Логотип
Премьера!

Карурман: Язылмаган дастан

Кем син?  Кем мин?  Кемнәр алар? 

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда тиздән премьера! 12,13 мартта театр тамашачыга яңача «Карурман» спектаклен тәкъдим итәчәк.


Кем син? 
Кем мин?
Кемнәр алар? 
Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы? Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме? 
«Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра. 
Бу – язылмаган дастан. 
Шуның белән ул серле дә. 
Куркыныч та. 
«Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Алар – безне, без – аларны. Дөнья тигез, имин иде ул чакта. Аннан, көчне бер-беребезгә каршы куллана башладык та, бар нәрсәнең асты-өскә килде. 
Син сайлый аласың. 
Син хәзер ике дөнья чигендә торасың». 
Кем син? 
Кем мин? 
Кем БЕЗ?


Пьеса авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова 
Жанры - фэнтези
Режиссеры - Резеда Гарипова 
Рәссамы – Илшат Вилданов
Композиторы – «Juna» төркеме

Вокал — Зәринә Вилданова
Хореографы – Резеда Муллагалиева
Хормейстеры – Алия Хәмзина
Ут кую буенча рәссам – Тәлгать Латыйпов
Дирижеры – Ильяс Камал
Инструменталь ансамбль җитәкчесе – Евгения Глухова
Сугыш сәхнәләрен куючы – Артем Куртымов
Спектакльдә Зөфәр Харисов, Нуретдин Нәҗмиев, Илгизәр Хәсәнов, Резедә Төхфәтуллина, Люция Галләмова, Зөлфия Зарипова, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Айдар Фәтхрахманов, Ландыш Ибәтуллина, Лилия Камалиева, Юлия Выборнова һәм КТУ студентлары - Фидалия Габидуллина, Альбина Галиуллина, Фирдүс Сафин, Винер Фәйзуллин, Рамазан Йосыпов катнаша.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк