Логотип
Сәнгать

Аккош күле буйларында Илһам моңы сибелә…

«Илһам сәйраны» быел Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, татар халкының яраткан җырчысы, легендар Илһам Шакировның 80...

«Илһам сәйраны» быел Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, татар халкының яраткан җырчысы, легендар Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилее уңаеннан инде унынчы тапкыр үтә. Чараны «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен үстерү фонды үткәрә. «Җыен» хәйрия фонды әле узган гасырның 80нче еллар ахырында ук татар телен, татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү максаты белән танылган җәмәгать эшлеклесе, режиссер Дамир Сираҗиев һәм шагыйрь Рәзил Вәлиев тарафыннан төзелә. «Илһам сәйраны»нда катнашучылар үзләре әлеге очрашуны «дуслар җыелган җирдә» дип атыйлар. Чыннан да, биредә иҗатташ дуслар: язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, галимнәр, сәясәтчеләр җыелды. Бер күрешү – үзе бер гомер, дигән бабаларыбыз. Әйе, шулай бер күрешеп, сөйләшеп утыру – үзе генә дә нинди зур бәйрәм! Күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхим исә бу җыен хакында болай дип сөйләде: «Әлеге сәйранда татар әдәбияты, мәдәнияты, сәнгате, тарихы һәм, гомумән, татар халкының киләчәге турында сөйләшәбез. Башка җирдә мондый очрашуның булуы да мөмкин түгел. Фикер алышудан соң без халыкны алга алып бару өчен илһам һәм өмет алып, үзебезнең иҗатта әлеге киңәшләрне кулланабыз».
 
Илһам Шакиров бүгенге көндә сәхнәгә бик еш чыкмый. Талантлы җырчыбыз тавышын тыңларга теләүчеләр өчен хәзер әллә күпме аудио һәм видео язмалар чыгарыла. Шуңа да карамастан, Илһам ага Шакиров әле бүген дә татар сәнгате әһелләре – музыкантлар, композиторлар, театр артистлары, язучылар, галимнәр белән якыннан аралашып яши. «Илһам сәйраны» күңел ачу җыены – шуның ачык мисалы. Әлеге чарага ул ким дигәндә 50-60 күренекле сәнгать әһелләрен, дусларын чакыра, үз куллары белән бик оста һәм тәмле итеп шашлык һәм пылау пешерә. Бу осталыкка ул ярты гасыр буе йөргән гастрольләрдә өйрәнгән. 
 
Илһам Шакиров – бәхетле шәхес, ул үзе исән чагында ук халык мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яши. Бу сәйранга җыелганнар да – барысы да аның дуслары, фикердәшләре. Язучы Рабит Батулла Илһам Шакировка соклануын белдереп, болай диде: «Илһам 60 елдан артык сәхнәдә. Аны Гиннеслар китабына кертергә кирәк!» Әйе, Илһам Шакиров кебек тулы бер гомерен халкына багышлап, сәхнә аша аның аһ-зарларын, шатлык-куанычларын җиткерә алырдайлар сирәк. Билгеле булганча, Илһам Шакиров ярты гасыр дәвамында татарлар яшәгән барлык төбәкләргә иҗат сәфәрләре кылып, милли моңы ярдәмендә халкыбызның күңелен күтәрде, аны туплады, миллионнарча татарларның милли үзаңын сакларга ярдәм итте. 
 
«Илһам сәйраны»нда күренекле сәнгать әһелләре бүгенге сәнгатьнең торышы, аның уңышлы һәм кимчелекле яклары, мәдәниятыбызның һаман үсә баруы өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр. Әлбәттә, сәнгать кешеләренең һәрберсе сәйранда әйтелгән фикерләрне үзләренең киләчәк иҗатларында файдалана
 Бер гасырга якын гомер… Шуның 65 елы диярлек сәхнә түрендә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халкыбызның күңеле түрендә бүген дә яңгырап тора. Бу – Илһам җыры… Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы! Аккош күле буенда Илһам моңы агыла… Анда яшьлегенә кире кайткан Илһам Шакиров моңлана…
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк