«Яңа татар пьесасы 2024» бәйгесе җиңүчеләре билгеле!
Камал театрында бәйгегә йомгак ясалды. Соңгы елларда татар драматургиясендә яңа исемнәр сирәк очрый. Әлеге бәйге яшь драматургларны ачу максаты белән үткәрелсә дә, җиңүчеләр исемлегендә күпләргә таныш фамилияләр ешрак яңгырый. Киләчәктә «Яңа татар пьесасы» бәйгесе профессиональ язучыларның үзара ярышу мәйданына гына әйләнеп калмас, ә яшь һәм сәләтле драматурглар да балкый башлар дигән өметтә, сезгә быелгы җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус премиясе: «Мосафирлар» (псевдоним – Гаффар) – Айгөл Әхмәтгалиева
Беренче премия: «Галәмне гизгән татар» (псевдоним – Антонио Фагундес) – Артур Ибраһимов
Икенче премия: «Җилләр тулы җилкәннәрем» (псевдоним – Хәят Асылгәрәй) – Артур Шәйдулла
Өченче премия: «Дүрт ябалак» төнге клубы» (псевдоним – Абдулхамид Топчибашев) – Салават Юзеев
“Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса” номинациясе: «Энҗе күл сере» (псевдоним – Бәхет кошы) – Эльвира Каюмова
Махсус премия: «Мою старуху взяли в плен» (псевдоним – Бандит ) – Мансур Гыйләҗев
Махсус премия: «Кызлар карый ярыктан» (псевдоним – Тигәнәле) – Ркаил Зәйдулла
Махсус премия: «Кичер» (псевдоним – Якташ) – Лилия Фәттахова.
(Исемлек һәм фото Камал театрының Вконтакте битеннән алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк