"Тәмле" конкурска йомгак ясадык

Бәйгебезгә җибәргән тәм-том рецептлары өчен барыгызга да зур рәхмәт. Теләгән кешеләр бу уникаль рецептларны язып алып калгандыр. Киләчәктә дә шул кулыгызны җуймыйча, тәмле әйберләр пешереп якыннарыгызны сөендереп яшәргә язсын.
Ә бәйгебезнең җиңүчеләренә килгәндә, тавышлардан күренгәнчә, иң беренче урынны чәк-чәк рецепты белән Гөлүсә Рәхмәтуллина яулады. Икенче урында лагман рецепты белән – Гөлзилә Нурмөхәммәтова. Ә өченче урынга панкота рецептын тәкъдим иткән Гүзәл Газизова чыкты. “Тәмле” бәйге булгач, бүләкләрнең дә тәмлеләрен сайларга тырыштык. Беренче урындагы җиңүчебез Mardesign дизайн-студиясеннән 2017 елга Татар халык ашларының рецепетлары сурәтләнгән тәмле календарь, савыт-саба наборы һәм Тинчурин театрына ике кешелек билет белән, калган ике җиңүчебез шулай ук савыт-саба наборы һәм Тинчурин театрының иң яхшы спектакльләренә ике кешелек чакыру белән бүләкләнәчәк.
Сезне редакциябездә көтеп калабыз. Безнең адрес: Декабристлар урамы, 2 йорт, 7 кат “Сәхнә” журналы редакциясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 февраль 2023 - 12:21
-
7 февраль 2023 - 11:59
-
6 февраль 2023 - 15:06
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте