Логотип
Сәнгать

Илһамга ничә яшь?

Борынгы да үзе... Киләчәк тә... Тоям шул чишмәнең кипмәсен, Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн Илһам килсен, Илһам китмәсен! Илдар Юзеев   Әмирхан Еники, Татарстанның халык язучысы ХОДАЙ БИРГӘН...

Борынгы да үзе... Киләчәк тә...

Тоям шул чишмәнең кипмәсен,

Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн

Илһам килсен, Илһам китмәсен!

Илдар Юзеев

 

Әмирхан Еники,

Татарстанның халык язучысы

ХОДАЙ БИРГӘН

Җанга кирәк «азыклар» арасында иң тансыгы, иң татлысы җырдыр, мөгаен... һәм җырчы - сәнгать әһелләре арасында иң по­пуляр кеше дә ул... Язучы­ны берәү белә, берәү белми, ә җырчыны белмәгән кеше юк. Шул ук вакытта язучыга ялган шөһрәт, ялган дәрәҗә тудырып була, әмма җырчыга түгел, җырчыны ясалма рәвештә «бөек» итеп булмый. Чөнки Ходай бир- меш җырчылык таланты шулкадәр ачык, табигый, бердәнбер генә ки, аны, ягъни ул талантны, юри зур итеп тә, кечкенә итеп тә күрсәтеп булмый - ничек яратылса, шулай яши ул...

Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кыз­лардан күп җырчыларны тыңларга туры килде. Алар барысы да танылган җырчылар иде, ләкин һәркайсы үзенә башка, бер-берсенә һич охшама­ган талантлар иде. Мәгәр шушы күп төрлеләр ара­сыннан әкренләп кем дә булса берәү аерыла баш­лый. Тыңлаучы да күбрәк шуңа колак сала, шуның җырлавын көтә башлый... Ул инде аны бик хаклы рәвештә бүтәннәрдән аера, чөнки нәкъ менә аның тавышында, моңында, җырында үзенә иң кирәкне, иң тансыкны, иң якын-кадерлене ишетә... һәм бу «берәүнең» тыңлаучыны тәмам әсир иткән тылсым­лы җыр-моң кодрәте аңа чын мәгънәсендә үлемсез дан-дәрәҗәне китерә дә инде.

Бүгенге көндә бу үлемсез шәрәфле данның иясе, әлбәттә, Илһам Шакиров! Ходай аңа шул данга ла­еклы кодрәтне биргән, халык исә аны таныган һәм сайлаган... Монда инде Илһам файдасына нидер өстәп маташуның кирәге дә калмаган - аңа саулык теләүдән башкасын!

Сибгат ХӘКИМ,

Татарстанның халык шагыйре

ТУКАЙ БАШЫННАН СЫЙПАР ИДЕ

Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Яруллин, дип әйтү җитә. Халыкның уртак хисләрен бер йөрәккә, бер җанга туплаганнар алар. Илһам Шакиров шундыйлардан. Тыңлыйм, мине ул бик тиз җиремә кайтара, тарихыма кайтара, моңы, күңелнең уентыкларына кереп, язмышым буенча агарга тотына.

Мин 1966 елда Германия Демократик Республикасында, Бер­линда, татар шагыйре Муса Җәлилнең алтмыш яшен билгеләп үтү өчен прогрессив немец язучылары тарафыннан оештырылган зур мәҗлестә катнаштым. Язучылар, мәдәният әһелләре белән аралаштык. Аннан немец язучылары белән без Мәскәүгә кайт­тык. Бәйрәм Мәскәүдә дәвам итте. Мусага багышланган кичәдә шагыйрьләр шигырьләр укыдылар, аннан сәхнәгә җырчылар чык­ты. Илһам Шакиров чыкты. Ул борынгы халык көйләрен башкар­ды. Җәелеп, җырларның рухына кереп башкарды. Халык көйләре - аның стихиясе. Мондый вакытта безгә күңелле, бигрәк тә чит кешеләр алдында... Ниндидер горурлык хисе күңелдә туа. Менә ул немец язучысының Илһамнан алган беренче тәэсире: бездә күбрәк булсын иде шундый җырчылар... Гадәттә без артык игътибар итеп бетермәгән сүзләр Илһам Шакиров йөзендә кинәт конкретлашты...

Көрәштә халык рухын сөйли торган талантлы җырчылар кирәк... Дөресе, немец язучы­сы авызыннан татар җырчысы турында мондый сүзләрне мин гомеремдә дә ишетмәгән идем. Муса өчен мин бер сөендем. Мәскәүдә Илһам өчен икенче сөендем. Эчемнән халкыма рәхмәт әйтеп утырдым. Шулай, башка халыклар каршында безнең дәрәҗә бетмәсен дипме, сирәк булса да, ул йә Тукаен, йә Сәйдәшләрен биреп куйган... Моннан соң да бирер, - рухы бай.

Биргәннәрен күрә белү - безнең эш. Илһам Шакиров - чын талант, халык улы. Ту­кай исән булса, башыннан сыйпар иде аның.

Әлфия АВЗАЛОВА,

Татарстанның халык артисткасы

МИН АҢА ГАШЫЙК ИДЕМ

1960 елларның башында Г.Тукай исемендәге филармония җитәкчеләре Илһам белән минем өчен яшьләр бригадасы төзеде һәм без Илһам белән берничә ел бергә эшләдек. Аның белән эшләгәндә, минем җаным тыныч иде. Илһам консервато­рия тәмамлаган, тавышы яхшы, көчле, матур. Тамашачылар аны бик тиз арада яратып өлгерделәр. Ул бик тиз популярлашты. Концертларда аңа аркаланырга, ышыкланырга була иде. Халкыбызның иң матур көйләрен: борынгыларын да, хәзерге заман көйләрен дә, композиторларыбызның яңа матур җырларын да бердәй зур осталык белән башкара. «Иске карурман»ны, «Менәргә иде Урал тауларына» җырларын сузып җибәрсә, тама­шачылар тын да алмый.

Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте ул. Мин аны үземнең остазым, өйрәтүчем дип саныйм. Илһам белән без бик дус, тату яшәдек, һәр нәрсәне киңәшләшеп, уртаклашып, гастрольләрдә туганнарча йөрдек. Ике бертуган кебек йөри торгач, күңелләребез шулкадәр якынайды, мин аңа гашыйк бул­дым. Гел аны гына уйлыйм. Сәхнәдә бергә, юлларда бергә, азга гына күрешми торсак та, миңа ямансу була башлый. Гел аңа гына карап торасым, гел аның гына җырлавын тыңлап торасым килә. Әллә үзе, әллә сихерле тавышы гашыйк итте. Хәер, ул елларда Илһамга гашыйк булмаган хатын-кыз калдымы икән безнең татар дөньясында?.. Яшь кызлардан алып олы яшьтәге түтәйләргә кадәр - барысы да Илһамга гашыйк булган­дыр. Шундый сүзләр дә йөри иде. Илһам бер түтәйдә фатирда тора иде, түтәйнең Илһам яшендәге улы бар икән, консерваториядә Илһам белән бергә укып йөри икән. Шул түтәй дә үлеп Илһамга гашыйк, имеш. Улыннан ныграк тәрбияли, сыйлый, ризыкларының иң тәмлесен Илһамга ашата икән... Мин генә ничек Илһамга гашыйк булмыйча калыйм ди?! Илһам үзе дә миңа гашыйк шикелле тоела иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелган­дыр... Әллә минем үлеп гашыйк булуымны си­зеп, җавап рәвешендә генә үзен миңа гашыйк шикелле тотканмы?.. Кыскасы, арабыз бик сер­ле иде. Илһам белән Әлфия бер-берсен ярата­лар икән, өйләнешәчәкләр икән, дигән сүзләр дә халыкка таралды. Бервакыт Илһам: «Әлфия, әйдә өйләнешәбез», - дип тә әйтеп куйды. Әллә тирәнтен уйлап әйтте, әллә уйлап-нитеп тор­мыйча шаяртып кына әйтте. Мин ул сүзне уенга борган булдым. Ни дисәң дә, ул миннән яшьрәк, мин инде ирдән аерылган балалы хатын идем.

Ярый әле өйләнешмәгәнбез... Ике тәкә башы бер казанга сыямыни? Икебез дә бер-беребезгә юл куймас холыклы, сәхнәдә дә ярышып җырлаган шикелле идек. Аннары ул гыйшык уты нигәдер минем күңелемдә озакка бармады, сүнде, сүрелде. Илһамның үзенең дә күңелендә миңа карата мәхәббәт уты дөрләп китмәде. Без дуслар гына булып калдык. Дуслар буларак бик күңелле көннәребез булды. Илһам киң күңелле, кешегә ярдәмчел, әлбәттә, иҗатта ярдәмчел (тормыш итү, көнкүрештә ул үзе ярдәмгә мохтаҗ). Шул ук вакытта ул шаян да, минем кебек үк уен-көлке ярата. Шаярабыз, төрле шуклыклар, көлкеләр китереп чыгарабыз. Их, еллар, еллар...

Салават ФӘТХЕТДИНОВ,

Татарстанның халык артисты

ИЛҺАМ-ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ИЛҺАМЫ УЛ

Җәмгыять тормышында һәр шәхеснең үз урыны, аңа гына хас булган вазифасы бар. Укытучы кеше балага белем бирергә, кибетче әйбәт сәүдә итәргә, машина уйлап табучы яңа төр машиналар булдырырга, җитәкче кешеләр үз кул астында эшләүчеләрнең хезмәт хакы, тормыш-көнкүреше турында кайгыртырга тиешләр. Үз эшен җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкаручыларны халык якын итә, аларны үз күрә. «Тәҗрибәле укытучы», «намуслы кибетче», «акыллы уйлап табучы», «әйбәт җитәкче» дип, аларны башкалардан бер башка күтәреп куя. Илһам Шакиров турында сүз чыкканда, күпләр, аны, чиксез яратуларын белдереп, Илһам ул - халыкның моңы, иң оста җырчылардан берсе, диләр. Болар, әлбәттә, бик дөрес бәяләр, алар чыннан да Илһам Шакировның гаять киң, олы иҗатын ачык чагылдыралар.

Ләкин әле Илһам Шакиров әнә шул гаять халыкчан моңы, табигать биргән кабат­ланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Кыскасы, Илһам Шакиров үзенең кабатлан­мас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә. Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый-сыгылмый. Илһам Шакировның ту­ган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк