Альбина Әпсәләмова серләре
Музыкаль-шигъри кичәдә шагыйрәнең биографик хикәяләрен үз эченә алган «Секретики» әсәреннән өзекләр һәм шигырьләре яңгырады. Бәхетле балачак, татар йорты, иске Казан мотивлары һәм әлбәттә, ярату, м...
Музыкаль-шигъри кичәдә шагыйрәнең биографик хикәяләрен үз эченә алган «Секретики» әсәреннән өзекләр һәм шигырьләре яңгырады.
Бәхетле балачак, татар йорты, иске Казан мотивлары һәм әлбәттә, ярату, мәхәббәт турындагы шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Альбина тамашачыга эчкерсезлеге, күңел ма- турлыгы, самимилеге белән ачылды. Шагыйрә гомерендә бер тапкыр да күрмәгән дәү әтисе турында сөйләде, дәү әнисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кичә «Sforzando» яшьләр симфоник оркестры музыкантлары чыгышы белән үрелеп барды. Яшь артистка Айгөл Әхмәтова төп геройны – Альбинаның балача- гын уйнады. Альбина Әпсәләмова мәктәптә укыганда ук газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Ул «Алтын каләм» иясе. 2002-2004 елларда «Восточный экспресс» газетасының мәдәният бүлегендә эшли, 2004 елдан «Пара- дигма» матбугат йортында директор урынбасары вазифаларын башкара. Бүгенге көндә «Идел» журналының рус вариантының баш мөхәррире. 1999 елда һәм 2002 елларда ел саен үткәрелгән «Галактика любви» поэзия һәм автор башкаручылар бәйгесендә беренче урын яулый, яшь шагыйрьләрнең «Нәфис» бәйгесендә призлы урынга чыга. 2001 елда «Я люблю писать курсивом» җыентыгы һәм әдәбият, сәнгатьтә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Триумф» кызыксындыру премиясенә лаек дип табыла. 2002-2004 елларда Халыкара Пушкин фестивале финалисты була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк