Логотип
Сәнгать

Бәхет

  Ятим бала: Әти, әни, дияр, Бәхет нәрсә ул, дип сорасаң. Ачтан тилмергәннәр: Ипи, дияр. Байлык дияр – туктан сорасаң.   Иң зур бәхет – тыныч тормыш, дияр Яу кырыннан кайткан чын ирләр. Бәхе...

 

Ятим бала: Әти, әни, дияр,

Бәхет нәрсә ул, дип сорасаң.

Ачтан тилмергәннәр: Ипи, дияр.

Байлык дияр – туктан сорасаң.

 

Иң зур бәхет – тыныч тормыш, дияр

Яу кырыннан кайткан чын ирләр.

Бәхет – үлем, диеп җавап бирер

Газаплардан туйган чирлеләр.

 

Бәхет – сөю, дияр романтиклар,

Сәламәтлек, дияр бик күпләр.

Хезмәт, дияр хезмәт сөючеләр,

Йокы, дияр ялкау адәмнәр.

 

Ә минемчә, бәхет бит ул, дуслар,

Аны эзләп таба белүдә.

Яшәвеңнең ямен-тәмен тоеп,

Бәрәкәтле гомер итүдә.

 

Әйе, тормыш булгач төрле вакыт була.
Яңгыры да булыр, кары да.
“Мин бәхетсез!”, - димә, килер бәхет.
Бәхет булгач булыр бары да.

Тик бәхетне, тотып карап булмый.
Нинди төстә диеп ул бәхет,
Күрә алмаганга бәхет юк диләр.
Зарланалар аннан күп вакыт.

Кирәк түгел аны тотып карау.
Кирәк түгел күрү төсен дә.
Ходай сиңа яшәү гомер биргән
Син бәхетле шуның өчен дә.

 

Синең өчен ата Һәр туар таң,
Кояш чыга синең бәхеттән.
Бәхет синең үзен белән йөри,
Син дөньяга килгән мизгелдән.

Бәхет, диләр. Нәрсә соң ул бәхет?

Кайда соң ул? Аны кем күргән?

Бәлки әле, күрүчеләр бардыр?

Сорап карыйк кемдер берәүдән.

 

Ятим бала: Әти, әни, дияр,

Бәхет нәрсә ул, дип сорасаң.

Ачтан тилмергәннәр: Ипи, дияр.

Байлык дияр – туктан сорасаң.

 

Иң зур бәхет – тыныч тормыш, дияр

Яу кырыннан кайткан чын ирләр.

Бәхет – үлем, диеп җавап бирер

Газаплардан туйган чирлеләр.

 

Бәхет – сөю, дияр романтиклар,

Сәламәтлек, дияр бик күпләр.

Хезмәт, дияр хезмәт сөючеләр,

Йокы, дияр ялкау адәмнәр.

 

Ә минемчә, бәхет бит ул, дуслар,

Аны эзләп таба белүдә.

Яшәвеңнең ямен-тәмен тоеп,

Бәрәкәтле гомер итүдә.

Әйе, тормыш булгач төрле вакыт була.
Яңгыры да булыр, кары да.
“Мин бәхетсез!”, - димә, килер бәхет.
Бәхет булгач булыр бары да.
Тик бәхетне, тотып карап булмый.
Нинди төстә диеп ул бәхет,
Күрә алмаганга бәхет юк диләр.
Зарланалар аннан күп вакыт.
Кирәк түгел аны тотып карау.
Кирәк түгел күрү төсен дә.
Ходай сиңа яшәү гомер биргән
Син бәхетле шуның өчен дә.
Синең өчен ата Һәр туар таң,
Кояш чыга синең бәхеттән.
Бәхет синең үзен белән йөри,
Син дөньяга килгән мизгелдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк