Логотип
Сәнгать

Айдар Фәйзрахманов: Фольклорга “кара алтын” да җитми

Фестиваль БГӘ нә нигез салучы Шәех Задә ибн Солтан Әль Нәхайян исемен йөртә. 1966 елда аны Абу-Даби кенәзлегенең әмире итеп сайлыйлар. Ә тагын биш елдан алты әмирлек берләшә һәм БГӘ барлыкка килә. Б...

Фестиваль БГӘ нә нигез салучы Шәех Задә ибн Солтан Әль Нәхайян исемен йөртә. 1966 елда аны Абу-Даби кенәзлегенең әмире итеп сайлыйлар. Ә тагын биш елдан алты әмирлек берләшә һәм БГӘ барлыкка килә. Беренче президент итеп Шәех Задә ибн Солтан Әль Нәхайянны сайлап куялар. Һәм ул 38 ел дәвамында бу җаваплы вазифаны башкара. 

1992 елда Задә исемендәге фонд барлыкка килә. Аның тоткан кыйбласы – мәчетләр төзү, мәдәни, фәнни-агарту үзәкләре оештыру, бәла-казаларда зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтү.  Сәнгать фестивале дә шулар рәтендә.

Мәдәният бәйрәменең  төп максаты – гарәп иленең мәдәни мирасын, гадәт-йолаларын күрсәү, БГӘ нең социаль-икъдисади үсеше борыңгы бабаларының бөек казанышларына нигезләнгән булуын искәртү.  

Фестиваль 45-50 көн дәвамында үтә. Быел анда дөньяның кырыклап иленнән килгән коллективлар осталыкларын күрсәткән. Фестивальнең гала-концерты Россия һәм БГӘ арасында дипломатик мөнәсәбәләр урнашуга 45 ел тулуга багышлап үткәрелгән. Анда “Зарянка” җыр һәм бию халык ансамбле, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников та катнашкан.

Бөтен дөньядан җыелган сәнгатькәрләргә, гарәпләргә татар сәнгатен күрсәтү кебек үтә җаваплы вазифаны үтәп кайтканнан соң, без Татарстан дәүләт фольклор җыр ансамбленең сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык, Россиянең аказанган артисты Айдар Фәйзрахманов белән очрашып тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

– Айдар абый, кызганыч ки, күп кенә алга киткән илләрдә фольклорны аңгыра, надан, артта калган, изелеп яшәгән халыкларның мирасы дип беләләр. Ә сез бу фестивальдән нинди хис-тойгылар белән кайттыгыз?

– Киресенчә, бөтен дөньяда фольклорга караш әйбәт икән, дип шатланып кайттым. Бию коллективлары күбрәк иде. Милли музыка уен кораллары ансамбльләре дә байтак булды. Ә менә безнең кебек җырлаучы да, биюче дә, бер үк вакытта гөслә, саз, сорнай, думбра, ятаган, җәя, давыл һәм башка күп кенә борыңгы музыка уен коралларында уйнаучылар сирәк икән. Шуңа күрә безгә концерт саен соклануларын, рәхмәтләрен белдерделәр. Индусларның фольклоры башкаларныкы арасында бик аерылып тора. Шакылдавык бер музыка уен кораллары күңелгә бик хуш килде. Тышкы кыяфәте белән ул безнең тальян гармунны хәтерләтә. Гармун күреге шикелле шулай ук  ачыла һәм ябыла. Миңа аны бүләк итеп бирделәр. Согут Гарәпстаны коллективының чыгышы элеккеге заманнарда авылларыбызда оештырылган кичке уеннарны хәтерләтте. Безнең исә җырларга, биюләргә генә түгел, костюмнарыбызга, читек-кәвешләребезгә, калфак, түбәтәйләребезгә дә шаккаттылар. Җыеп кына әйткәндә, дөньяда фольклор коллективлары күп һәм төрле. Һәрбер халыкның үз аһәңе. Анда без тамак белән җырлаучыларны да тыңладык. Әмма фольклор чын һөнәрмәндләр тарафыннан башкарылса, югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерелсә генә, аны халык кабул итә икән. Шуны аңлап кайту безгә киләчәктә сәхнә осталыгыбызны тагын да үстерүгә этәргеч булачак.

– Кызганыч, бездә үзебездә дә әле фольклорның кыйммәтен аңлау, бәяләү җитенкерәми. Фольклор концертларында күбрәк өлкән буын кешеләрен күрәсең дә, болар дөньядан киткәч,  халык иҗаты белән кызыксынучылар калмас микәнни, дигән курку туа.

– Чыннан да, бездә кичке концертларда балаларны бик сирәк очратырга мөмкин. Совет заманыннан калган гадәт дип уйлыйм мин моны. Хәтерлим, мин яшь чакта балаларга кичке концертларга йөрү тоела иде. Ә менә Гарәп әмирлекләрендә хәлләр бөтенләй башкача. Анда концертка гаиләләре белән киләләр. Гаилә саен бишәр-алтышар бала, бездәге кебек бер-ике генә түгел. Әйтүләренә караганда, шул ук Шәех Задәнең дә унтугыз улы, ундүрт кызы булган. Хәзер дә кая карама үрдәк бәбкәләре кебек тезелешкән балаларын иярткән гаиләләрне күрү күңелгә сары май булып ята. Анда балаларга тулы ирек бирәләр, какмыйлар, сукмыйлар, шелтәләмиләр. Шуңа күрә гарәп сабыйларының үз-үзләрен тотышлары да бөтенләй икенче төрле. Алар концерт барган вакытта сәхнәгә менеп китәргә, коллективка кушылып җырларга, биергә  мөмкин. Ата-аналардан берәү дә шуның өчен нарасыен якасыннан сөйрәп төшереп, меңләгән кеше алдында арт шәрифенә сугып сабак укымый. Махсус билгеләп куелган кешеләр сәхнәгә менгән балаларны, җәйге болында сибелгән сары чебешләрне кебек җыеп, ипләп кенә төшереп җибәрә. Их, бездә дә шулай булсын, балаларыбыз кечкенәдән үк курай, тальян моңнарын күңелләренә сеңдереп үссен иде, дип кызыгып кайттым. Дөрес, халык иҗаты безнең балаларда да кызыксыну уята. Без Татарстан районнарыбыз буенча йөргән вакытта һәр барган җирдә нәни тамашачылар өчен аерым концерт куябыз. Аларны сәхнәгә алып менәбез, борынгы музыка уен кораллары белән таныштырабыз. Хәзер мондый концертлар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының программасына кертелде, шуңа күрә киләчәктә нәни тамашачыларыбызны халык иҗаты белән таныштыру тагын да киңрәк колач алыр дип өметләнәбез.

– Өч атна эчендә илле биш тапкыр тамашачы алдында чыгыш ясагансыз. Клип та төшерергә ничек өлгердегез? Инде Гарәп Әмирлекләрендә төшерелгән беренче клибыгыз Интернет аша тамашачыларга килеп тә иреште. 

– Безгә байтак вакыт элек Кытайда гомер иткән милләттәшләребезнең җырлары килеп ирешкән иде. Аларны Гыйззәтулла атлы кеше алып кайтты. Ул әтиләре Нәҗметдин аганың җырларын туплап барган.Анда кайбер урыннарда үзләренең җирле сүзләре кереп киткән, кытай музыка уен кораллары кушылган. Әмма нигездә татар аһәңен саклый алганнар. Шуның белән бу җырлар, аларны башкарган ерак милләттәшләребез бездә соклану уятты. Гарәп Әмирлекләрендә “Әти-әни” һәм “Лимонад” дип исемләнгән җырларны яздырдык. Музыка сөючеләргә Интернет челтәре аша барып ирешкән “Әти-әни” җыры кая гына барса, нинди ерак илләргә барып юлыкса да, адәм баласын әти-әнисе догалары йөртүе турында.

Менә шулай итеп халыктан җырлар җыябыз да, аларны үзебезнең репертуарыбызга кертеп җибәрәбез. Ә иң сөендергәне – күпмедер вакыттан соң без халыктан җыеп кулланышка керткән җырларны бүтән коллективлар да күтәреп ала һәм “Түгәрәк уен” яки башка шундый фольклор фестивальләрендә башкарып йөри башлый, аларны кабат халыкка кайтара. Халык җырларының тормышта әнә шундый әйләнешен күреп күңел сөенә. 

Дәвамын "Сәхнә" журналының февраль саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк