Логотип
Сәнгать

Бәхетлеме син?

Балаларым сау-сәламәт булып, Әти-әни, диеп, өзелеп торып, Җылыталар икән күңелне, Олы бәхет шушы түгелме?! Насыйп ярың янәшәңдә булып, Яктырталса тормыш күгеңне, Җаның тартып барыр эшең булса, Әй...



Балаларым сау-сәламәт булып,
Әти-әни, диеп, өзелеп торып,
Җылыталар икән күңелне,
Олы бәхет шушы түгелме?!

Насыйп ярың янәшәңдә булып,
Яктырталса тормыш күгеңне,
Җаның тартып барыр эшең булса,
Әйтегезче, бәхет түгелме?

Мин бәхетле, әйе, бәхетле!
Тик сорыйсы кала ходаемнан,
Саклый күр, дип, булган бәхетне!

Гөлара Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк