Логотип
Проектлар

Казанда мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале була

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). 13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Фест...

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). 13 апрельдә Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота. Чара Казан шәһәре укучылары арасында сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү, аларда татар телен үстерүгә кызыксыну уяту, рухи һәм физик камиллеккә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, шәхес буларак җитлегергә омтылу бурычларын куя, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья татар конгрессы, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелә.

Былтыр фестиваль “Яз. Тукай. Ватан” темасына багышланган булса, быел катнашучыларга ирекле темага спектакль тәкъдим итү мөмкинлеге бирелгән.

Фестивальдә Казан шәһәре мәктәпләренең театр коллективлары катнаша. Фестиваль 2 этаптан тора. 19 февральдән 15 мартка кадәр фестивальнең район этаплары узды. Район этабында җиңгән 8 театр коллективы шәһәр этабына үтте.

Алар 13 апрельдә “Әкият” балалар үзәге бинасында узачак фестивальнең шәһәр этабында көч сынашачак. Укучыларның чыгышларын Кариев театры артистлары бәяләячәк.

Хәбәрдә шәһәр этабына үткән мәктәпләр: исемлеге китерелә:

- Совет районыннан 141 мәктәпнең “Мизгел” театр студиясе һәм 171 мәктәпнең “Бәхетле балачак” театр коллективы;

- Киров районы Знче татар гимназиясенең театр коллективы; 

- Мәскәү районы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясенең “Яктылык” студиясе;

- Вахитов районы 13 мәктәбе театр коллективы;

- Идел буе районы 6нчы гимназиясе театр коллективы;

- Яңа Савин районыннан 177 лицейның “Өмет йолдызлары” һәм 155 гимназиянең “Алкыш” труппалары. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк