын сәхнәләштереп, бу труппа Россия буйлап беренче гастрольгә чыга.

3. Хатын-кызлар арасында татар профессиональ театрына кем нигез сала?

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская 1912 елда Уфада “Нур” театрын оештыра.

4. Беренче татар операсының авторы кем? Нинди әсәрләрен беләсез?

Солтан Габәши. “Сания”, “Эшче” опералары.

5. Классик музыкада бер гаиләдән чыккан атаклы өч музыкантны ата.

Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин.

6. Талантлы театр артисты, татарлар арасыннан иң беренчеләрдән булып кинога төшүче актерның исемен атагыз.

Хәлил Әбҗәлилов

7. Яңа бинага күчкәч, Г.Камал театрының режиссеры кем була?

Марсель Сәлимҗанов

8. Туфан Миңнуллинның трилогиясе нинди әсәрләрне күздә тота?

“Дуслар җыелган җирдә”, “Миләүшәнең туган көне”, “Хушыгыз” драмалары.

9. “Оча торган татар” дип кемне атыйлар?

Бу сүз бөек балет биючесе Рудольф Нуриев хакында.

10. 2016 елда кайсы артист “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенә ия булды.

Ринат Таҗетдинов

11. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлап нинди спектакль сәхнәләштерелде? Аның режиссеры кем?

“Ефәк баулы былбыл кош”, Рәшит Заһидуллин

12. Башкаланың кайсы театрында Г.Тукай иҗатына багышлап 3 спектакль куелды? Аларның исемнәрен атагыз.

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры, “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле күбәләк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк