“Сәйяр” шәһәр фестивале

Казан шәһәре мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада сигез мәктәп катнашты. Совет районының Татар телендә белем бирүче 149 нчы лицее, Авиатөзелеш районының 10нчы гимназиясе, Казан шәһәренең Лицей – инженер үзәге, Яңа Савин районының 177 нче лицее уңышлы чыгыш ясап, дипломнар белән бүләкләнде. Гран-Прига Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен уңышлы сәхнәләштереп, Идел буе районының 6 нчы гимназиясе лаек дип табылды. Беренче урынны - Мәскәү районы Ф.Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия, икенче урынны - Киров районы Татар телендә белем бирүче 4 нче гимназия, өченче урынны - Вахитов районы 13 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе яулады. Казан шәһәренең Лицей – инженер үзәге укучысы Шәнгәрәев Йосыф тамашачы мәхәббәтен яулап, махсус бүләккә ия булды. Җиңүчеләр “Сәхнә” журналының призлары белән бүләкләнде.
Игътибарыгызга фестивальнең иң күңелле мизгелләреннән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/030417{/jlex}
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте