Ачуланма...

Ачуланма, сөюләрсез
Назлаулар кирәк түгел.
Елганың ике ярында
Калсак, алданмас күңел.
Сөйсәм дә, сиңа сарылмыйм,
Ялынмыйм, кабат ярап.
Адашкан язмышлар гына
Йөртәдер нигә алдап?!
Кем гаепле, арабызда
Пыскыган учак кына...
Бозланган җанны эретә
Сөюле кочак кына.
Бүлә алмый хисләреңне
Калын юрган ябындың.
Ачкыч таптың йөрәгемә,
Ача алмый абындың.
Болыт килми, белеп булмый
Яңгырлар яварлыгын.
Югалткач кына сизәрсең
Йөрәкнең кайнарлыгын.
Гөлнур Мөхәммәтханова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан