Азат Аббасов тууга 100 ел!
Опера җырчысы, СССРның халык артисты Азат Аббасов тууга 100 ел!
Азат Зиннәт улы Аббасов 1925 елның 19 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туа. Булачак җырчының сәләтен аларның гаилә дусты, композитор Салих Сәйдәшев ачарга ярдәм итә – яшь Азатның тавышын ишеткәч, җыр сәнгате юнәлешендә белем алырга тәкъдим итә. 1944 елдан Аббасов П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы милли опера студиясендә укый, 1950 елда Казанга кайта.
1950-1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты була. Шулай ук, 1955–1962 елларда Азат Аббасов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин, С.Сәйдәшев) спектаклендә Булат ролен башкара.
Лирик-драматик тенор, СССРның халык артисты Азат Аббасов 2006 елның 11 октябрендә бакыйлыкка күчә.
«Зәңгәр шәл». Булат – Азат Аббасов, Мәйсәрә – Рауза Хәйретдинова.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
Комментарий юк